Көмеш кыңгырау

Минеке, тимә!

Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк.

Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды.

Алар башта бик тату уйнадылар. Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды.

Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде: — Минеке, тимә!

Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты. — Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз. Уенчыкларыңны бир, — диде ул. Гөлгенә, теләмичә генә, бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны Фәриткә сузды.

Тик кулсыз курчак Фәритне тиз туйдырды. Ул икенче уенчыкка үрелде.

Гөлгенә яңадан чырылдый башлады: — Минеке, тимә! Үзем уйныйм!

Гөлгенәнең әбисе тагын килде. — Алай ярамый, кызым. Бергә уйнагыз дим бит инде! Һай, кемгә охшап болай комсыз соң син? — диде ул.

Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыеп алды да кочаклап күтәрә башлады.

— Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк, — диде ул. Фәрит әйбәт малай икән.

Гөлгенәгә булышам дип, берничә уенчыкны ала башлады. Гөлгенәнең чырае сытылды. — Минеке, тимә! Үзем күтәрәм! Ул бөтен уенчыкларын да үзе күтәреп китәргә азапланды. Шулай кылана торгач, әнисе бүләк иткән алтын тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп ватты. Ватты да бик ямьсез итеп еларга кереште.

Тагы әбисе килеп җитте. — Һай, харап иттең ич! Үзең генә уйнагач, үзең генә күтәргәч, шулай була инде ул! — диде. Абдулла Әхмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: