Макулатура
— Чормадан карарбыз, улым, анда, бәлки, бардыр китап-журналлар. И-и-и, безгә, мәктәптә укыганда, шешә, сөяк, каен бөресе, тагы әллә ниләр җыйдырталар иде әле. Кәгазьне генә җыярбыз, — дип тынычландырды макулатурага кәгазь сорап йөдәткән Шәмсине әнисе.
Чорма дигәннәреннән дә кәгазь аның кадәр күп чыкмады. Башкалар макулатураны капчыклап ташыганда, Шәмси бер пакет җыеп килмәс бит инде. Җитмәсә, директор линейка вакытында, иң күп макулатура алып килгән 5 укучыга футбол чемпионатына билет бирәбез, дип ышандырды. Месси, Роналду, Гризманн, Мертенсларның үзебезгә килеп туп типкәннәрен күрми калырга ярамас — ничек тә булса бишлеккә керергә кирәк, дип, эчтән генә план кора башлады Шәмси. Күрше-тирә карчыкларга кереп, «хәлләрен белешеп чыкты», яше җитмештән узган булса да, әле дә почта таратучы Мәүлия апага да гәҗит-журналлар «өләшергә булышты», соңыннан, болай гына эш пешмәячәген абайлагач, җиңү хакына дип, аз гына җинаятькә барырга булды.
Классташлары парта астында калдыргалый торган китапларны җыеп алды. Класс җитәкчеләре сыйныфка алып кереп куйган А4 кәгазьләрен пачкасы белән сумкасына шудырды («Аха, шәп үк арта бит монда!» — дип уйлады).
Булган-булган, әйдә яхшы ук булсын, дип, капчык төбенә бер кызыл кирпеч тә тондырды. Барыбер аны ачып карамаячаклар бит, үлчиләр дә бер күчкә ыргыталар, дип тынычландырды ул үзен.
Макулатураны мәктәпкә кадәр күрше егете Айратның әтисе атта алып менгезеште.
— Ну, егет, молодец үзең! Никадәр җыйгансың, бигрәк авыр, — дип мактап алды әле Сабир абый Шәмсине.
Үлчәү, теркәү, кем алып килгәнен язып кую эшенә җаваплы итеп җыештыручы Рәсимә апаны куйганнар икән. Ул, Шәмси уйлаганча, бөтен китергән кәгазьләрне, капчык-янчыкларын ачып тормый гына үлчәп, язып, читкә этәреп бара. «Үзе боргаланган вакытта артындагы кеше тапшырганнарны яңадан алып килеп үлчәтсәң дә, берни аңламас бу», — дип уйлады Шәмси. Юк, андый алдауга бармас егет. Менә бит — «үзе җыйды».
— Ай, Шәмси, булдыргансың! Үлчәү егәрлеге дә җитми монда, — дип мактарга да өлгермәде Рәсимә апа егетне, күз тиде — үлчәү ватылып чыкты. Мәктәп завучы Венера Миңнулловна каяндыр тиз арада кул үлчәве алып чыгып бирде.
— Рәсимә ханым, Шәмсинекен бүлеп, аерым пакетларга салып үлчик, бик авыр бит, — дип завучның әйтүенә Шәмси авып китә язды.
— Кирәкми, анда туксан алты килограмм. Мин барысын да үлчәп салдым бит, — дип мыгырдана башлаган егетне ишетүче генә булмады.
— Бу егетнекен 4-5 тапкыр үлчәсәң дә зыянга булмас, — дип боерды завуч, нидер сизенгәндәй...
Капчык ачылды. Классташларының югалган китаплары да табылды, башланмаган компьютер кәгазьләре дә пәйда булды, кызыл кирпеч тә килеп чыкты. Әлеге мәлдә Шәмсинең йөзе нәкъ шул кызыл кирпечне хәтерләтә иде. «Апа, минекенә кемдер салган, мин алмадым, салмадым аларны», — дияргә дә өлгермәде, завучның күз карашыннан ләм-мим булды. Гаепле иде бит.
Макулатураны иң күп итеп, һәр елдагыча, укытучы кызлары Эльвира һәм Руфия алып килгән, һе-е, нәрсәсенә шаккатасың ди: әнә капчыкларыннан «Казан утлары», «Идел», «Мәгариф» кебек калын-калын журналлар гына чыга. Гәҗит белән вакланып тормаган болар. Авыл китапханәчесе кызы Алсу да теге алтын бишлеккә эләкте. Узган ел китапханәдән шактый китап «списать» ителгән икән — файдасын күргәннәр. Югары очтагы Азат белән Ленар да чемпионатка бара булып чыкты. Алары кайдан җыеп бетергәндер — анысы кара урман.
Ә Шәмсигә җәза каты булды — бөтен мәктәп укучысының макулатурасын машинага төяште, өйде, җыйды, атна буе мәктәптә дежур торды.
Иң алдынгы 5 укучыга футбол чемпионатына вәгъдә ителгән билетлар тапшырылды. Шәмсинең, телевизорда туп тибүче Месси, Роналдуларны күреп, бугазына төер утырды. Диванда кырын ятып район гәҗите укучы әтисенә үпкәсен белдерми түзә алмады:
— Малаегызның зур җиңүләр яулавын теләсәгез, моннан соң «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас» кебек саллы журналларга язылыгыз, район гәҗите белән генә ерак китеп булмый, әти!
Алинә БИКМУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев