Көмеш кыңгырау

Ләлә белән Арыслан

Ләлә, урамга чыгуга, каршы як капкасы төбендә басып тор­ган ят малайны күреп алды.

Башына килгән беренче уе «кем бу?» соравы булса, икенчесе — тизрәк өенә кире кереп китү иде. Яратып бетерми малай-шалайны Ләлә. Үзләре сугышалар, үзләре әләкләшәләр. Шулай да кызыксынуы җиңде, калды кап­ка төбендә. Мәликә әбиләргә кайткан кунак малаедыр инде. Аларга шәһәрдән еш кайта кунаклар. Тик бу малайны берен­че күрүе Ләләнең. Кыз белә инде: шәһәр малайлары кылтык була алар. Үзләре, җигүле ат күрсәләр, арбасына ничек менәргә белмичә аптырап калалар, арба артына тотынып та бара алмый­лар әле, үзләре мактанырга яраталар. Имеш, шәһәрдә ваннада гына йөзеп яталар. Имеш, анда зоопаркка йөриләр. Зоопаркта ни бар дигәч, әтәчләр күрдек, бәләкәй атлар, диләр. Ләлә көлеп үлә язды. «Монда көн саен зоопарк, — ди әтисе. — Ишегалдына чыксаң, барысы да бар: сыер, сарык, кәҗә, әнә уйнаклап ко­лын чабып йөри әнкәсе янында. Тагын каз, үрдәк, тавык...» Бу малайның да шулай мактанып, тәкәбберләнеп сөйләнүен ишетәсе килеп тормый әле! Ләлә кереп китәргә җыенып беткән иде инде, капкадан Мәликә әби килеп чыкты. Кулында — тал­чыбыктан үргән тирән кәрзин. Кәрзин эчендә каз бәбкәләренең пип-пи-пип килүе ишетелә. Бәбкәләр беренче мәртәбә шулай зур сәфәргә чыгуларына куанышалар, ду киләләр. Мондый кызык тамашаны ничек ташлап кереп китәсең? Ләлә, дөньясын оны­тып, Мәликә әбинең һәр хәрәкәтен, һәр адымын күзәтә башла­ды. Теге малай шундук хәтердән чыкты. Малай-шалай кайгы­сымы мондый чакта!

Мәликә әби, урам почмагындагы матур чирәмлеккә җиткәч, кәрзинен сак кына яшел үлән өстенә куйды. Бисмилласын әйтеп, кәрзиннән сары йомшак бәбкәләрне, берәмтекләп алып, күпереп үскән чирәм өстенә җибәрә башлады. Җиргә аяк басу­га, бәбкәләр ни генә кыланмыйлар! Нәни канатларын җилпи-җилпи очарга маташалармы шунда. И очыналар, и очыналар, үзләре аякларында да ныклап тора алмыйлар югыйсә. Артла­рына чүгеп-чүгеп куялар, бер-берсенә нечкә муеннарын сузып нидер әйтәләр, сөйләнәләр, бер-берсен тыңлап та карамыйлар — һәркайсы үзенекен пипелди. Исләренә килеп, нәни томшыклары белән сусыл яшел үлән чемченергә азапланалар, үләнне өзә ал­мыйча тарткалыйлар, артларына егылып китәләр. Үзләре һаман сөйләнгән булалар. Ул арада, каң-гак килеп, капкадан ана каз белән ата каз килеп чыкты. Аларны моңарчы чыгармый торган­нардыр инде.

Ләлә үзе дә сизмәстән каршы якка — бәбкәләр янына чыгып бара икән, казларны күргәч, урам уртасында шып басып калды. Курка ул ата каздан.

Ана каз бернәрсәгә күз салмый, нечкә муенын алга сузып, вак, җитез адымнар белән бәбкәләре янына ашыкты. Ата каз исә бер урында тыпыр-тыпыр әйләнеп алды. Олы канатларын җилпеп, урамны күзәтеп алгандай итте, күзе урам уртасында басып торган Лэләгә төште, шул гына кирәк дигәндәй, кыйгак-кыйгак кычкы­рып, кызга таба йөгерә башлады.

Ләләнең аяклары җиргә берегеп калдымыни?! Кымшана ал­мый тик тора. Ичмасам, Мәликә әби дә карамый бу якка, бәбкәләр белән әвәрә килә. Кычкырып елап җибәрсә инде... Томырылып килгән ата каз бик тиз якынлаша шул аңа. Кызның күзеннән яшь атылып чыкты, ул озын керфекләрен түбән төшерде, елап җибәрергә әзерләнеп, кечкенә иреннәрен бөрештереп куйды.

Инде елап җибәрәм дигәндә, кискен тавыш ишетелде:

— Кая барасың, явыз! Көш-көш, синең бәбкәләрең монда түгел, әнә әби янына йөгер!

Кыз күзләрен ачты. Кай арада теге малай ата казның юлы­на каршы төшеп өлгергән диген. Кулында — Мәликә әбинең тилгән-карга куарга дип әзерләгән шыштырдавык бәйләнгән та­ягы. Малай, куркуның ни икәнен дә белмәгән сыман, таягын җилләнеп селки-селки, ата казны читкә куып алып китте. Ата каз, бик тә зур эш башкарган кыяфәттә ана каз янына ук килеп, каң-гак килеп каңгылдый, нидер аңлата башлады. Мактанчык икәне әллә каян күренеп тора үзенең. «Ярый әле күреп калдым. Бер кызый бәбкәләрне алып китмәкче иде, пыр туздырып куып җибәрдем. Әгәр теге җүнсез малай юлыма каршы төшмәсә, ая­гын чукып алырга да күп сорамас идем...» — ди торгандыр инде. Ата каз чыннан да шулай дисә, алдакчы икән! Алдашу ярый­мы соң инде? Ләләнең бәбкәләргә якыннан гына карап торасы килгән иде бит.

Ул арада кунак малай Ләлә янына ук килеп басты.

—   Курыктыңмы? — дип сорады ул ачык тавыш белән, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп та куйды.

Күрдеңме, ата казны мин ничек куып җибәрдем, дип макта­на башлый инде хәзер. Мактану һич тә килешми. Моны әтисе гел әйтә аңа. Мактанчык, кылтык кешедән рәт чыкмый, ди. Рәт дигәнен белеп бетерми Ләлә, әмма андый кешеләрнең әйбәт үк булмау ихтималын чамалый. Әтисенең иң сөймәгәне исә — ал­дашу. Ләлә дә шундый начар сыйфатларны яратмый. Малайга җавап кайтармый булмый.

—  Курык...тым шул. — «Курыкмадым» дия язды тагын, оя­лып, күзләрен читкә алды.

—  Мин булганда, син курыкма! һи, мактанчык ич бу!

Малай сөйләнүен белә.

—  Синең исемең ничек? Минеке — Арслан.

Аның исемен сораган кеше дә юк әле монда. Шулай да кыз җавап кайтарды:

— Ләлә минем исемем.

Ләлә?.. Ә ни дигән сүз ул?! Ләлә аптырап калды.

—  Ничек инде? Минем исемем Ләлә! Менә шул.

—  Исем болай гына булмый ул. Ышанмасаң, әнидән сорый быз. Минем исемем Арслан. Кыю, җитез, көчсезләрне яклаучы дигән сүз. Синең арыслан дигән җанварны күргәнең бармы?

Телевизордан күп тапкырлар күрде Ләлә арыслан дигән җанварны. Аңа хәтта куркыныч булып китте. Ул арыслан дигән җанвар бер бәләкәй генә болан баласын эләктереп, сыртына са­лып элдертте. Кызның күзләрендә курку күреп, Арслан тагын елмайды.

— Курыкма, Ләлә, мин бит башкаларны яклый торган Арслан. Әбием әйтә, син әйбәт бала булып үссен өчен, шундый исем куш­тык, ди. Мин көчсезләрне һәрчак яклыйм. Бакчада кызларны берәр малай елата башласа, шундук ул малайны бөтереп салам.

— Әтием, сугышу әйбәт эш түгел, ди. Мактанма! Арслан аптырап калды:

—  Мин бит сугышмыйм, яклыйм гына! — диде ул, күзләрен зур ачып. — Менә бүген сине яклаган кебек... Егет кеше мактан­мый ул. Әбием гел әйтә моны миңа.

Лэләгә Арсланның сүзләре ошады. Малай исә кыю, һаман со­рашуын белә:

—  Шулай да әйт инде, Ләлә ни дигән сүз?

Менә бәла: Ләлә үзенең исеменең нинди сүз булуын әллә бел­ми, әллә ата каз белән булган вакыйгадан соң онытып җибәрде, ул кырт кына өйләренә таба борылды.

—  Кая киттең, Ләлә? — диде Арслан, күңелсезләнеп.

— Исемемнең нинди сүз икәнен белмим бит. Өйгә кереп, әнидән сорап чыгам.

—  Мин дә керимме?

—  Әйдә, алайса...

Ләләнең әнисе ишегалдында кер элеп йөри иде. Ләлә аның янына йөгерде, килгән уңайга:

—  Әнием, Ләлә нинди сүз була ул? — дип сорады.

Әнисе, аптырап, бер кызына, бер таныш түгел малайга күз ташлады, көлемсерәп җавап бирде:

— Ләлә синең исемең ич инде. Бик матур сүз ул.

Ләләне бу җавап канәгатьләндермәде.

— Менә бу малайның исеме Арслан. Мәликә әбиләргә кунакка кайткан ул. Кыю, көчле, кызларны яклаучы икән Арслан дигән исем. Ләлә ни дигән сүз, дип сорый миннән...

—  Ә-ә, аны әйтәсең икән, кызым. Хәзерге балалар... белмәгән­нәре юк... — дип көлеп җибәрде әнисе. — Синең исемеңне ләлә чәчәге исеменнән алдык. Яз көне, ләлә чәчәк аткан чакта туган идең. Әтиең сине, алтынсу чәчләреңнән сыйпап, сары ләләм дип кенә йөртә. Сары ләлә — муллык, уңганлык, матурлык билгесе.

Ләләнең йөзенә елмаю җәелде.

—  Белдеңме инде минем исемне? — диде ул Арсланга. — Ма­тур бит!

Мактана төшүен сизеп, керфекләрен түбән төшерде. Битенә кызыллык йөгерде.

Арслан да шат иде. Ләләнең исеме дә, үзе дә аңа бик ошый иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: