Мияубикә
Мияубикә миңа караганда да акыллырак булып чыкты әле.
Җәйнең эссе көне иде. Кояш кыздырыпмы-кыздыра. Дачада, чәчәктән чәчәккә кунып, күбәләкләр оча, умарта кортлары мыж килә. Көне дә матур, кояшлы, чәчәкләрдән аңкыган бал исе борыннарны кытыклый.
Шундый матур көннәрнең берендә Мияубикә дүрт бала китерде. Дүртесе дүрт төрле: берсе юлбарыс кебек буйлы-буйлы, икенчесе әнисе кебек чем-кара, өченчесе көлсу, дүртенчесе ала-кола. Мияубикә үзе, әйткәнемчә, чем-кара, ябык кына. Күзләре янып тора, тычкан тотарга бик оста. Ул булганда, тычканнарга көн юк.
Мәче балалары шундый матурлар, яраттыра беләләр. Кулга алсаң, алардан аерыла алмыйсың, уйныйлар... Әниләре үзләрен вакытында ашатып кына тора. Балаларын үз янына сыендырып йоклатып та ала, аннан соң ауга чыгып китә.
Мәче балалары өчен тәбәнәк катыргы тартма бик яхшы. Шундый бер тартма табып, песиләрне урнаштырдым. Әниләре аларны шунда ашата, йоклата. Мияубикә иртән иртүк, аудан кайтып, ишегалдына керә. Төне буе аның кайда йөргәнен беркем дә белми.
Мин иртән, ул кайтканда, бакчада булам. Ул балаларын сагынып, ашыгып, аларны ашатырга кайта. Мине күреп, яныма килә. Һәм, ымлап, өй ишеген ачуымны сорый. «Мияу-мияу» дип, күзләремә карап, өй ишегенә таба бара. Үтенечен мин ишеккә бара башлаганчы кабатлый, аннары йөгереп барып, килгәнемне ишек төбендә түземсезләнеп көтеп утыра.
Тоткарлансам, ул әле миңа таба, әле ишек ягына йөгерә, тизрәк ишек ач, бааларым ач, балаларым көтә, дип әйтә кебек. Өй ишеген ачуым була, йөгереп кереп, балалары янына чума. Әниләре яннарына кереп ятуга, мәче балалары аны урап алып имә башлыйлар. Мияубикә аларны туйганчы ашата. Балаларын ашаткач та, яңадан чыгып китә.
Мин мәче балаларын катыргы тартмалары белән бакчага чыгарып куйдым. Кояшта аларга рәхәт булыр, дим. Мәче балаларын чыгарганда, әле кояш югары күтәрелмәгән иде. Мин үз эшләрем белән йөрим. Кояш күтәрелә бара, кыздыра, эссе... Мәче балалары кояш астында, тартмада яталар.
Шул мизгелдә Мияубикә йөгереп килеп чыкты. Кояш астында яткан балаларының хәлен сизгән, күрәсең. Мәче, күзләремә карап, тартма янына бара да ышыграк җиргә йөгерә. Ул шулай итеп ике-өч тапкыр әйләнде. Мин аңламыйм әле, мәче ник алай йөри икән, дим. Аннары башыма барып җитте. Ул миңа:
— Балаларымны тизрәк ышыкка күчер, — дип әйтергә тели икән бит! Тартманы күләгәле урынга күчереп куйгач, мәче тынычланып калды, рәхмәт әйткәндәй, миңа күз сирпеп алды да китеп барды.
Вәт, мин әйтәм, Мияубикә миңа караганда да акыллырак булып чыкты әле. Ә без, эш белән мавыгып, дөньябызны онытабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев