Үлән урманы
Әйдә, Әхәт, ишегалдында урман үстерәбез!
Миләүшә, мөһим эше бар сыман, өй турыларындагы ком өемендә уенчык машинасы белән мәш килеп уйнап йөрүче Әхәт янына килеп басты. Әхәт күтәрелеп карамаска тырышты кызга, чөнки белә: Миләүшә ни дә булса уйлап чыгарырга оста, төрле сорау биреп аптыратып бетерә.
— Әхәт, беләсеңме, агачлар ничек зур булып үсә?
— Каян белим, — диде Әхәт, бу кызыйдан котылып булмасын аңлап. — Мин бит быел беренче сыйныфка гына керәм. Әбием әйтә, мәктәптә бөтенесенә өйрәтәләр, ди. Агачларның нигә зур булып үсүен дә өйрәтерләр.
— Урманның ничек үсүен дәме?
— Урманны да инде...
— Син мәктәпне көтеп яткан арада, мин инде боларны белдем, — диде Миләүшә Әхәтне ирештергән кыяфәт белән. — Әтием әйтте.
— Әбием әйтә, бөтен нәрсә дә Ходай кулында, ди. Шулай булгач...
— Анысы дөрес, минем әнием дә шулай диде. Тик әйт әле, урман ничек урман була?
— Белмим дидем бит инде.
Әхәт читкәрәк китмәкче булган иде, кыз аның каршысына ук килеп басты.
— Ә син бел, уйла.
— Соң, сиңа да әтиең генә әйткән ич. Белгәч, миңа да сөйлә. Миләүшә, аңлатырга теләп, бармакларын бөгә-бөгә тезеп китте:
— Башта орлык була. Кеп-кечкенә орлыклар. Дөге, карабодай ярмасы кебек... Күргәнең бармы?
— Булмыйча. Ботка пешерәләр ярмадан. Яратмыйм шул ботка ашауны. Өйдә ачуланып кына торалар шуның өчен.
— Мин дә яратмыйм шул, — диде Миләүшә, Әхәтнең хәленә кереп. — Ботка турында әйтмим лә мин, агачларның ничек үсүен сөйлисе идем.
— Сөйлә инде тизрәк, алайса. — Әхәт машинасы янына чүгәләде.
— Тыңла. Башта орлык була. Ул агачтан очып кына төшә дә коелган яфраклар астында күмелеп кала. Шунда кышны чыга. Аңа һич тә суык булмый икән, яфраклар каплап куйгач. Яз җиткәч, дымлы җирдә шытып чыга. Аннан кояш нурларында җылынып, яңгыр суларын эчеп үсә дә үсә, үсә дә үсә. Үсә торгач, зу-ур агач булып җитә. Күп агачлар үсеп җиткәч, урман була. Белдеңме инде?!
— Белдем, — диде Әхәт, артык исе китмәгән төстә. — Мин моны беләм, сиңа әйтмичә генә торган идем. Су сипкән саен, үсемлекләр шәбрәк үсәләр ул.
Миләүшә, бераз тын торгач, сер әйткәндәй пышылдый язып сөйләп китте.
— Әйдә, Әхәт, ишегалдында урман үстерәбез!
— Нинди урман?
— Ишегалдындагы үләннәргә су сибә башлыйбыз. Күп итеп. Көн саен, көн саен...
— Нигә? — дип кызыксынып сорады Әхәт.
— Шушы Әхәтне... — диде Миләүшә, ачуланып. — Һич кенә дә аңламыйсың. Без су сипкән саен, үләннәр үсә торачак. Үсә-үсә алар зу-ур булырлар. Агачлар кебек. Үлән урманы үстерәбез дә тырыс алып кына җиләккә йөриячәкбез шунда.
Әхәт тагын аңламый, сорау биреп ташлады:
— Нигә инде ул тырыс?
— Их, Әхәт, белмисең шул син! Урман читендә җиләкләр пешеп торыр, без шуны җыеп алырбыз да барысын да җиләк белән сыйларбыз. Кызыкмы?! Хәзер мин су сипкечне генә алып чыгам да...
Миләүшә, Әхәтнең җавабын да көтмичә, өйләренә йөгереп кереп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев