Көмеш кыңгырау

Мизгел бәхете

Бүгенге таңның атуын һәркайсы аеруча түземсезләнеп көтте, җитмәсә, йоклап калудан да курыктылар.

Курыкмый ни, иптәшләрең алдында оятка каласы килми бит. Имеш, соңга калып кына уян да, шул бер юк сәбәп өчен дусларың алдында кызарып, үзеңне гаепле хис итүдән күңелең борчылып басып тор ди.

Алар кичтән үк ният кордылар. Кояш ма­тур итеп баеган чак. Көтү кайткан, яңа сау­ган сөтләр сөзелгән, ишегалдында кунаклар­га ашыкмаган берничә тавыкның гына нәрсә өчендер тарткалашып тавыш чыгарып алуы ишетелә. Шулчак арткы бакчадан тауга менеп баручы ике кеше күренеп алды.

—  Гөлфия, Гөлфия, дим... — Тауга менүдән тынына капланган иде Рамилә.

—  Киләм бит инде, кычкырма, әниләр ише­тер, — Гөлфия дустын шулай шелтәләде. Бу мизгелдә аның күзләре тауның иң биек нок­тасына текәлгәннәр дә, анда ниндидер серле могҗиза барлыгына ышанып, очкыннар чәчкәндәй күренәләр иде. Кояшның баер алдын­нан җир йөзен аеруча иркәләп җылытырга теләвеннән туган якты нурлар балкышында кешеләрнең күзләрендәге ямь тагын да ачыг­рак чагыла бит ул, моңа гаҗәпләнәсе дә юк­тыр.. Тау гына, берни күрмәгән, белмәгән кыяфәткә кереп, бар дөньяга үз битараф­лыгын күрсәтергә, горурлыгын исбатларга теләгәндәй, башын тагын да югарырак чөеп утырган була. Шулай да кызларның ни-нәрсә хакында серләшкәннәренә үзе генә шаһит икәнлеген тоя ул, түбәсенә җиткән җилне дә серләрен таратмасын өчен үткәрмичә тора бит.

Киләчәкнең әлегә ерак булган мизгелләрендә бик күп тапкырлар искә төшәчәк кич иде бу.

Гөлия дә килеп кушылгач, алар төп сүзгә күчтеләр.

—   Без иртән әниләр көтү куарга, әтиләр эшкә киткәннән соң гына качачакбыз, — дип белдерде Гөлфия. Ул бик тә тырышып пы­шылдап сөйләде, шуңа да беренче һәм соңгы сүзләрдәге «з» авазлары тау битеннән аска тәгәрәп төшеп киттеләр дә кылганнар пышыл­давына кушылып зыңлап алдылар.

—  Ярар, алайса, сөйләштек, бүгенгә тара­лышыйк инде, — диде Рамилә.

Төгәл булырга, вакытында чыгып китәргә дип сүз куештылар да өйләренә йөгерделәр.

Гөлфия, әти күрмәсә ярар иде дип, бик тиз йөгерде. Кояш баеган чакта тау башына ме­неп китүен яратмый шул әтисе. Тау артында куе урман башлана,  ә анда хисапсыз агач­лар җитәкләшеп басканнар да ни турында­дыр туктамый сөйләшәләр. Әбисенең әйтүенә ышансаң, шунда бүреләр дә яши икән. Хәер, нәрсәсенә  ышанмыйсың,   әле  бу  кыш  кына күршеләрнең   бәрәннәрен   буып,   шунда   ук ашап киткән бит бер явызы.   Шул хәл ал­дыннан   гына   Гөлфия   ул   гөнаһсыз   бәтине күреп калган  иде.  

Рамилә  белән  ашатырга тырышып, энҗеле ак кар өстенә сары бодай бөртекләре дә сибеп карадылар әле. Бәти генә никтер  игътибар  бирмәде.   Читкәрәк  китеп, кар көртләрендә сикергәләп уйный башлады. Әбиләре: «Ул сезгә ярма ашарга кош-корт түгел лә», — дип көлсә, күрше малае нәни Булат: «Сез аңа кәнфит билегез, йөгелеп килел»,  — дип, киңәш биреп маташты.

Гөлфия, куркыныч уйларыннан туеп, йөгерүен тагын да тизләтте. Мондый рәхәт җәйге кичтә әллә нинди уйлар белән шомла­насы килми. Аяк астындагы йомшак үләннең табаннарны кытыклавы, борынга бәрелгән татлы чәчәкләр исе, җәйге җиңел җил белән рәттән йөгерүе күңелне әллә кайларга очырта, кычкырып җырлыйсы килә башлый. Каршыда түбәләрен балкытып, алмагачлары белән кул изәп утырган авыл да сиңа кушылып җырлап җибәрер төсле шул минутта.

Капканың күгәне генә, бу иреккә чик ку­ярга теләгәндәй, ачы итеп шыгырдады. Әти ишетмәсә ярар иде дип, Гөлфия ишегалдына узды. Тузгыбрак киткән чәчләрен аннан-моннан җыйды, битенә кунган тузан бөртекләрен сыпырды. Акбай белән сөйләшеп алмакчы иде, тик тышта сөткә буялган мыекларын юып утыручы песидән кала берәү дә күренмәде.

Ә менә Рамилә бу вакытта әллә ни ашыкма­ды, белә ич ул: әнисе әле эштә, әтисе дә күп­тән инде каравылына киткәндер. Туксан яшь­кә якынлашкан әбисе дә татлы йокысына талгандыр. Аның әкрен генә тирән итеп сула­выннан борын яфраклары сискәнеп китәләр­дер, бүлмәгә яртылаш кына булып иңгән яктылыкта аның ара-тирә елмаеп куюы, кайва­кытта, киресенчә, еларга әзерләнгәндәй, бөтен битенең җыерылып килүе күренәдер. Тыныч шул бу вакытта өй эчендә. Ә монда рәхәт, ир­кен. Кызганыч, Гөлфияләрнең, Гөлияләрнең өйләренә башкарак юлдан кайтырга кирәк, бергә кайткан булырлар иде. Әй, алай дисәң, Гөлфия артыннан җитмәслек булып йөгерә бит ул, әтидән куркам, дигән була. Әллә нинди могҗизалы планнар корып йөрергә бер дә курыкмый үзе. Гөлия сүзсезрәк инде, шулай да нәрсә сөйләсәң дә тыңлый белә. Акыллы күзләренә тирән мәгънә яшергәндәй озак кына уйлап торгач, киңәшләр дә бирә әле. Әнә теге көнне генә  Рамилә,   әнисенә булышам дип, сыер саварга булды, сыер гына, җүнсез, са­вып бетерәм дигәндә, аягын чиләккә кертте дә куйды.  Кычкырып карап та, сугып та уры­ныннан кузгатып булмады үзен.   Әле ярый арткы  якның  капкасыннан   Гөлия   күренде. Гадәттәгечә, уйчан елмайды да: «Әйдә, кытык­лап карыйбыз үзен», — диде. Сыер кытыгы килүдән курыктымы, әллә инде чиләктән туй­дымы — белмәссең, аягын бер селтәп чиләген еракка ук атып бәрде. Шул көннән Гөлиянең чыннан   да   акыллы   икәнлегенә   тулысынча ышандылар.

Ә Гөлияләрнең өйләре бөтенләй дә икенче якта. Авыллары тауны ярым ай рәвешендә кочып тора. Менә Гөлияләр ярым айның бер башында яшәсәләр, Гөлфияләр бу дуганың уртасында, Рамиләләр икенче башына туры киләләр. Гөлия исә таудан турырак төште дә урам буйлап кайтырга булды. Өйдәгеләр дә белмәсләр тауга менеп йөргәнен.

Таң атты... Кояш бар тирә-юньгә өздереп карап куйды. Халык көтү куа башлады. Шул­вакыт безгә билгеле булган өч капка берьюлы ачылды. Тизрәк-тизрәк, ашыгырга кирәк иде. Кызлар билгеләнгән урыннарында очрашты­лар.

—  Су коенырга күрше авылга барачагыбыз-ны берәүгә дә әйтмәдегезме? — дип сүз башла­ды Гөлфия.

Гөлия, үпкәләбрәк:

—  Син үзең әйтмәдеңме соң? — диде.

—  Күп сүз — буш сүз, дип әйтә минем әби, әйдәгез, тизрәк юлга кузгалыйк!

Алар уңдагы ике тау, тагын зур гына чик­ләвек куаклыгыннан соң урнашкан Камышлы авылына юл тоттылар. Дөресрәге, Камышлы авылы янындагы Дим ярына барып су коеныр­га иде исәпләре. Дим елгасы үз авылларының уртасыннан ук ага инде югыйсә. Тик Камыш­лы янында ул тирәнрәк тә, киңрәк тә кебек.

Кызлар бертуктамый сөйләшеп бардылар да бардылар. Дүрт чакрым юл сизелми дә үтеп китте. Барып җитәрәк, каймак ягылган күмәчләрен ашап алдылар. Гөлия бер банка чәй алган иде, аны да ялт иттерделәр. Инде тәмам су коенырга әзер иделәр. Күк уртасын­дагы кояш та: «Тизрәк суга керегез, нәрсә көтәсез инде?» — дип үгетли үзләрен. Кызлар әти-әниләренә берни әйтми киткәнгә, кояшның үгетләвеннән башка да ашыгалар иде. Нинди матур урын бит!

Беренче булып суга Гөлфия керде. Ул гына йөзә белә... Суның салкынлыгы аяк бармакла­рыннан үтеп бөтен тәненә таралды. Мондагы су салкынрак,  ахрысы,  кызның кулларына, аякларына каз тәне чыкты.   Бик тә салкын булып китте.  Тик бу мизгеллек халәт,  суга керүгә үк ул онытыла, бар дөньяң ефәк ту­кымадай җиңел булып бөтерелә, су куыклары булып өскә күтәрелә башлый. Кояш кыздыр­ган аркаңны яшерер өчен, чалкан ятып йөзеп китәсең. Бераздан инде су да салкын түгел, тәнең дә туңмый.  Агым уңаена йөз дә йөз. Гөлия белән Рамилә генә яр буенда чупырдап яталар.  Ә Гөлфиягә бик рәхәт.  Бик биектә, еракта кояш елмая.

Шул  минутта,   шул  мизгелдә  нидер  бул­ды... Кояш, күк йөзе, барлык тавышлар бик ерак калды. Гөлфия ниндидер тирән упкын­га төшеп баруын тойды. Су чоңгылы!.. Бар дөнья әйләнә, күз аллары караңгылана башла­ды. Каршы килеп бернәрсә дә эшләп булмый. Бу мизгелдә берничек тә каршылык күрсәтә алмыйсың! Су зур, калын дулкыннары белән сине әйләндереп ала да әллә кайларга очырта. «Нәрсә булыр минем белән?!» Гөлфия ни уй­ларга да, ни тоярга да белмәде. Үз агымына гына ияртеп барган су кай арада шундый боры­лыш ясарга өлгерде соң? Тегеләй бәргәләнде, болай бәргәләнде кызчык, тик су гына аны кызганмады. Ә Рамилә белән Гөлия, ни эш­ләргә дә белмичә, яр буенда йөгерештеләр. Дусларына да ярдәм итәселәре килә, йөзә генә белмиләр. Алар Гөлфиянең бер күренеп, бер юкка чыгып алган йөзен, кулларын, аякларын күреп, ничек ярдәм итәргә дә белмичә, кычкы­рып елый ук башладылар. Котылырга, коты­лырга кирәк Гөлфиягә куркыныч чоңгылдан. Ә су бу мизгелдә телсез дә, аңсыз да иде. Әйтерсең шушы бөтерчек дулкыннардан баш­ка берни дә юк.

— Бир кулыңны! Йөз, йөз! Туктама! Тукта­ма, дим!..

Гөлфиянең учыннан кемнеңдер көчле кулы эләктереп алды да алга тарта башлады. Кызның курыккан йөрәге атылып чыгардай булып сикерде, башы әйләнде. Тик боерык бу­лып яңгыраган әлеге авазларга ул буйсынды.

Гөлфиянең бите буйлап йөгерешкән су там­чыларын сыпырып төшерделәр, аркасына ка­гып тынычландырдылар. Ниһаять, ул күзлә­рен ачты.

Өч кыз күзләрен кая яшерергә белмичә тавыш-тынсыз утыргач, берьюлы коткаручы­га текәлделәр. Мәктәптә күргәннәре бар иде ал арның бу кара чәчле кызны. Ул Камышлыдан килеп тугызынчы сыйныфта укый. Монда очраклы гына килеп чыккан. Бер үрдәк бәбкәсе югалган икән, шуны эзләп йөреше. Ул үзеннән әз генә кечерәк булган кызларга карап утыруында булды. Үрдәк бәбкәсен та­бам дигән өмет белән килмәде бит ул монда, иртәдән тынычсызланган күңеле алып килде аны бу шомлы урынга.

— Безнең авылдан беркем дә бу урында ко­енмый, ә сез үзегез теләп тозакка эләгә язды­гыз. Монда бит чоңгыллы урын! Беләсеңме нишләргә кирәк иде сиңа? Күбрәк тын алырга иде дә төпкә үк төшәргә иде, аннан, чоңгылдан читкәрәк йөзеп китеп, су өстенә дә чыга алыр идең... Төптә чоңгылның көче кими.

Тагын тынлык урнашты. Рамилә белән Гөлиягә дә, ал ар дан да бигрәк Гөлфиягә бу булганнар бер төш кенә кебек күренде. Һаман ышанып булмый иде...

Кояш   та   артык   кыздырмый,   сөйләшер сүзләр дә әллә кая китеп югалган. Шулай да була икән... Бәхетле бер мизгел кеше гомерен коткарып кала ала. Бәлки, без кичергән һәр мизгел бәхеттер,  тормыш чоңгылына төшеп карамыйча, без шуны сизмибездер, һәм шу­нысы бар: тормыш чоңгылына эләккәннән соң төпкә төшеп тора да белергә кирәк, бераз хәл җыйгач, яңадан өскә күтәрелеп бәхетле булыр өчен..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: