Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мин әфлисун яратам

Син әфлисун яратасыңмы? Ә син? Яратмыйсың мыни? Ә менә мин яратам!

Алмага, груша, карбызга  исем дә  китми минем. Ә менә әфлисунны үлеп яратам инде. Өйдәгеләр моны барысы да белә. Әби белән бабай да кайчакта миңа “әфлисун корсак” дип кенә җиппәрә.

Әфлисунны ашавы үзе бер күңелле . Иң башта аның кабыгын әрчисең. Пычакның да кирәге юк. Кул белән дә җиңел  генә әрчелә ул. Эченнән чыккан хуш исле мәмиен вак-вак бүлемнәргә аерасың.  Алар шундый тигезләр, барысы да бертөсле! Мин алардан тәлтинкәдә матур- матур чәчәкләр  тезеп уйнарга яратам, яннарына “яфраклар”  да куеп җибәрсәм, бизәгем тагын да матурлана төшә. Әфлисун исе белән инде бөтен өй тулган була. Хуш исләре борынны кытыклап, авыздан сулар китерә. Шулчак мин түзеп торалмыйм, “чәчәк”ләрне, “яфрак”ларны  берәм-берәм чүпли башлыйм...

Туган көнемдә әни күп итеп әфлисун күтәреп кайтты. Бер өлешен миңа тоттырды да:

-Боларын мәктәпкә  алып бар...Иптәшләреңне дә сыйла... – ди.

Бәхет басты мине, малай! Түзмәдем, әфлисуннарны саный башладым;

-Берәү... икәү... өчәү... дүртәү... бишәү... алтау!

Бер якка бертигез дүрт әфлисунны куйдым, икенче якка – икесен. Болары шундый эре! Билләһи,  футбол тубы кадәр бардыр. Алай ук булмас дисеңме? Кечерәк туп кадәр бар инде анысы.   Барысы -  була  алтау! Алтыга кадәр “садик” баласы да саный белә лә!

Төп-төгәл алты әфлисун!  Ә беренче сыйныфта без  -  биш укучы. Авылыбыз шундый кечкенә шул безнең.  Әфлисунның иң зурысын, билгеле инде, Әлфия апага бирермен. Безнең апабыз мәктәптәге иң матур укытучы, үзе шундый әйбәт!

-Монысы – Әлфия апага!- дим, иң зур әфлисунга күрсәтеп.

Әнием елмаеп куйды.

Шунда футбол тубыдай икенче әфлисунга төбәлдем. Ә монысын кемгә бирергә? Әллә үземә генә калдырыйм микән?

Әнием, әфлисунны кулына алды да:

-Ә монысын чын дустыңа бир! – диде.

Мин аптырап калдым.

-Чын дус? Ә кем соң ул – чын дус? Минем чын дустым кем?

Әнием көлемсерәп куйды:

-Анысын инде үзең хәл итәсең!

Менә сиңа табышмак! Күзләремне чел-челт йомгалап, шактый озак тордым. Чын дусны билгеләү шулай читендер дип белми идем. Математика әле җиңелрәк тә бугай: куштым,  алдым   да  - вәссәләм!Ә монда ялгышмаска кирәк... 

Берәм-берәм сыйныфташларымны барлый башладым. Иң алдагы партада – Илназ утыра. Аның белән “садик”тан ук дус инде без. Мәктәптән кайткач та гел бергә уйныйбыз, кайчакта сугышып та киткәлибез. Булса ни! Шаярып кына бит ул! Биш-ун минут та үтми, без инде кабат  бергә.  Әни бездән гел көлә: “Чукмар белән Тукмар”, - ди,  аннары,- “Агылый белән тагылый”, - дип тә өстәп куя. 

Икенче партада Ләйлә утыра. Кызларга бик исем китми минем, шулай да Ләйлә белән күңелле. Әйбәт кыз ул. Беркөнне буяу карандашларымны өйдә онытып калдырганмын. Рәсем дәресендә бөтен кеше яңа ел чыршысын бизи башлады, ә мин утырам авыз ачып. Ләйлә бер дә кызганып тормады:

-Мә! Кайсы кирәк, шунысын ал! –дип, карандашларын сузды.

Дус дими ни дисең инде аны!

Тагын бер кыз бар бездә – Рания исемле. Менә ул - дус түгел дә түгел инде! Үзе - кеп-кечкенә, үзе – чәрелдек. Беркөнне Әлфия апага  әләкләп җен ачуымны чыгарды:

-Апа! Әнис песи балаларын рәнҗетә, койрыкларына консерв банкасы тага, - ди.

“Такса ни! Үзебезнең песи! Ни теләсәм- шуны эшлим. Синең ни эшең бар!” Кычкырып әйтмәдем, билгеле. Эчтән генә талаштым.

Шулай да ападан эләкте үземә. Мин дә буш итмәдем әләкчене. Физкультура дәресендә  күрер әле: кроссовка шнурларын шундый итеп төенләп бәйләп куйдым, рәхәтләнсен  чишеп. Мин аңа иң зур әфлисунны түгел, иң кечкенәсен дә бирмәс идем әле.

Тагын беребез – Алмаз! Алмаз безнең сыйныфтагы иң көчле малай. Аныкы кебек мускуллар берәүдә дә юк. Йөгерештә дә иң алдан ул килә. Җитмәсә, быел Сабантуй мәйданына да чыкты әле,  көрәшче буласым килә ди.

Бишенчебез – мин булам. Әнис исемле сигез яшьлек малай мин. Мин үзем болай бик әйбәт малай . Әллә теге әфлисунны үземә генә алырга инде?

Менә шул! Гел башым катып бетте.  Футбол тубы кадәр әфлисун шулай башны бутады да инде.

...Иртән мәктәпкә барсам, сыйныфта өч бөртек кенә булып чыктык. Алмаз юк та, Рания дә юк. Әлфия апа әйтә:

-Безнең Алмаз кичә аягын авырттырган бит, мәктәпкә килә алмас инде, - ди.

Ә менә Рания кайда икәнне апабыз үзе дә белми.

Әфлисуннарыма карап аптырадым да калдым. Әллә нигә күңелсез булып китте әле. Сыйныфта бишебез дә чакта бик тә рәхәт икән лә! Бишәү чакта – бер йодрыктай  булабыз бит!

Шунда көтмәгәндә ишектән Алмаз килеп кермәсенме? Үзе аксаклый, үзе таякка таянган, ә үзенең авызы – колакта.

-Менә бит Алмаз килде!- дип кычкырып җибәрдек.

Карасак, артында Рания дә басып тора икән.Кечкенә булгач, күренмәгән генә. Битләре янган, кызарган, үзе әлсерәп беткән.

-Аягың бик авыртамы? – дибез, Алмазны кызганып.

-Аңа да түзмәскә! – ди Алмаз. Сынатасы килмәве инде!

-Бүген мәктәпкә килмәсәң дә ачуланмый идем, - ди Әлфия апабыз.

-Өйдә берүзем нишләп утырыйм ди! Рания мине чанага утыртты да, тартып алып килде.” Миндә көч күп,- ди Рания, - көн саен мәктәпкә бергә йөрербез!”- ди.

Менә сиңа мә! Ранияне кечкенә генә чәрелдек кыз дисәм?

Уйладым да,  теге футбол тубыдай зур әфлисунны Раниягә суздым. Ә синеңчә ничек? Мин дөрес эшләдемме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев