Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әминә

Әнинең куллары шундый җылы, шундый йомшак. Ул үзе дөньядагы иң кадерле, иң якын кеше. Бәләкәй Әминәгә моны аңларга песи балалары ярдәм иткән.

Әминә бер дә йокларга яратмый. Әнисе башыннан сыйпап бишек җыры көйли башлагач та киреләнеп, әнисенең кулын алып ташлады. Ә әнисенең кулы бик рәхәт, йомшак, җылы иде.

Әминә кул-аяклары белән уйнап, сөйләшеп ята, өстенә ябынган юрганын бер ача, бер яба. Менә аның күзе мич буенда җылыга сыенышып яткан песиләргә төште. Ул аларны игътибар белән күзәтә башлады.

Әни песи янында кечкенә песи балалары уйный: бер-берсенең колакларын тешләп карыйлар, койрыкларын тартып уйныйлар, тәгәри-тәгәри шаяралар.

Менә әниләре әкрен генә торды да бик йомшак тавыш белән мияулап, үз телләрендә нәрсәдер әйтте. Шул сүзне генә коткәндәй, песи балалары әниләре куенына елышты, бөгәрләнеп башларын әниләренен куенына тыктылар. Ә арада иң наяны һаман сикергәләп, койрыгын болгап уйный бирде. Әни песи балаларын борыны белән төрткәләп үзенә җыйды. Әкрен генә мырылдаган тавышлар ишетелә башлады. Ә теге наянны әнисе тәпие белән сыпырып, башыннын, битләреннән ялмап алып, әкрен генә үзенең кочагына сыендырды. Песи балалары тәмләп әниләре куенында йокыга киттеләр.


Бу күренештән соң Әминәгә бик моңсу булды... Йоклап киткәндә аның битендә яшь тамчысы ялтырый иде...
Иртә белән торгач, Әминә әнисенең кулларыннан тотып кочаклап алды. Ә әнисенең куллары бик йомшак, кочагында бик җылы, рәхәт иде.
Азнакай шәһәре“Катнаш төрдәге 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев