Миләүшәләр һәм дә миләүшәләр...
Асия гадәттәгечә, иртән тору белән тәрәзә чаршауларын күтәрде дә, яраткан гөлләре, миләүшәләре янына килде.
Миләүшәләр туры кояш нурларын яратмыйлар, шуңа ул аларны өй уртасында торган өстәл өстендә үстерә. Яктылыкка каратып, әйләндереп торганны, суны да яфракларына тигезмичә, чамалап кына сипкәнне үз итәләр алар. Асия миләүшәләрнең чәчәкләрен бик ярата, ел әйләнәсенә бер дә туктамыйча куаныч китерәләр шул алар.
Әлбәттә, тәрбия бик кирәк кирәген. Кемгә кирәк түгел соң тәрбия? Ишек төбендә яткан себеркегә дә тәрбия кирәк. Ул та тибеп очырсаң, озак чыдамый – таралып бетә. Ә Асия кадер дә, хөрмәт тә күрмәде. Гомер буена юк җан булып яшәде. Башта әтисе алып кайткан үги әнисе көн күрсәтмәде, аннан димләп биргән ире мәсхәрәләде. Хәзер менә берсе дә юк, ә шулай да күңелдә сагыш, йөрәк читендә китек бер яра гына төзәлә алмыйча, каны саркып тамып тора. Бердәнбер куанычы, тәрәз төбендәге гөлләре: миләүшәләре генә ел әйләнәсенә шау чәчәктә утыралар. Кызыллары, аллары, аклары, шәмәхәләре бар араларында.
Кызым туса, Миләүшә исемен кушам дип, хыяллланды. Хыялланды түгел, хыялландылар. Ләкин кыз да тумады, малай да булмады, хәтта яратканы, беренче мәхәббәте Рәшитенә кияүгә дә чыга алмады шул Асия. Яшьлек хыялларына, матур киләчәгенең тамырына балта белән чаптылар шул аның.
... Асия да бәхетле булырга тугандыр, югыйсә. Әнкәсе исән вакытты ул бик бәхетле иде. Өстенә кияргә күлмәге дә, авыз тутырып ашарга ризыгы да бар иде. Әнисе Кәримә бик ярата иде кызчыгын. Әтисе Фазыл да үз вакытында: “Кызчыгым, йолдызчыгым!”- дип кенә торды. Эштән кайтканда да “куян күчтәнәче” дип, ни дә булса алып кайта иде. Матур иде тормышлары: йортлары да зур яңа иде. Бәхет кәсәләре дә тулы иде. Артык тулы да әйбәт түгел икән шул, ташып түгелә башлый икән. Ә артык әйберне эләктеререгә торучылар бихисап. Асияларның бәхетенә дә көнләшүчеләр булган икән.
Авылда яшәүче ирдән иргә йөрүче Хәдичә бердәнбер көнне Фазылны да үз кармагына эләктерде. Эләктерде дә, кире җибәрмәде. Кичләре соңарып эштән кайткан, яисә гел төн кунарга да катмаган Фазыл көннән-көн явызланды, көннән-көн әшәкеләнде. Асия белән Кәримәгә сәбәпсезгә кычкырудан, рәнҗетүдән, хәтта сугып җибәрүдән дә тарсынмады. Йорттагы бөтен эш Кәримә белән Асияга калды. Мал-туарның да мәшәкате күп: ашатасы, суын эчерәсе, көтүгә куасы, каршы аласы, астын тазартасы.
Көн артыннан көн үтте һәм Асия өчен иң бәхетсез көн туды: аның әнисе печән төшерергә дип, сәндерәгә менгән җиреннән егылып төшеп, мәңгелеккә күзләрен йомды. Кызга көннәр төн булып күренде. Бер юатыр кешесе калмады, Асия еш кына моңланып җырлый иде:
Әнкәм мине тугачтын да,
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхетең булсын димәгән.
Әтисенең дә кызында гаме юк. Әнисе үлеп, атна да тормады, әтисе яңа зур өйләренә Хәдичәне ияртеп кайтты. Ә Хәдичәгә шул гына кирәк иде. Йортта көнендә үк яңа законнар чыгарды. Иң беренче эш итеп, тәрәз төбендәге миләүшәләрне берәм-берәм урамга томырды, имеш, гөлләр яратмый. Стенадагы гаилә белән төшкән фотолар мунча миченә кереп киттеләр. Әнисенең матур күлмәкләре Хәдичә өстенә менеп кунаклады. Асияга өйнең бер почмагы гына тәтеде. Аны да урамга чыгарып томырыр иде, әткәсендә кызга карата хисләр калган икән әле: “Кызга тимисең!”- диде.
Тигән дә булырлар иде, әнисе әллә үләсен сизенгән, өйне Асия исеменә яздырган булган икән.(Асия аны соңыннан гына аңлады.) Кызның 18 яше тулганын шулкадәр зарыгып көттеләр, Хәдичә гел: “18 е тулса ичмасам,”- дип, гел сукрана иде.
Асияның иң тыныч һәм бәхетле минутлары мәктәптә узды. Ул аннан төнлә дә кайтмас иде әле, ләкин анда калырга аңа рөхсәт итмиләр. Мәктәп – аңа тынычлык, рәхәтлек бүләк итүче бердәнбер урын иде. Җитмәсә әле анда “Асиякай” дип торучы Рәшит тә бар.
Рәшит күрше урам малае. Әти-әнисе дә әллә кемнәр түгел, гап-гади авыл кешеләре. Әнисе укытучы, әтисе шофер. Алар авылга Асия 5 нче сыйныфта укыганда күчеп килделәр. Асия иң беренче тапкыр Рәшитне күргәч, үзендә әллә нинди үзгәреш тойган иде. Һәм бу үзгәреш Рәшитне күргән саен кабатлана торганга әйләнде. Бераздан Рәшитнең дә Асияга битараф түгеллеге ачыкланды. Мөмкинлек туган саен Рәшит Асия янында булырга тырышты. Бервакыт мәктәпнең Көзге бал бәйрәмендә Асияны Көз кызы итеп билгеләделәр. Ә Табигать патшасын уйнарга беркем дә риза булмады. Ә Табигать патшасы Көз кызына таҗ кигерергә тиеш иде. Моны белүгә Рәшит бәйрәм җитәкчесенә йөгерде һәм Табигать патшасы ролен, сүзләре күп булса да, үзенә алды. Рәшит өчен иң мөһиме сүз ятлау түгел, ә Асия янында озаграк булу иде.
Асия белән Рәшит арасында дуслык көннән көн ныгыды, алар бер-берсеннән аерылмас дусларга әйләнделәр. Гел бергә сөйләшеп, көлешеп йөрделәр. Мәктәпне тәмамлаганда зур кыз белән егет булдылар, алар бер берсенә гашыйк парлар иделәр. Асияның өендә ниләр булганын Рәшит белсә дә, бу хакта Асияга сиздермәскә тырышты.
Ә шулай да: “Менә үсим генә әле, мин сине бик еракка, беркемнең дә кулы җитмәслек, миләүшә гөлләре күүүп итеп үсә торган җиргә алып китәм!”- ди торган иде. Үстеләр дә үсүен, ләкин бергә генә була алмадылар. Беренче күрүдә үк бер-берсенә гашыйк булган, бер-берсен яраткан бу тугры парларны бик тиз аердылар. Беренче мәхәббәтең бит ул синең дип тә тормадылар, Асияның 18 яше тулган көнне үк, бер адәм актыгына димләп, кияүгә биреп җибәрделәр,¸ дөресен генә әйткәндә Асияны алар саттылар. Асия хәтта Рәшитне дә күрә алмады, бу үги әнисенең хәйләсен ул алдан да сизмәде шул. Әллә нинди кап-кара машинага утырттылар да, саубуллашып та тормыйча, озаттылар алар Асияны.
Менә шул көннән башлап, Асия беренче мәхәббәте Рәшитне дә, миләүшәләр үсә торган урынны да күрмәде. Ул киткән җир читлек иде, Асия анда ни кояшны, ни якты көнне күрә алмады. Кигән киемнәре дә затлы иде, ашаган ризыклары да мулдан булды, ләкин хөрмәт һәм ярату хисләре тәтемәде Асияга. Ир дигән кешесе көн саен үзенең сөяркәләре белән буталды, ә Асия зур бер өйдә читлек кошы кебек гомер кичерде. Аның бердәнбер куанычы – өйдә үсеп утыручы миләүшәләре булды.
...Асия тагын тәрәзәгә күз салды. Анда якты, анда кояш балкый. Ул хәзер урамга да чыга ала, табигатьтәге матурлыкны да күрә ала, ләкин күңелендәге бушлык аның җанын телгәли. Чөнки хан сарае кебек өйдә чебен дә очмый шул. Асия тагын моңаеп җырын сузды:
“Әнкәм мине тугачтын да,
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхетең булсын димәгән. – Үзем бәхетсез булганмын икән, нигә башкаларны бәхетле итмәскә соң әле миңа?!?”- дип уйлады Асия. Ул иренең документлары, акчалары саклана торган сейф янына килеп, тиз-тиз генә нидер эзләргә тотынды. Асияның планнары шәптән иде, ул бер сумка белән акча тутырып алды да, машинага чыгып утырды: “Кояшлы таң, 46 га илт мине”- диде ул шофер егеткә. Ә шәһәр читендәге бу йортта балалар йорты урнашкан иде. Ул җитәкчене күрде дә: “Миләүшә исемле кызлар кирәк миңа!” – диде. Җитәкче башта аптырап калды: “балалармы, әллә тәрбиячеләрме?” – дип сорады.
“Балалар кирәк миңа, Миләүшә исемле кызлар!”- дип кабатлады Асия.
... Асияны күрегез әле сез, ул бик бәхетле, аны Миләүшәләр уратып алган, алар берәү генә дә, икәү генә түгел, алар унау. Аларны яклаучы да бар хәзер, ул Рәшит. Балалар йортында балаларга ризык ташучы булып эшләүче Рәшит, Асияның беренче мәхәббәте, яратканы Рәшит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев