Көмеш кыңгырау

Кызыл пальто

Фәнилә белән Зәлия урам аша күршеләр. Икесе дә 4 нче сыйныфта укыйлар. Бергә уйныйлар.

Кыш башлану белән Зәлиягә әниләре бик матур кызыл пальто алып бирделәр. Фәнилә абыйсыннан калган кара кучкыл төстәге пальтосын болай да бик яратып кими иде, Зәлиянеке янында инде бөтенләй иске, ямьсез күренә сыман. Бернишләр хәле юк Фәниләнең: әнисенең берүзенә өч бала, барысына да җиткерергә кирәк. Шулай да, Зәлиянеке төсле кызыл пальто турында хыялланмаган бер көне дә юк.  Чынлап теләсәң, теләк кабул була дигәнне ишеткәне бар иде, инде менә  ныклап шуңа инанды. Кичә әнисе аңа да нәкъ Зәлиянеке төсле кып-кызыл пальто алып кайтты! Фәнилә бу матур пальтоны бер киде, бер салды.  Кич буе яңа пальтосын киеп биеде, җырлады. Азак, саласы килмичә, йокларга да киеп ятты хәтта. 
Уйнарга чыккач, пальтосы пычранудан куркып, утырыбрак торырга тырышты Фәнилә. Үзләре ясаган таудан да шумады, карбабай да ясамады. Зәлия ни, уйлап та бирми, уйный рәхәтләнеп. Монысы пычранса, хәзер икенчесен алып бирчәкләр аңа! Дустының уйнавын күзәтеп утыру да рәхәт иде бүген Фәниләгә.  
Кич житеп караңгы төшә башлагач кына кереп китте кызлар өйләренә. Керер алдыннан, гадәттәгечә, бер-берсенең өсләрен кагыштылар. Бер бөртек кары булмаса да Зәлия дә Фәниләнең  пальтосын каккалаган булды.
-Кара-кара! Синең пальтоңның түшендә чигүе бар! 
-Әйе шул, - диде Фәнилә, дусты алдында кыенсынгандай. – Синекенә чигәргә оныттылыр микәнни соң?
Зәлия, жавап биреп тормады, авызын җәеп елап жибәрде һәм йөгереп кереп китте. Фәнилә дә бераз аның артыннан кызганып карап торды да өйләренә юнәлде. Кич буе елаячак инде Зәлия. Ул шулай гел елап җиңә, әниләреннән үзе теләгәнне эшләтми калмый. Әллә Зәлия белән пальтоларны алышыргамы соң, дип уйлады ул керә керешли. Фәниләгә ни, ул чаклы чигүле үк булмаса да ярый. Абыйсыннан калган кара пальто түгел инде барыбер! Зәлия гел яхшыдан киенеп өйрәнгән шул. 
Фәнилә кергәндә әнисе кичке ашны өлгертеп йөри иде. Җыйнаулашып ашарга утырдылар. Аш та бик тәмле, әнисенең дә кәефе шәп иде. Фәнилә, озакка сузмый, аңа пальто алышу хакында сөйләп карарга булды. Алар күп вакыт икесе бер төрле уйлыйлар. Бу юлы да аңламый калмас әнисе. Тик, шул вакыт урам капкасының шапылдап ябылганы ишетелде. Ул да түгел ишекне умырып ачып Зәлиянең әнисе килеп керде. Ул бик каты тиргәнеп, кергән уңайга, кулындагы әйберсен Фәниләгә таба ыргытты. Бу Зәлиянең кызыл пальтосы иде.
-Хараплар гына  иткән жан кебек өр-яңа пәлтәне! Күзең чыккан идемени! Ә-ә-ә! Син аны юри шулай эшләгәнсең! Сизә идем мин синең Зәлиянең пәлтәсенә кызыгып йөргәнеңне! Син аны юри дегеткә утырткансың! Караң инде, менә ни хәлгә төшкән пәлтәсе! Гел каныктың шул Зәлиянең әйберләренә!  
Чынлап та, пальтоның итәгенә ниндидер кара тап тигән икән. Тик Фәниләнең ни гаебе бар монда? Ничек инде кешене, күрәләтә, пычракка утыртып була? Кыз бер әнисенә, бер абыйсына карап яклау эзләде. Тик алар да, аның кебек, бу хәлгә шаккатып, өнсез калганнар. Фәнилә бар ихтыяр көчен җыеп, үзен үзе якларга булды:
-Мин утырып кына тордым, ул үзе төрле җирдә аунап уйнады бит! - Тик ничек килеп кергән, шулай котырып чыгып китеп баручы хатын аны ишетмәде дә. Капка төбенә житкәч тә әле аның ярсып-ярсып кычкырынганы ишетелде:
-Теләсәгез нишләтегез, иртәгәгә пәлтә чиста булсын!
Өйдә тынлык урнашты. Бик озак шул тынлыкта утырдылар. Фәнилә түзмәде кинәт кычкырып елап жибәрде.
-Мин тимәдем аңа! Ул үзе минем пәлтәдәге чигүгә кызыкты! Ул үзе юри әнисенә алдашкан! 
Пальтога чынлап та дегет буялган булып чыкты. Әнисе ничек кенә тырышса да, бетерә алмады. Тап әлләни зур булмаса да, барыбер беленеп, пальтоның матурлыгын бетереп тора иде. Абыйсы  әлләниләр белән кырып та карады. Юк, бетмәгәч бетмәде тап! Әнисенең бу бетмәс дегет табына гаҗизләнеп карап утыруын күреп, нишләргә белмәде Фәнилә. Бер гаебе булмаса да, әнисе алдында үзен гаепле итеп тойды. 
-Әни, бу дегет барыбер бетмәс, әнә минем пальтоны кертик тә бирик, кисен рәхәтләнеп! 
Әнисе дә, күрәсең, аптыраганнан шул ук уйны уйлап торган, кызының бу кискен карарына шундук ризалашты.
-Әле бар гомерең алда, балакаем, гел болай булмасбыз. Пәлтәнең әлләнинди матурларын киярсең, Ходайдан язган булса. – Шулай дип, Фәниләнең чөйдә эленеп, өйне ямьләп торган кызыл пальтосын төреп алып күршеләргә кереп китте.
Икенче көнне мәктәпкә Фәнилә дегеткә буялган пальтода, ә Зәлия исә түше чигүеле  чип-чиста пальтода бардылар. Фәниләнең Зәлия пальтосын киеп килүен классташлары үзләренчә аңлады. Класс житәкчеләре дә Зәлияне мактап алды:
-Дустың турында кайгыртуың яхшы булган. Кешеләр шулай бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Һәрбер яхшылык кире үзеңә әйләнеп кайта бит. Фәниләнең шундый ярдәмчел дусты булуына мин бик шат.
Бу сүзләрдән соң, Зәлия, барысын да гаҗәпкә калдырып, акырып елый-елый класстан чыгып йөгерде.
Фатыйма Гыйльметдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: