Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мияу, мияу, пес­кә­ем...

Тә­нә­фес­тә Рә­мис­нең ба­шын­да ге­ни­аль­ный план ту­ды.

«Бе­рәр җир­гә по­сып то­рам да дә­рес ва­кы­тын­да пе­си бу­лып кыч­кы­рам: «Мияу! Мияу!» Ди­нә Хә­би­ров­на кур­кыр ин­де. Ка­ян кил­гән бу пе­си, дип, як-ягы­на ка­ра­ныр. Ә мин һоп! яше­рен­гән җир­дән. Вәт әкә­мәт бу­ла­чак! Кө­лә-кө­лә яр­ты дә­рес үтеп ки­тә­чәк...»

Ма­лай ки­тап­лар ку­е­ла тор­ган шкаф­ның ас­кы бү­ле­ге­нә яше­рен­де һәм дә­рес баш­лан­га­нын кө­тә баш­ла­ды. «Ой, йо­кы да туй­ма­ган икән», – дип ки­е­ре­леп куй­ды ул. Дә­рес баш­лан­ган­чы аз­рак че­рем итеп ал­саң да на­чар бул­мас.

...Рә­мис уя­нып кит­кән­дә, сый­ныф тып-тын иде. Шылт ит­кән та­выш та ише­тел­ми.

«Ә­һә, дә­рес баш­лан­ган бу­гай, – дип уй­ла­ды ма­лай. – Эш­кә ке­ре­шер­гә ва­кыт».

– Мияу! Мияу! Мр-р-р, — дип, чын мә­че та­вы­шы­на ох­ша­тыр­га ты­ры­шып кыч­кыр­ды ул, кө­лү­дән чак кы­на ты­е­лып. Тик сый­ныф­та бер та­выш та ише­тел­мә­де. Укы­ту­чы апа­ла­ры да оры­ша баш­ла­ма­ды. Ма­лай ка­бат кыч­кыр­ды. Җан әсә­ре си­зел­мә­де. Әл­лә ба­ры­сы да йо­кы­га тал­ган ин­де?

Та­выш чы­гар­мас­ка ты­ры­шып, аз гы­на шкаф ише­ген ач­ты Рә­мис. Ишек яры­гын­нан кер­гән як­ты­лык аның кү­зен ча­гыл­дыр­ды. Күз­лә­рен уып ал­гач, ап­ты­рап кит­те ма­лай. Сый­ныф­та бе­рәү дә юк иде. Әл­лә һа­ман дә­рес баш­лан­ма­ган ин­де? Алай ди­сәң, бай­так ва­кыт үт­те лә­ба­са!

Рә­мис шкаф­тан чык­ты да ишек­кә та­ба ат­ла­ды. Тик сый­ныф ише­ге бик­ле иде. Пар­та кы­ры­е­на асып куй­ган порт­фель­ләр дә кү­рен­ми. Әл­лә...

Ма­лай ишек­не ша­кы­ды, ип­тәш­лә­рен ча­кы­рып кыч­кыр­ды. Тик аңа җа­вап би­рү­че бул­ма­ды. Шик­лә­нү­лә­ре юк­ка бул­ма­ган икән. Ди­мәк, ул йок­лап ки­теп дә­рес­ләр тә­мам­лан­ган­ны сиз­ми кал­ган!

Рә­мис, ни эш­ләр­гә бел­ми ап­ты­рап, урын­дык­ка утыр­ды. Кай­гы­сын ур­так­лаш­кан­дай, аш­ка­за­ны бы­гыр­дап куй­ды. Кор­сак ашар­га со­рый! Ма­лай порт­фе­лен­дә ак­та­ры­на баш­ла­ды. Их, соң­гы кой­мак­ла­рын да ашап бе­тер­де шул.

Ахыр чик­тә ул тә­рә­зә­дән си­ке­рер­гә бул­ды. Пәр­дә­ләр­не кы­рый­га­рак шу­дыр­ды. Урын­дык ку­еп, бик­лә­рен ач­ты. Тик, ас­ка ка­ра­гач, ба­шы әй­лә­неп кит­те. Алай җи­ңел ге­нә си­ке­реп бул­мый шул өчен­че кат­тан. Ас­та – таш юл...

Ир­тән бүл­мә­гә бер төр­кем ке­ше – укы­ту­чы, ми­ли­ци­о­нер, ма­лай­ның әни­се ки­леп кер­гән­дә, Рә­мис, пар­та өс­тен­дә йо­мар­ла­нып, мес-мес ки­леп йок­лап ята иде.

– Улым, ул­ка­ем ми­нем! Әйт­тем бит, мәк­тәп­тән кайт­ма­ды, дип! — Әни­се ма­лай яны­на йө­ге­реп кил­де. – Ба­ла­ка­ем­ны япа-ял­гы­зын бик­ләп кал­дыр­ган­нар.

– Соң­гы дә­рес­кә кер­мә­де ул. Мин аны өе­нә кай­тып кит­кән­дер дип уй­ла­дым. – Ап­ты­раш­та кал­ган укы­ту­чы ак­ла­ныр­га то­тын­ды.

– Ме­нә си­ңа по­хи­ще­ние, – дип кө­лем­се­рә­де ми­ли­ци­о­нер.

– Ә без аны эз­ләп бө­тен шә­һәр­не бас­тыр­дык! – Ана улын күк­рә­ге­нә кыс­ты. – Хә­зер өй­гә кай­та­быз, улым. Си­не кем шу­лай рән­җет­кән­не сөй­ләр­сең, яме?! Мин мо­ны бо­лай гы­на кал­дыр­мам! Мәк­тәп­не суд­ка би­рер­гә дә күп со­рап тор­мам! Мес­кен­кә­ем ми­нем...

Ма­лай бу сүз­ләр­нең бер­сен дә ишет­мә­де. Ул, ки­чә­ге хәл­ләр­дән ае­ры­ла ал­мый­ча, һа­ман да тө­шен­дә «Мияу! Мияу!» дип са­та­ша иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев