Мейн-кун (Алинә Бикмуллина)
Тиздән Гөлназның туган көне җитә. Шәмси әлеге бәйрәмгә ике ай алдан әзерләнә башлады — ничек тә булса аны шаккаттырасы һәм, ниһаять, үзенә каратасы иде.
Ике атналап җентекле тикшеренүләр үткәрүнең дә нәтиҗәсе булмый калмады: Гөлназның бөтен дәфтәрләрендә, көндәлегендә һәм пеналында да мейн-кун токымлы мәче төшкән, димәк, «имәндә икән чикләвек» дип уйлады Шәмси. Авыл өчен ят токымнан булган әлеге мәчене кулга төшерү генә җиңелләрдән булмады.
— Нигә инде ул мәнкун дигән мәче сиңа? — дип шаккатты әнисе.
— Әни, мейн-кун! Авылда андый беркемдә дә юк! Ул шундый зур булып үсәчәк, сез миңа аны алып бирсәгез, бу елда бер генә «өч»ле дә...ы-ы, аз дигәндә, ике «өч»ле алачакмын...
— Кем андый акчага мәче сатып алсын ди инде? Әнә югары оч Сания апаңнарның мәчеләре елына әллә алты-җиде тапкыр бәбили, мен дә сора, алай бик мәче кирәк булгач...
— Копилкада туган көнгә җыйган акчага алыйк, булмаса, бу бит минем гомерлек хыялым, әни, — дип, өмет тулы күзләрен әнисенә бакты Шәмси.
— Эш миндә генә түгел, әбиең мәчеләрне бик өнәп бетерми, аның белән килешсәң, әтиеңне ничек тә күндерербез, — дип юатырга ашыкты ризалашудан гайре чарасы калмаган ана...
Беренче сынауны (әнисен) үтүенә шатланып, Шәмси икенче сынауга әзерләнә башлады — әбисен ничек кенә ризалашты-рырга икән соң дип, көне-төне баш ватты ул. Үзе һаман да Гөлназ турында хыялланды: менә мейн-кун мәчесен алыр, классташларын кунакка чакырыр, һәм Гөлназ песине күреп һушын җуяр. Шәмси, ике дә уйлап тормыйча: «Кара, мәче дә сине бик яратты, мин аны сиңа бүләк итәм, тик атнага бер-ике тапкыр карарга килермен», — дияр. Гөлназ шатлыгыннан бер кызарыр, бер агарыр, сикеренеп, бәлки, Шәмсинең бит очыннан да үбеп алыр.
Әбисе генә тиз күнә торганнардан түгел иде шул...
— Улым, файдалырак әйбер ал, булмаса, мәченең йоны булачак бөтен җирдә...
— Соң, син бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең кыллары ашка да төшә әле, берни әйтмибез бит, — диюенә каршы әби дә җавапсыз калмады:
— Һе-е, мин бит болай гына бәйләмим, менә сезгә кышкылыкка әзерләдем, ике пар бияләй Зәмзәмия апаңа саттым, менә бу шәлне Миңнебикә апаң сорады, — дип, үзенең үтә дә мөһим эш башкаруына төрттерде.
Әлеге сүзләрне әйтеп бетерүе булды, Шәмсинең башына гениаль фикер килде. Тиз генә Интернетын ачты да ашыга-ашыга нидер эзләнә-укый башлады. Янә әбисе янына килеп басып:
— Әби, ә син беләсеңме, хәзер бит үзмәшгульләргә, ягъни синең кебек өйдә бәйләп ятучыларга салым түләргә кирәк?.. Әле теркәлеп өлгермәгәнсеңдер, ай саен хөкүмәткә салым түләргә кирәк була икән, — дип, егет әбисенә ультиматум куйды. «Акчасын барыбер оекбашына бөкләп тыга, өйдә дә бөтен кешене авызына гына каратып тора», — дип, эчтән генә ачуланды.
Әби ни әйтергә белмичә югалып калды:
— Ишеткән идем шул ул яңалыкны телевизордан... Алай дисәң, авылга кадәр килеп тикшереп йөрмәсләр әле, кайсы өйдә кем ни эшләп, нәрсә сатканын ничек белеп бетерсеннәр ди?!
— Соң, килерләр, сорарлар, мин бит инде белә торып ялганлый алмыйм, үзең алдашмаска өйрәтәсең, әйтергә туры килердер... — дип, Шәмси әбисенә сайлау мөмкинлеге калдырмады.
Шуның белән әңгәмә туктады, мәсьәлә хәл ителде.
Мейн-кун дигән мәче икенче көнне инде куркуыннан диван астына поскан иде. Озак та тормастан, мәктәптән бөтен классташларын мәче күрсәтергә алып төште. Мәче әле өйдәгеләргә дә ияләшеп бетмәгән иде, килгән кунакларның кайсының сумкасын чәйнәде, кайсының кулын тырнады һәм иң начары — бөтен кеше күз алдында зур эшен башкарып куйды.
Гөлназның исә йөзен кинәт кызыл бетчәләр тутырды.
— Мин мондый котсыз мәчеләрне гомердә дә күргәнем юк иде, хайван хуҗасына охшый, ди, үзең кебектер инде, — дип, кыз тизрәк ишеккә юнәлде.
— Гөлназ, мондый мәче авылда гына түгел, безнең районда да юк бит, телисеңме, мин аны сиңа туган көнеңә бүләк итәм, ул да сине ошатты бугай... — дип, Шәмси ай буе әзерләгән сүзләрен тезгәндә, кыздан җилләр искән иде.
— Син белмисең мәллә, Гөлназның мәчеләргә аллергия, әнә ютәлли, борыныннан агарга тотынды... — дип, эшнең нидә икәнен аңлатырга тотынды Айгөл.
— Хәзер сиңа да аллергиясе башланыр инде, — дип шаркылдап көлде Азат.
— Соң аның бөтен дәфтәрләре, көндәлеге мейн-кун сурәте белән тулган бит, ярата дип уйлаган идем, — дип сөмсере коелды Шәмсинең.
— Минекеләрендә үрмәкүч төшкән, әллә мине үрмәкүч ярата дип уйлыйсыңмы син, — дип, имән бармагын чигә тирәсендә биетте Рәмис.
Гөлназның туган көненә әзерләнгән бүләк планы чынга ашмый калды, мәче үсте, чыннан да бозау кадәр булды. Көне буе киерелеп ята бирде.
Тиздән Шәмсинең туган көне җитәсе иде — берәр яхшы бүләк, әйтик, телефон сорарга булыр дип уйланып куйды.
— Улым, без сиңа мәче алдык бит инде, 10 мең тора иде ул, әтиең үзенә аның кадәр бәягә куртка да алганы юк, шул булыр туган көнеңә бүләк, — дип, әнисе шаккатырды.
Әбисе акчалата булса да бирми калмас әле дип уйлавы да ялгыш булган:
— Улым, сиңа бирәсе акчаларымнан салым түлим бит, теркәлдем хәзер, теркәлдем, үзмәшгуль булып торам, туган көнеңә оекбаш булыр, — дигәч, Шәмсидә кинәт Гөлназның үзенә карата аллергия кузгалды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев