Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Мин аңа бәхет телим

Әнә ул бүген дә елмаеп, балкып килеп керде. Дөньядагы бар шатлыкны, бар сөенечне үзенә җыйган диярсең.

Төз, горур басып, партасына узды, ипләп кенә букчасын ачты, китап-дәфтәрләрен таратып салды. Янәшәсендәге кызларга нидер дәште, көлешеп алдылар. Ул да булмады, яннарына безнең күрше малае Әмир килеп төртелде. Әминә белән уйный-шаяра сөйләшә башлагач, түзмәдем: «Кыланчык!» — дип пышылдадым. Әкрен генә әйтсәм дә, тавышым ысылдап, зәһәрләнеп чыкканын үзем дә сиздем. Партадашым Галия дә аптырап карады.

—  Кыланса да, аңа килешеп тора, — диде.

Бусы мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Ник аңа килешә, безгә — юк? Матур булганы өченме? Бит урталарын чокырай­тып елмая белгәне өченме? Әйбәт укыганы, укытучылар ал­дында ялагайлана белгәне өченме? Әтисе ниндидер началь­ник бугай әле тагын, шуңа узынадыр. Әнә миннән бер карыш та читкә атламаган Әмиренә чаклы аның тирәсендә бөтерелә башлады бит. Башымны әллә ниткән томан уратып алган­дай булды, күз кабакларым авырайды... Күралмыйм мин ул Әминәне!

—  Көнләшү — яман гадәт, чирләп китүең дә ихтимал, — дип, Галия янә бер чәнечтереп алды.

Бусы урыныма утырткандай итте. Бетте. Булды. Шушы минуттан башлап Әминәне белмим дә, күрмим дә. Галия сизәрлек булгач, чыннан да, адәм көлкесенә калуым бар. Тик кыланып йөрсен шунда. Миңа димәгәе... Безнең мәктәпкә быел гына килеп керде әле, кемлеген белеп бетергәч, шаккатудан туктарлар.

Шулай уйласам да, көне буе үземә дә, Әминәгә дә үчегеп йөрдем, һәр алган «бишле»се эчемне пошырды. Ир-ат укытучылар белән аеруча чытлыклыланып сөйләшә кебек тоелды, үзенең начальник кызы икәнлеген сиздерәсе килә торгандыр дип уйладым.

Өйгә кайткач та, үз-үземне кая куярга белмәдем. Дәү әнинең: «Ни булды? Авырып киттеңме әллә?» — дигәненә тиргәнеп җавап бирдем. Табынга да утырмадым, бүлмәмә кереп бикләндем.

Авырып киттем шул...

Икенче көнне класста кизү тору чиратым иде. Тәнәфестә бөтенесе дә чыгып беткәч, Әминәнең китап-дәфтәрләрен идәнгә чәчтем дә өстенә менеп таптадым. Ялгыш төшеп китеп, кемдер күрмичә узган дип уйласын. Туздырсын әле дөньяларын...

Анысы да мин көткәнчә булмады. Идәндәге тамашаны күрүгә, Әминәнең йөзенә күләгә кунды, әмма ул берәүгә дә берни дәшмәде. Сүзсез генә әйберләрен букчасына җыеп тутырды.

Соңгы дәрес бетүгә, класстан иң беренче булып мин чыгып киттем. Киенү бүлмәсендә Әминәнең пәлтәсен эзләп таптым. Элгеч бавын тартып өзеп, идәнгә төшереп җибәрдем. Күземә ак-кара күренми иде, атылып чыгып барганда, Әмиргә килеп төртелдем.

—  Мишәйтләп торма! — дип ысылдадым. — Әнә Әминәң көтеп тора, шуның тирәсендә боргалан! — дидем.

Әмир сызгырып ук җибәрде:

—  Фью! Әллә Әминәдән көнләшә инде?!

Тагын шул сүз! Булды. Бетте. Үземне кулга алырга кирәк.

Әминә белән елмайган булып саубуллаштым. Шулай да сизгәндер, күзләремдәге зәһәрлекне, эчемдә кату булып утырган ачуны сизми калмагандыр.

Ник ачуланам? Ник көнләшәм? Үземне кулга алу чарасын белмим...

Иртән Әминәнең дәрестә юклыгын, билгеле инде, иң беренче булып мин абайлап алдым. Икенче, өченче көннәрне дә күренмәде ул. Инде мин канатланам, мин очынам. Шулай да шатлыгымны сиздермәскә тырышам.

Көн азагында сыйныф җитәкчесе Әмир белән мине үз янына дәшеп алды.

—  Әминә сезнең урам башында тора бит, кереп чыгыгыз, ни булды икән? — диде. Төгәл адресын да язып бирде.

Эчемдә ут уйнаса да, йөземә чыгармаска тырышып: «Ярар»,— дип пышылдадым.

Әминәләргә кайтышлый ук сугылырга булдык. Минем һич аякларым тартмый, Әмирнең дә үзен генә җибәрәсем килми. Сөйрәлеп кенә атлыйм шунда.

Ишекне Әминә үзе ачты. Елмаймый, йөзе дә сулыгып кал­ган кебек.

—  Хәзер ярый инде, врач та яңа гына чыгып китте әле, — диде.

Нәрсә ярый? Кем ярый? Уйларым бүтәндә иде, аның әйт­кәннәрен бераз торгач кына аңлап алдым. Әнисе күптән­нән урын өстендә ята икән аның. Әминә мәктәпкә киткәндә, янына күрше карчыгы кереп тора икән. Соңгы вакытларда хәле аеруча начарланып киткән. Әминә, якынрак булсын дип, безнең мәктәпкә күчкән.

—  Ә әтиең? — дип сораганымны сизми дә калдым.

—  Зур түрә бит минем әти. Авыру әнине карап ятасы килмәде, китте. Күптәннән безнең белән тормый инде ул.

...Өйгә кайтып, вак-төяк эшләремне карадым да, дәреслекләремне кочаклап, кабат Әминәләргә чаптым. Әнисе янында үзем утырып торырмын, ул ял итеп алыр. Аннары дәресләрне карарбыз...

...Көнләшәм мин аннан, бөтен барлыгым белән көнләшәм. Эче тулы сагыш була торып, балкып елмая алуыннан көн­ләшәм. Тормыш каһәрләвенә карамастан, башкаларга ачу­лана, рәнҗи белмәвеннән көнләшәм...

Мин аның бик бәхетле булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев