Көзге кыйпылчыгы
Һәркемнең матур буласы килә...
КӨЗГЕ КЫЙПЫЛЧЫГЫ
Һәркемнең матур буласы килә. Хәер, матур буласы килү бер нәрсә, ә менә матур булырга тырышу?! Анысы инде, дускайларым, икенче нәрсә! Көзге яныннан бер дә китми торган бер кызыйны белә идем мин. Шул кыз көн бизәнә иде, төн бизәнә иде, исемнәрен мин белеп бетермәгән әллә нинди иннек-кершәннәргә, ислемайларга «коена» иде. Өйдә бер эш тә эшләми. Әнисе ух-вах килә. Тегендә чаба, монда йөгерә...
Ә бу? Бу — Көзге каршында утыра. Бизәнә. Беркөнне көзгедәге сурәтенә бик текәлеп карап утырды-утырды да бу, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып җыру сузып җибәрде:
- Мин матур, мин чибәр!
Мин гүзәл, мин сылу!
Минем кебекләр бүтән
Бу дөньяда юктыр ул!
Мин чибәр...
Сабыр гына тыңлап торды-торды да Көзге, үз-үзен тыя алмыйча:
— Син бик ямьсез кыз!—дип әйтеп ташлады моңа.
...Мин мату-у-ур...
Кызыкай телсез-өнсез калды. Аның булган матурлыгын шул мизгел эчендә яңгыр юып алдымыни!
— Ә син... ә син...— дип нидер әйтмәкче иде кызыкай...
— Мин — Көзге!—диде аңа Көзге тыныч кына.
— Юк, син Көзге түгел, син — җүләр!—дип чәрелдәде кызый һәм, ярсуына чыдый алмыйча, кулына эләккән ислемай шешәсен Көзгегә ыргытты.
— Көзгегә үпкәләмә!—дип кычкырып өлгерде Көзге һәм, вак-вак кыйпылчыкларга таркалып, чылтырап идәнгә коелды...
Мин — менә шул Көзгенең бер Кыйпылчыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев