Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Минем туган көнем

14нче декабрьдә татар шагыйре, язучы Нур Гариф улы Әхмәдиевның (1946) туган көне.

Бүгенге көндә Нур Әхмәдиев төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. 
Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.

Бүген кызыбызга дүрт яшь тула. Әнисе белән без ир­тәдән алып кухняда кайнашабыз. Ул пешерә, ә мин өстәл­гә тезә торам. Кичкә таба кунаклар — кызымның иптәш­ләре киләчәк.

Башка елларны: «Кечкенә әле, үсә төшкәч үткәрербез туган  көнен»,— дип  йөргән  идек.   Беркөн   үзен  Гөлнараларга чакырдылар. Аннан чыккач:

—  Без Гөлнараларга кердек. Аның туган көне булды. Әти-и,— диде ул бераз суза төшеп,— минекен кайчан үткәрәбез? Үткәрик әле, әти, ә!

Аның бу соравы минем күңелдә моңа кадәр онытылып торган хатирәләремне уятты.

Туган көн. Безнең балачак туры килгән сугыштан соң­гы еллардагы туган көн. Ул чакта кайчан туганыңны бе­лергә дә әтиләрнең вакыты юк иде. Шулай да дүртенче класста укып йөргәндә, каян исемә килгәндер:

—  Туган көнне үткәрик әле? — дип, әти белән әнинең теңкәсенә   тиеп,   туйдырып   бетердем.

—  Анысы ниткән сүз тагын? Авылда, илдә булмаган­ны! Нинди туган көн ул, кемдә күргәнең бар? — дип, баш­тарак әти кулын гына селтәде. Мин дә уйлана калдым: чыннан да, ничек үткәрәләр соң аны? Ант итеп әйтәм, ип­тәш малайларның берсе дә бу сорауга җавап бирә алмас иде. Чөнки безнең авылда андый гадәт юк. Авылда булмаса да илдә бар икән шул. Әти белән әни белмәгәч тә. Әти, баштарак белмим дип кул селтәсә дә, бик йөдәтә торгач, беркөнне:

—  Кая, әнкәсе, бир әле малайның метрикәсен, кайчан туган икән,— дип, әнидән сандыгын ачтырып, таныклыкны алды. Без алты бала үсә идек. Әти һәрчак безгә:

—  Абыең кышын, апаң көлтә бәйләгәндә, кече абыең ташу вакытында туды,— дип әйткәли иде.

Бу юлы ул сыңар колакчыны сынган күзлеген борын очында тотып  миңа  карады да гаҗәпсенеп  куйды:

—  Бәй, син печән өстендә тумадыңмыни? Монда де­кабрь язылган.

—  Сөйләмә инде тузга язмаганны! Анысы Мансур бит. Әдип туган көнне утыз градуслы чатнама суык иде,— диде әни.

—  Шулай икән шул,— ул әнигә карап хәйләкәр елмай­ды.— Әллә, анасы, «бишле»ләр дә алгалый, туган көнен үткәрәбезме соң шул малай актыгының?

Мин чыннан да төпчек бала. Ләкин әти төпчек булган өчен генә әйтми малай актыгы дип. Кәефе яхшы вакытта абыйларга да шулай эндәшкәли. Әни дә каршы килмәде.

—  Ярар, үткәрербез алай булгач.

Шуның белән эш хәл ителгәнгә санап таныклыкларны сандыкка кире бикләп куйдылар.

Менә ул минем туган көн! Уянгач, башка көндәге кебек урында киерелеп ятмадым, абыйлардан алда сикереп то­рып киендем дә әти белән әни чәй эчеп утырган өстәл яны­на бардым. Туган көн булгач, өстәлгә тәмлерәк нәрсәләр дә куелгандыр дигән өмет бар иде. Кая ул! Гадәттәгечә җиз самавыр чыжылдап утыра, табында әтиләр карабодай ипие белән чәй эчәләр. Хәтта кайбер көннәрдә өстәлдә күренгәләп ала торган шикәр дә юк. Ул карабодай ипиеннән болай да туйган инде. Кыш буе ашадык, төче үзе, баллы. Беренче ашап карауга тәмле тоелса да, тиз биздерә. Тан­сыкка дип, мәктәптә малайлар аны тәм-томга, бодай күмә­ченә алышкалыйлар. Тәмле дип ашыйлар. Ә мин, алыш­сыннар гына, арыш ипиенә дә риза.

Өметем алданса да, сиздермәдем. Югыйсә, бик шың­шый башласаң, әтинең сугыштан алып кайткан каешы ничек чыжылдап сыртыңа төшкәнен сизми дә калырсың.

Бер кыерчык ипи белән ике чынаяк чәйне сүзсез генә капладым да кайнар самавырга ышкып галстукны шомар­тып алдым. Кат-кат ямалса да әле чиста булган чалба­рымны әнинең сырлы бәләге белән «үтүкләп» кидем.

Киенеп   ишек   янына   баскач:

—  Әни, үземнең туган көнгә иптәшләрне дә чакы­рам!— дип кычкырдым да мәктәпкә йөгердем. Абыйлар­ның мыштырдаганын көтеп торырлык түземем калмаган иде.

Мәктәпкә ашыгып барып кергәнгәме, минем шомарган галстукка да, «үтүкләнгән» чалбарга да игътибар итүче табылмады. Алар өчен бүгенге көннең кичәгесеннән һич аермасы юк иде. Күңел өчен генә булса да шунда хет берсе:

—  Нигә бик фыртландың? — дип сорасын. Үзләренең, югыйсә, чалбарларын әйткән дә юк, галстукларына кадәр бозау, муенчагы кебек бөтәрләнеп беткән. Ярар, сорамасалар сорамасыннар. Тик туган көнгә ничек чакырырга? Кызларга әйтергәме, юкмы? Әйтсәм, миннән көлеп, малай­лар күземне ачырмаслар. Бигрәк тә Мәхмүттән көн булмас.   Әле   болай   да:

—  Ай-ли, Диләрә, Әдипкә хат җибәрә! —дип, җай чык­кан саен такмакламый калмый. Хикмәт шунда: өченче класста укыганда, Диләрә кәгазь кисәгенә нидер язып тор­ганда, Мәхмүт аны тартып алды. Без Диләрәнең чәбәлә­нүеннән барыбыз да кызык табып көлгән идек. Их, ни язылганын белсәм, аны Мәхмүткә укытып, читтән көлеп тормас, сугышып булса да, хатны үземә алыр идем. Анда: «Әдип, синең күзләрең үзе яшькелт, үзе матур. Ә колагың­ның берсе тырпаеп тора. Бүген дәрестән бергә кайтабыз­мы?» — дигән сүзләр булган икән. Мәхмүт шуны уку бе­лән:

—  Малайлар, Әдип белән Диләрә бер-берсен яраталар икән, менә хатлары! Ы-гы-гы,— дип, бөтен класска яңгыратты. Хәзер дә кулына күмер эләгәме, акбурмы, җай чыккан саен кой­маларга, стеналарга «Әдип плюс Диләрә» дип күбрәк Мәхмүт яза.

Уйладым, уйладым да шул пумала баш чырылдык кызларга әйтмәскә булдым.

Соңгы дәрес бетүен белдереп, кыңгырау шалтырады. Класс җитәкчесенең чыгып китүен генә көттем дә башка­лар урыннарыннан кузгалганчы сикереп торып:

—  Малайлар, бүген минем туган көнем, кунакка ки­легез!— дип   кычкырдым.  Үзем   тизрәк  чыгып   йөгердем.

Мәктәп капкасын чыккач кына Мәхмүт белән тагын берничә малай мине куып җиттеләр.

—  Әдип, малай, синең туган көнгә хәзер үк барырга булдык. Өйдәгеләр барыбер кайтмаган. Ашарга да әллә бар, әллә юк.

—  Киттек, малайлар, киттек, әйдәгез хәзер үк киттек! Өйгә кайткач кичерәсе күңелле минутлар күз алдыма

килеп җаным рәхәттә йөзә. Әни тәмле нәрсәләр пешер­гәндер, алар кайнар, авызга кабуга телеңне йотарлыктыр.

Шуларны уйлагач, авыздан сулар килеп китте. Бу рәхәтне мөмкин кадәр якынайтырга теләгәндәй, җитәкләшеп өйгә таба  йөгердек.

Кайтсак, син күр дә мин күр, ишектә — йозак! Ачып кердек. Әни әле эштән кайтмаган, иртән ягылган булса да өй суынырга өлгергән иде. Безне күргәч, почмакта күшәп яткан бозау шатлыгыннан мөгрәп, аягына басты һәм Мәхмүтнең сумкасына таба телен сузды. Идәндә йөгереп йөр­гән сарык бәрәннәре атылып сәкегә менеп киттеләр. Мор­җаның кайсыдыр тишегеннән кычкырган чикерткә дә бер мәлгә тынып калды. Идәндә сарык бәрәннәре туздырып ташлаган печән калдыклары иде.

«Туган көн, туган көн!» — дип йокыдан торганда ук бик күпкә өметләнеп, тантана итеп йөргән булсам да, ма­лайлар белән таракан катып үләрлек буш өйгә кайтып кергәч, нишләргә белмичә, аптырап калдым. Ярый әле Мәхмүт бар. Башымны кашып торганны күргәч, ярдәмгә килде.

—  Син, Әдип, юкка кайгырма, малай. Туган көн — бәй­рәм көн. Ә бәйрәм көнне, үзең беләсең, тәмлерәк ашый­лар.

—  Әни  берни дә  пешермәгән   ахрысы  әле.

—  Пешермәсә, пешерер, без көтәрбез әле. Ул кайт­канчы капкалый торырга нәрсә булса да ярар...

Мәхмүтнең тел төбен аңларлык. Гомеремдә дә сандык­ны ачып караганым юк иде. Ләкин әни аны ачканда ни­ләр барын күргәнем бар. Сандыкка үз белдегең белән кергән өчен әнинең баштан сыйпамасын яхшы беләм, лә­кин малайлар алдында сер бирергә ярамый. Хуҗа кеше лә мин! Өстәвенә, бүген туган көнем. Өченчедән, кунакла­рым бар.

Шкафтан ачкычны алып сандыкны ачтым, әнинең елы­на ике-өч кенә күрсәтә торган конфет, прәник ише тәмле­рәк нәрсәләрен өстәлгә утырттым. Сәке астында кичә аер­ган каймак бар иде, аны да алып куйдым. Каймак булгач кашык та кирәктер дип кузгалган идем, Мәх­мүт:

—  Мәшәкатьләнмә, Әдип, болай да ярар,— дип,  прәниген каймакка батырды. Аның бу кыю адымы башкалар­га да ошады.

Сыйны яраттылар малайлар. Берсеннән-берсе уздырып, мактый-мактый ашадылар. Иртәдән бирле канатланган күңелем эреде. Тагын боларны ничек сыйлыйм икән дип уйлый торганда искә төште: әни, карчыкларны җыйгач, аларга акча да өләшә иде. Андый вак-төяк акчаларның сандыкта кайда сакланганын белә идем, шуннан алып малайларның һәрберсенә унбишәр тиен акча бирдем. Мәх­мүт, акчаны әйләпдереп-әйләндереп карагач, кесәсенә салды   да:

—  Яшә, Әдип, чын егет икәнсең! — дип мактады.— Си­нең туган көнең быел тагын булмыймы? Булса, безне калдырма, яме, малай. Әбәзәтелне килербез. Ие бит, Рәхми?

—  Шту син, килмичә!— диде Рәхмәтулла, ике конфет­ны берьюлы кабып.

— Киләбез, киләбез! Әдипнекенә дә килмәгәч... Төргәктән алып, алар алдына соңгы конфет-прәникләрне  салдым.  Ашау  белән   шулкадәр   мавыгылган,   әнинең кайтканын  да   сизмәгәнбез.

—  И-и, кунаклар да бар икән,— дигән тавышка боры­лып карасак, әни. Мин ни әйтергә дә белмичә урынымда калдым, малайлар, дәррәү кузгалып, киемнәренә тотынды­лар. Рәхмәтулла, киенеп тә тормыйча, пальтосын култык астына гына кыстырып чыгып сызды.

Әни  ачуланыр  дип  курыккан  идем,  ачуланмады.

—  Кая барасыз? Бүген улымның туган көне, хәзер кой­мак пешерәм. Бар, Рәхмәтулланы да чакыр,— дигәч, эреп киттем. Дөньяда минем әнидән дә яхшырак берәү дә юк­тыр ул. Әнә бит орышмады, шуның өстенә хәзер коймак белән дә сыйлыйм, ди. Елына сабантуй белән Октябрь бәйрәменнән башка вакытта коймак авыз итеп карау бәхе­тенә ирешмәгән безнең кебек авыл малае мондый сыйдан баш  тартамы   соң?

Рәхмәтулла да кергәч, малайлар, киемнәрен чөйгә ка­бат элеп, өстәл янына килеп утырдылар. Әни мичкә ягып җибәрде, бер савытка йомырка сытып, сөт салып коймак туглый башлады.

Самавыр куярга су беткән икән, Мәхмүт белән икәү чыгып коедан су алып кердек.

—  И, малай, кабырганы саный инде дигән идем әни­еңне,— дип пышылдады Мәхмүт, суга чыгышлый.

Әни тиз генә самавырга су салды да мичтәге утлы кү­мер белән кайнатырга утыртты. Ул арада мич өлгерде. Әни, табаларны чыжылдатып, коймакларны салып тора, пешкәннәрен мичтән алып тора. Мин бер савыт коймак­ны майлап өстәлгә китердем.

—  Кунакларың белән үзең дә аша инде,— дип, әни кайнаган   самавырны   өстәлгә   куйды.

Коймак белән берәр чынаяк чәй эчкән идек, абыйларга ияреп тагын Сәгыйть, Дамир һәм Зөбәер килеп керделәр.

Тора-бара безнең эшләр хутка китте. Иптәш малайлар киләләр, ашап-эчеп китә торалар. Соңарып кына Салих белән Гата килделәр. Алар бездән бер класс түбән укый­лар.

—  Әдип, синең туган көнең икәнне без ишетмәгән идек, гаепләмә инде, яме, Мәхмүт кенә әйтте трай тибеп уйнаганда,— диде Гата. Ә үзенең күзе миндә түгел, өстәлдәге коймакта.—Ачуланма инде, яме.

—  Ачуланмый, ачуланмый. Әйдәгез, өстәл янына уты­рыгыз!— Әни   аларны   түргә   чакырды.

Чәй эчертеп Салих белән Гатаны да озаттык.

Караңгы төште. Классташ малайларның икешәрләп-өчәрләп һәммәсе дә килеп киттеләр. Әти кайтты, ул да ашап-эчте. Абыйлар буага кәшәкә сугарга чыгып тай­дылар. Ихтимал, башка керүче булмас дип, табынны җы­ештырып  куйдык.  Мин  дәрес  хәзерләргә  утырдым.

Шул вакыт әкрен генә шыгырдап капка ачылганы ише­телде. Кемдер сак адымнар белән ишегалдына үтте. Менә керерләр, менә керерләр дип көтсәк тә, ишекне ачучы булмады.

—  Ишек тоткасын табалмыйлардыр... Малларны да ка­рап керермен.— Әти, җилкәсенә тунын салып, чыгып кит­те. Бераздан аның:

—  Нигә кермисең, кызым, кер. Әдип тә өйдә,— дигән тавышы   ишетелде.   Шулай   сөйләнә-сөйләнә   ул   ишектән, беләсезме кемне, Диләрәне кертте. Әйе, әйе, өченче класс­та миңа хат язып, икебезне дә оятка калдырган Дила­рәне.

Әти үзе кереп тормады, ә Диләрә ишек төбендә басып калды. Башын аска игән, кулын артка яшергән. Мин дә ни әйтергә  белми торам.  Әле ярый эчке яктан әни чыкты.

—  Бәлеш, Әдип, нигә кунагыңны утыртмыйсың? Уз, Диләрә, уз. Мин хәзер чәй хәзерлим.— Әни эчке якка кире кереп китте.

Ул кереп китүгә:

—  Әдип, туган көнең котлы булсын! — дип, Диләрә миңа дәфтәр битенә төрелгән нидер сузды. Мин аны алу­га, үзе ишектән чыгып та сызды. Сүз әйтергә дә өлгерми калдым.

Ишек   тавышына   әни   чыкты.

—  Кая  китте  кунагың?

Әни күрмәсен дип, Диләрәнең бүләген кесәгә яшердем. Үзем, җинаять эшләп тотылган кебек, кая карарга бел­мим. Әни янымнан киткәч кенә җиңел сулу алдым.

Диләрәнең төргәген бик карыйсым килсә дә, әти белән әни йокларга ятмыйча кыюлыгым җитмәде. Алдым. Минем кулда зәңгәр белән читләнгән ак кулъяулык иде. Аның өч почмагында кып-кызыл роза чәчәкләре. Ә берсенең таҗы уртасында «Д» хәрефе чигелгән. Кинәт миңа әйтеп бетер­гесез рәхәт булып китте. Тәнем кызыша сыман. Йокларга яттым. Күзгә йокы керәме соң? Әледән-әле кулъяулыкны сыйпап куям. Ахырда, түзмичә торып, тәрәзәдән карап торган айның саран яктысында тагын бүләккә текәлдем. Үзем куркам. Әгәр Мәхмүт, башка малайлар белсә? «Ки­яү»   дип   күзне   ачырмаслар   бит.

Йокыга китәргә тырышып күземне чытырдатып йомам. Миңа барыбер Диләрә күренә. Юрганны баштан ук бөркәнеп ятам. Күз алдымда һаман шул ук Диләрә тора сы­ман. Кара әле, аның килүе, туган көнемә бүләк күңелне урыныннан кузгатты ич. Уйлап карасаң, класстагы, юк, класстагы гына түгел, авылдагы кызлар арасында да иң сөйкемлесе ул икән бит. Ничек мин моңарчы сизми йөр­гәнмен? Кызларның бүләге шундый була микәнни?

Шуларны уйлый-уйлый йокыга киткәнмен...

Туган көнемне беренче искә алу әнә шулай үткән иде. Бераз үсә төшкәч, бигрәк тә студент чакта һәм эшли баш­лагач туган көннәрне ел саен диярлек билгеләп үтә баш­ладык. Ләкин аларның берсе дә иң беренчесенә охшамады. Бүген кызымның соравы әнә шул көнне күз алдына ки­тереп бастырды. Бала. Заман. Язмыш. Мөмкинлекләр...

Мин иң кадерле истәлекләребез сакланган чемоданны ачтым, һәм дәфтәр битенә төрелгән кулъяулыкны алып карадым. Зәңгәр читле ак кулъяулык. Өч читендә янып торган роза чәчәкләре. Берсенең уртасына «Д» хәрефе чи­гелгән. Хәзер аның тәҗрибәсез бала кулы белән эшләнгә­не күзгә ташланып тора. Ләкин хикмәт ничек чигелүендәмени? Минем иң беренче тапкыр уздырган туган көнем­нең бердәнбер бүләге бит ул. Ул бүләк, бәлки, аннан да зуррак сергә иядер әле. Минем туган көнем бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев