Мин андый малай түгел!
Мин уйлый белмәгән әйберләрне уйлый белә иде бу малай.
Автобус тулы халык. Суык дип тормыйлар, авылларына кайталар.
Минем янымда ун яшьлек бер малай туры килде.
— Каникулга әбиләргә кайтам, — диде ул, кулындагы тортка ишарәләп, һәм кинәт кенә теманы үзгәртте: — Ә беләсеңме мин ничек акча эшлим?
— Ничек?
— Мин базардан ручкаларны тартмасы белән алам да, мәктәптә берәмләп сатам.
— Алалармы?
— Ручкасы бетсә нишләсен — ала. Мин бит күпкә арттырмыйм, биш-алты сумга гына.
— Чынлапмы?
— Әйе... Ә без туганнан туган абыем белән җәй көне авылда да акча эшләдек.
— Ничек итеп?
— Юл буеннан тимер-томыр җыеп тапшырдык. Аннары шул акчага күп итеп шоколад алдык. Үзебез эшләгән акча булгач күңелле икән.
— Шулай шул, — дидем. — Тик ул акчага начар әйберләр сатып алма инде.
— Сез нәрсә, мин андый малай түгел.
Акча турында гына түгел, тагын әллә нәрсәләр хакында сөйләштек без Алмаз белән: җәй, су коену, кыш, чана шуу... Мин уйлый белмәгән әйберләрне уйлый белә иде бу малай.
«Мин андый малай түгел» дигәне колакта һаман да чыңлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев