«Мой папка остался дома»
...Ул безгә бик кызганыч булып тоелды. Нигә апа шулкадәр каныга инде, бер-бер хәл булгандыр, дип Йосыфны кызганып утырабыз.
Мин — татар малае. Әти, әни, әби минем белән гел татарча гына гына сөйләшә. Миннән дә шуны таләп итәләр. Мәктәптә бөтен фәннәрне рус телендә укыйбыз, чөнки безнең белән урыслар, чувашлар, удмуртлар да укый.
Ә менә Йосыф — таҗик малае. Иң авыры аңа. Чөнки ул татарча да, урысча да белми. Рус теле дәресләрендә Йосыф белән кызык хәлләр дә була. Менә кичә генә дә шундый бер хәл булды.
Рус телендә «Мужские и женские роды» дигән теманы өйрәндек. Мин үзем ул теманы укымый да беләм. Малай кеше булса — «Он пошел», кызлар булса, «Она пошла» була. Татар телендә төрләргә бүлү юк. Ул китте дисәк, белеп булмый, малай киткәнме, әллә кызмы.
Икенче көнне апа өй эшләрен тикшерә башлады. Дәфтәрең белән чыгып, өйдә эшләгән биремне тактага күчереп язарга кирәк. «Он, она — личные местоимения», — дигән иде апа. Аларның килешләр белән төрләнүен күрсәтергә кирәк.
Апа тактага Йосыфны чакырды. Йосыф урыныннан торды да:
— Мой папка остался дома, — диде.
Укытучы бик аптырап:
— Ярар, әтиең өйдә калган икән, әйдә такта алдына чык, өй эшеңне күрсәт, — дип үз сүзен кабатлады.
— Мой папка дома остался, — диде Йосыф, еларга җитеп.
Ул безгә бик кызганыч булып тоелды. Нигә апа шулкадәр каныга инде, әтисе эшкә дә бармаган, бер-бер хәл булгандыр, дип Йосыфны кызганып утырабыз.
Апа шундый явыз булып чыгамыни? Без аны йомшак күңелле, кешелекле дип йөри идек. Малайлар, бер-беребезгә карашып алдык. Апа безнең уйны сизгәндәй:
— Йосыф, кешечә аңлатып бир әле, әтиең авырыймы, әллә бер-бер хәл булдымы? — дип кызыксынды.
Йосыф югалып калмады. Күршесенең дәфтәрләр салып йөри торган папкасын кулына алды да, шуны селки-селки:
— Мой папка остался дома, — диде.
Бөтен класс белән көлешә башладык. Ләкин апаның:
— Утыр, Йосыф, "2"ле сиңа, — дигән сүзләре безне көлүдән бик тиз туктатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев