Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәзәк турында

Ак һәм кара юморның нәрсә икәнен мин шунда белдем.

Җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китә. Менә тагын беренче сентябрь килеп тә җиткән. Мин быел өченчегә барам. Әни уйларымны белгән кебек:

— Менә, әтисе, Камил өченчегә бара. Вакыт бик тиз үтә, тиздән ул зур егет булыр, — ди.

Әти дә минем кәефне күтәрергә тырышып:

— Шулай, әнисе, дөрес, — дигән була.

Мин аларны тыңлап тордым да:

— Шамил миннән бәхетлерәк, аңа әле мәктәпкә барырга тагын биш ел бар, — дидем.

Энемә рәхәт: укырга барасы юк, иркәләнеп өйдә ята. Тиздән балалар бакчасына йөри башлый. Анда миңа бик ошый иде. Ә мәктәптә тырышып укырга кирәк. Мәктәптә укыган җитми, өй эшләрен әзерлисе дә бар.

Әйткәнемчә, мин – өченче класс укучысы. Беркөн укытучыбыз математикадан өйгә искиткеч авыр мәсьәлә биргән иде. Мин ул мәсьәләне эшләмәдем. Әти эшләгән булыр иде, ләкин аңа күрсәтмәдем шул. Ул математиканы яхшы белә, югыйсә. Тәнәфестә Маратның дәфтәрен сорап алдым. Марат саран түгел — дәфтәрен бирде. Мәсьәләне күчереп утырганны апа күрде.

— Нишлисең, Камил? — дигән була укытучы.

— Маратның өй эшен тикшерәм, апа, — дидем, күз дә йоммый.

— Ярар, миңа эш тә калмый икән, — диде апа елмаеп.

Тапкырлыгым ярдәм итте, укытучы ачуланмады. Тапкыр булырга кирәк икән дип уйлап куйдым мин шунда.

Туган тел дәресен бик яратам. Туган телем — татар теле. Безне Эльвира Әнәсовна укыта. Без аңа хөрмәт белән Эльвира апа дип дәшәбез. Бик яшь булса да, тәҗрибәсе зур аның. Эльвира апа бик күпне белә. Беркөн шулай дәрестә мәкальләр, әйтемнәр турында сөйләштек.

— Әйт әле, Камил, «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән мәкальне син ничек аңлыйсың? — дип сорады апа.

— Бәрәңгедән ананас үсми бит, — дидем мин акыллы итеп.

— Бигрәк тапкыр җавап бирдең әле син, — диде апа, исе китеп.

Эх! Гел шулай тапкыр буласы иде дә бит! Ләкин кайчак ул минем файдага булмый. Беркөн шулай әни белән урамнан барабыз. Ялгыз гына яшәүче Нәсимә әби күршесеннән сөт алып чыгып килә. Тигез җирдә абынып егылды бит бу. Минем көлә-көлә эчем катты.

— Сөтен түкте, аның каравы акча тапты, — дидем, тапкырлыгым күрсәтеп.

Акча тапты дип егылган кешедән көләбез. Ул безнең малайлар арасында гадәткә кергән. Әни бирде кирәгемне.

— Башыңа тай типтеме әллә?! Тапкырлык түгел, юләрлек бу! — диде әни. — Кара юмор дип атала синең көлкең!

Менә шунда белдем инде ак һәм кара юмор барлыгын.

Ак кына булырга тиеш икән бит мәзәк. Бәхет, яктылык, яхшылык, изгелек, сөт, акбур кебек.

Кара мәзәк мәкерле була икән. Явызлык, кайгы, пычрак кебек дип аңлатты әнием. Ә сез белә идегезме ул? Белмәсәгез белегез инде менә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев