Көмеш кыңгырау

Мактанчык Мырыйнур

Мырыйнур шәһәрдән кайтты.

Аны күргәч, авыл мәчеләре барысы да «ах» итте. Үзе ябыккан — чыра кебек инде менә. Өстендәге күлмәге, чалбары ерты­лып, теткәләнеп беткән. Җитмәсә, нечкә муенына нә­зек чылбыр белән калай тычкан таккан булган.

—  Мырыйнур, ничек соң, шәһәрдә шәп яшәдең­ме?— дип сорады аннан Мыраугали исемле тук чы­райлы мәче.

—   Әйе, шулхәтле шәп яшәдем! Искиткеч! — дип җавап кайтарды Мырыйнур һәм баш бармагын югары тырпайтты.

—  Ашау ничек соң калада? — дип сүз катты Мыяубикә.— Ризыклар   һаман   да   талонга   гынамы?

—  Ашау — байларча! Көн саен балык: тозлысы, кипкәне, шулпада пешкәне...— дип санап китте Мы­рыйнур.

—   Ә тычканнар? Тычканнар бармы шәһәрдә? — диде Мыраугали, төкерекләрен көчкә йотып.

—   Көн саен ашадым аларны: каклаганнарын, кыздырылганнарын...

—   Шәһәрдә дә яшәргә була икән, алайса?! — диде Мыяубикә.

—   Әлбәттә, әлбәттә!—диде Мырыйнур.— Әле ни­чек кенә яшәп була! Көн саен сөт эчтем: сыерныкын, кәҗәнекен, күгәрченнекен... Каймакларны әйтәсе дә юк!

Авыл мәчеләре телләрен чыгарып, иреннәрен ялма­нып алдылар.

—   Шәһәр — шәһәр инде! Хәерче авыл түгел,— диде Мырыйнур.

Авыл мәчеләренең берсенең дә шәһәрдә булганна­ры юк иде шул. Шуңа күрә алар бердәм көрсенеп куйдылар.

—   Шәһәр — оҗмах ул!—диде Мырыйнур, үзен шаккатып, авызларын зур ачып тыңлаучыларга күңе­ле тагын да булып.

Шулвакыт Мияугөл исемле мәче каяндыр зур тә­линкәгә салып сөт алып килде. Авыл мәчеләре дәррәү сөт эчәргә керештеләр.

Мырыйнурның авызыннан сулар килде.

—  Дөресен генә әйткәндә, — диде ул,— минем күптән җүнләп ашаган-эчкән юк инде!..

Авыл мәчеләре тәмләп сөт чөмерү белән мәшгуль иделәр, алар Мырыйнурның ошбу сүзләрен ишетмә­деләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: