Мәхәббәт хаты
Нигәдер соңарды әле әниләре. Сөләйман, түземсезләнеп, аның кайтып керүен көтеп бүлмәләр буйлап әрле-бирле йөренергә кереште.
Шулчак карашы көзге каршында басып торучы кызына төште. Беренче күргәндәй карады ул аңа Мизгел эчендә күңелендә уйнаклап алган уй Сөләйманның җанын тәмам актарып ташлады. Күрче, үсеп беткән ич кызы! Ничек тиз уза икән гомер дигәнең. Әле кайчан гына иде бит кызы Гөлнараның якты дөньяга килүенә! Аны ак биләүгә биләп алып кайткан көн, тәпи атлап китүен күрү шатлыгын кичергән бәхетле минутлар, кочагына күтәреп бакчага илткән иртәләр, алырга баргач, кызының бер туктамый тәтелди-тәтелди сөйләшеп кайтуын тыңлаган кичләр — барысы, барысы да кул сузымы гына арада калган кебек әле югыйсә. Беренче сыйныфка укырга озаткан көн әле дә кичә генә булган төсле. Баксаң, Гөлнараның мәктәпкә йөри башлавына да җиде-си-гез ел узып киткән.
Кызы әтисенең үзенә текәлеп карап торуын сизмәде, ахрысы. Ул әле дә булса көзге каршына баскан көйгә ашык-мый-кабаланмый гына чәчен таравын белә. Эре тешле тарагы арасыннан чыккан тере бөртекләр, дулкын-дулкын булып, кызның иңнәренә сибелә, җитен төсле чәче сизелер-сизел-мәс кенә калкулана төшкән күкрәкләренә учма-учма шуып төшә...
Әти кеше, күз тимәсен, карашымны сизенеп уңайсызланмасын дигәндәй, тагын бер кат кызының тулыша башлаган балтырларына, нечкә биленә карашын йөгертеп алды да күзләрен читкә алды. Әмма кызы турындагы уй күңелендә торып калды. Тора-бара ул буй-сыны белән кеше арасына чыгарга оялмаслык булып үсеп килүче кызына соклану, киләчәге бәхетле булсын дигән теләк-хафалану булып күкрәк турысына килеп укмашты. Аннан соң әлеге хисне теге-бу эш төгәлләнсен инде дия-дия, вак-төяк мәшәкатьләр белән үткән көннәре өчен үкенү алыштырды. Сөләйман янә дә үз-үзенә урын таба алмыйча почмаклар буйлап йөренеп алды. Ул арада кызы чәчен таравыннан туктаган, аларны җыеп ак яулыгы астына яшергән дә, әнисенең алъяпкычын киеп, савыт-саба юарга керешкән. «Әнисенә охшап, чибәрләнеп килә...» — дип карап узды ул аңа. Аннары өстәл янына килеп, Гөлнараның пөхтәләп тезеп куелган китап-дәфтәрләренә үрелде. «Кая, ничек укый икән?! Шуның белән кызыксынмавыма да бишбылтыр бит әй...» — дип офтанып куйды.
Иң элек өемдәге дәфтәрләрне алды. Бәхетенә, алары йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Кызы дәфтәрләрен пөхтәләп тота, өй эшләрен дә төгәл-дөрес эшләп бара икән. Һәр бите энҗедәй тезелешеп киткән хәрефләр, сүзләр, җөмләләр белән тулган. Укытучылары «дүртле», «бишле» билгеләрен бер дә кызганмаган. Саный китсәң, байтак үзләре. Көндәлеген дә тәртип белән тота Гөлнара Әти кешенең горурлануы йөзенә чыкты, монысы да куандырды аны.
Сөләйман кулына алган дәфтәрләрне урынына куйды, тик әллә инде саксызрак кыланды, әллә күрәчәге, беләчәге булган — өстәл читендәге китапларның берсенә кулы ялгыш орынды, ул шапылдап идәнгә төште. Битләре ачылган китаптан урталай бөкләнгән дәфтәр бите очып чыкты. Сөләйман иелеп китапны алды, кәгазьне эләктерергә дә онытмады. Кызыксынуы көчле идеме, ул аны ачып күз йөртеп чыгарга булды. Андагы язуны укыган саен, аның әле генә сөенечтән балкыган йөзе үзгәрә, караңгылана барды. Ачуы кузгалды, шуны басарга теләп, телен хәрәкәткә җибәрергә, төртмәле сүзләрен чыгарып сибәргә әзерләнде. «Кара син аны... шушы яшеннән...»
Ул, күз карашыннан дөрләп ут кабынырлык итеп, тәмам тынычлыгын алган хаттагы сүзләргә төбәлде: «Гөлнара! Мин сине яратам. Айрат».
— Нинди ярату? Шушы яшьтәш1!
Әти кеше тәмам чыгырыннан чыгып, кулындагы кәгазьне болгап кызы янына атылып кермәкче, акылга утыртмакчы булды, кисәк кенә бер-ике адым атлады һәм әле баярак кына кызы көязләнеп карап торган көзгегә бәрелде, тегесе чайпалып китте, аздан гына егылып төшми, чәлпәрәмә килми калды. Сөләйман аны тотып калырга мәҗбүр булды. Көзгедә күзе-башы тонган йөзе чагылып алды. Һәм шулчак колагында кемнеңдер күз яше белән елавын ишетеп сагаеп калды. Чү! Кем бу? Кызы Гөлнара түгелме соң? Юк, ул әнә үзалдына җыр сузып табак-савыт шалтырата Кем сызлана соң алайса әнә ич һаман да ишетелә сулкылдавы. Әллә ачудан тилерә башлады инде Сөләйман? Шулчак аның зиһене ачылып, яктырып киткәндәй булды. Бәй, тукта, тукта, үзенең күңеле түрендә сакланган балачак хатирәсе күз алдында җанланырга омтыла түгелме соң! Таныды Сөләйман, оялып, уңайсызланып балавыз сыгучы кеше Хәмдия икән лә! Аның каршында кулларын кая куярга, ни дип әйтергә белмичә, аяк очлары белән җирне тырмалап басып торучы малай Сөләйман үзе икән. Әнә яшь бөртекләре эленгән керфекләрен күтәреп, Хәмдия астан гына аңа карады.
— Нигә... нигә дип яздың аны... кеше кулына эләгерлек, бөтенесе миннән үчекләп көләрлек булгач...
— Соң... мин... Хәмдия...
Нәрсә дип тә әйтә алмады Сөләйман. Ни дип аклансын соң инде. Барысына да үзе гаепле ич. Ә бит юкса дөресен язган, күңелендәгеләрне түкми-чәчми ак кәгазьгә төшергән иде.
Менә хәзер ул үзе өчен иң кадерле кеше дип санап йөргән, гел аны гына уйлап яшәгән күрше кызы, сыйныфташы Хәмдия каршында суга төшкән йолкыш чеби хәлендә басып тора
Кичен өйдәгеләрдән кача-поса язган иде ул хатын. «Хәмдия! Син дөньядагы иң сөйкемле, иң матур кыз. Мин сине яратам»» дигән иде. Йокларга яткач та бик озак аның турында уйланып урын өстендә әйләнде. Әлеге хатын Хәмдиягә ничек бирергә, җанында йөргән изге серен ничек сиздерергә икәнен уйлап бик озак баш ватты. Тәнәфес вакытында класстан чакырып чыгарыргамы, әллә мәктәп юлында очратып, кулына тоттырыргамы? Шулай ята торгач, йокыга киткән иде Сөләйман. Шуңамы иртәгесен соңарып торды, аннан-моннан гына капка-лады да мәктәпкә йөгерде. «Соңардым, хатымны мәктәп юлында бирергә өлгермәдем инде»,— дип борчылды. Тизрәк-тизрәк серен Хәмдиягә җиткерәсе килә иде шул. Моны уйлагач, аның йөрәге тагын да ярсыбрак тибәргә кереште. Мәктәпкә баргач, уңай җайны туры китерә алмый азапланды. Аны-моны уйламаган Хәмдия гел кызлар белән бөтерелә, аерып алырмын димә. Утлы күмер кебек күкрәк кесәсендә йөрткән хатын, кул астында торсын дип алып, китап арасына салды. Кем белгән бит аның шулай булып чыгасын, партадашы Рәшитнең хатны аннан эзләп табасын?! Үзе укып чыккач, пырх-пырх көлә-көлә, рәтләр буйлап башкаларга да җибәрәсен. Хәмдиягә генә атап язылган хат аңа барып ирешкәнче классташлар кулы аша узган, Сөләйманның сере барысына да мәгълүм булган иде инде Ул гынамы, барысы да авызларын чалшайтып көләргә, мыскыллап төрле сүзләр яудырырга, күзне ачырмас дәрәҗәгә җиткерделәр. Эшнең ни-нәрсәдә икәнен белмәгән Хәмдия баштарак аптырап калды. Рәшитнең:
— Мә, киявеңнән хат бар сиңа! — дип, Сөләйман язган, инде таушалып беткән кәгазь битен кулына тоттыргач, комачтай кызарып класстан чыгып китте. Чарасыз калган Сөләйман, ашардай булып, әле дә булса хихылдашып көлешүче классташларына карады да Хәмдия артыннан иярде.
— Син... мин...— диде кинәт кенә елаудан туктаган кыз. Тагын нидер әйтмәкче иде дә тукталып калды. Йөзендә елмаю балкып алды.
— Мин дә...— диде дә кисәк кенә борылып өйләренә таба йөгерде.
Сөләйманның аны куып тотасы, гафу үтенәсе, яратуының чын икәнен тагын бер кат әйтәсе килде. Тик тораташ булып катып калган аякларын гына хәрәкәткә китерә алмады. Хәмдиянең соңгы сүзләрен ишеткәч, ут чорнап алган теленнән сүзләре чыкмады...
Менә бүген дә, теге чактагы кебек үк, тораташ булып басып тора Сөләйман. Ерактагы хатирә аның ачуын инде юып төшергән иде. Кызының эшен тәмамлап, үз ягына таба чыга башлавын сизенү генә аны айнытып җибәрде. Ул, ярамаган эш өстендә тотылудан курыккан кешедәй кабаланып түргә узды. Әле баярак кына китап эченнән очып чыккан — кызы исеменә язылган хатны пөхтәләп кире урынына салып куйды. Кулы тигәнне сизмәсен тагын дигәндәй, өемдәге китап-дәфтәрләрне йомшак кына итеп рәтләп-тигезләп чыкты.
— Әти, әти, дим,— дип, аның янына чыкты Гөлнара,— мин азрак урамда йөреп керим әле?!
— Бар, кызым, бар,— дияргә ашыкты Сөләйман, йөзенә ут капкан кызына елмаеп. Аннары: «Матур итеп йөрегез!..» — дип өстәде. Соңгы сүзенә аеруча басым ясады.
Ул киенеп чыгып китте. Озак та үтмәде, әниләре кайтып керде. Берара ул, сабый бала кыяфәтенә кереп, бүлмә уртасында басып торучы иренә гаҗәпсенеп карады, аннары, нидер сизенгәндәй елмаеп, аның янына атлады. Сөләйман яратып, үз итеп Хәмдиясен күкрәгенә кысты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев