Моң
Сәгыйтьваккас... Авылыбызның атаклы гармунчысы иде ул.
Филармониядән килгән егет баян сайрата.
Бу моң минем йөрәгемдә күптән тамырланган. Тик тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләре вакыт-вакыт аны томан эченә күмгәндәй итә.
Авыл чирәмендә бергә тәгәрәп үскән Адашларда (икебезнең дә исемебез бер булганга, без бер-беребезгә шулай эндәшәбез) бәйрәм ясап утырганда, әлеге моң һич уйламаганда-көтмәгәндә яңадан кузгалды.
Җыр-көйне үлеп яратканымны белгәнгәме, Адаш кунакка баянчы бер егетне дә чакырган булып чыкты. Филармониядән икән. Егет чыннан да көйләрнең хасиятен белеп, барлык бормаларын табып, бөтен шартын китереп уйный.
Шулай уйнап-җырлап утырганда күзем өстәл читендәге бәләкәй генә тальянга төште.
Сәерсенепме дим, хәйран булыпмы, аңа карап телсез калдым.
— Таныдыңмы әллә, Адаш? — диде авылдашым һәм гармунны сузылып алды.
— Танымыйча! Кыңгыравына, күрегенең һәр сырына кадәр таныш. Сәгыйтьваккас гармуны ич бу!
Сәгыйтьваккас... Авылыбызның атаклы гармунчысы иде ул. Яшькә бездән әллә ни өлкән булмаса да, күбрәк зурлар арасында үсте. Без малай-шалай якын да килә алмаган кичәләрдә, мәҗлес-мазарда башына чәчәкле түбәтәен кигән, кулына тальянын тоткан Сәгыйтьваккасның урыны һәрвакыт түр башында булыр иде. Уйнавын да уйнап карый иде шул: чылтырап аккан чишмә тавышыдай гаҗәеп авазлар күңелне сихерли, сине гүя ки тылсым канатларында еракка-еракка, әлегәчә күрмәгән-белмәгән гаҗәеп ямь дөньясына очыртып алып китә иде.
Ил өстенә яу ябырылып, авылыбызның ир-егетләрен сугышка озата башлагач, Сәгыйтьваккасның гармуны тагын да моңлырак уйный башлады. Кыңгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйләндерә, авылны чыкканчы озата бара, аннары үзәкләрне өзеп, ялгыз гына моңаеп кайта. Ялгыз дип, гармунчы ялгыз каламы соң! Без аны хөрмәт йөзеннән «уфалла» арбасына утыртып кайтабыз. Ә ул уйнавын белә. Башын кыңгыр салган. Бизәкле кәләпүше эченнән бүселеп чыккан саргылт чәчләре җилдә тузгый. Җилдәнме, әллә болай гынамы бераз дымсуланган зәңгәр күзләре әллә кая—Чирмешән буйларыннан да узып, офыкка төбәлгән…
Ә көннәрнең берендә аның үзенә дә чират җитте. «Сәгыйтьваккасны каралырга чакырганнар икән», дигән хәбәр һәммәбезне әсәрләндерде.
— И-и, наныкаем, гармунчысыз калырбыз микәнни?! Безнең күңел моңын синеңчә матур итеп кем генә әйтер инде?!—диештеләр солдаткалар.
Саулыгы чамалы булган, күрәсең — сер бирми генә йөргән — Сәгыйтьваккасны сугышка алмадылар. Мәгәр ул үзе моңа бер дә шатланмады. Район үзәгеннән кайтып килешли гармунын да кулына алмады. Кичен дә тальянның тавыш-тыны чыкмады.
Берничә көннән соң гына яңадан телгә килде тальян. Элеккегә караганда да моңлырак-хәсрәтлерәк иде аның тавышы…
«Сәгыйтьваккас сыер җигеп, чәчүлек орлык ташыганда, язгы суга баткан, шунда аякларын салкын алган. Чирмешән аша ничәмә-ничә капчыкны корыга чыгарган. Шунда җилегенә үткән суык хәзер йөрәгенә төшкән икән», авылда әнә шундый хәбәр йөрде.
Сугышның дүртенче язында без Чирмешән бозлары өстенә яккан утлар белән бергә, кайгы-хәсрәтләребезне дә агыздык шикелле.
Язгы талгын җилләр: "Сугыш бетте! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!» дигән шатлыклы хәбәр китерде.
Яу кырына төркем-төркем булып киткән ир-егетләр берән-сәрән генә кайттылар. Әйләнеп кайтучылар арасында Сәгыйтьваккасның әтисе дә юк иде. Кара кайгы, төпсез тобадай тирән хәсрәт иде бу аның өчен. Иллә мәгәр кайгы кочаклап кына яши алмый бит тәнендә җаны бар кеше! Егетнең гармуны күңелле көйләрдән дә йөз чөермәде. Киресенчә, дәртле көйләрне юлдаш итте. Армиягә китүчеләрне озатканда да тальян ул кадәр сагыш-моң түкми иде. Китүчеләр дә:
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар,—
дип моңаймадылар. Исән-имин кайтасын беләләр, аяз күккә, тонык суларга карап, ил сагына көр күңел белән китәләр. Тик гармунчының зәңгәр күзләре генә моң белән мөлдерәмә тулы иде.
Мине дә гармун уйнап, җырлатып, Сәгыйтьваккас озатты.
— Яхшы хезмәт ит, ә мин гармун уйнап, әниеңне дә, үз дигәнеңне дә юата торырмын,— диде ул көлемсерәп.
Күңелгә бәлзәм булып яткан гармун моңыннан соң аның үз тавышы гадәттәгедән тонык булып ишетелде.
— Ярый, Сәгыйтьваккас дус, гармун уйнап каршы да алырсың инде,— дидем мин.
Ул дәшмәде. Моңсу гына елмайды да тальянын сызды.
Тик... аңа безне каршылау насыйп булмады. Сагынып көтеп алган хатларның берсе миңа авыр хәбәр китерде: «Сәгыйтьваккас вафат булды!»
Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Бик ышанмас идең, тәфсилләп ачык итеп язганнар: «Башын тальяны өстенә куеп, тынсыз калган. Духтырлар, йөрәге капыл гына туктаган, диделәр...»
...Сәгыйтьваккасның үзе юк, гармуны безнең белән. Ил-көн өчен иң кыен елларда авыл халкын елаткан да, юаткан да тальян гармун…
Сугыш дәһшәте һәм тальян гармун моңы... Бер-берсеннән чиксез ерак шушы ике төшенчә минем күңелдә бер-берсенә бәйләнеп калды. Каһәрле сугыш булмаса, бәлки, меңләгән Сәгыйтьваккаслар бүген үзләре дә безнең арабызда булырлар иде. Бәлки, минем мөлаем авылдашым да консерватория тәмамлар, исеме ерак-еракларга яңгырар иде. Хәер, күпне өметләнмичә, шушы тальянда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җыелган мәҗлестә бер генә көй сыздырса да, бик риза-канәгать булыр идек әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев