Кызыл фәс хәйләсе
Шәһәр читендәге урманда кызыл фәсле тукран яши.
Тукылдаган тавышыннан ерактан ук таный аны Алинә. Янына ук килеп, күп тапкырлар күзәткәне бар аның бу кошны. Кичә тукранның каен суын эчкәнен дә күрде хәтта. «Ничек инде тукран каен суы эчә алсын», — дисезме? «Балтасы да, очлы пәкесе дә юк бит аның», — дип тә өстәрсез. Нишләп булмасын, кызыл фәсле тукранның пәкесе бар. Очлы томшыгы пәкедән бер дә ким түгел. Гадәттә, тукран, корыган кәүсәләрне томшыгы белән тишкәләп, агач корты чүпли. Ә кичә Кызыл фәс бер каенны чукыпмы-чукый иде. Тукылдый да тынып кала, тукылдый да тынып кала. Каен төбенә үк килеп күзәтте моны Алинә.
Ә бүген Алинә тагын бер ачыш ясады. Кызның үзенә таба якынайганын күргәч, Кызыл фәс тукылдавыннан туктады да, саесканныкы сыман тавыш чыгарып, әрле-бирле очып йөри башлады. Кызыл фәснең болай кычкырганын бер дә ишеткәне юк иде Алинәнең. «Бу кызны кызык итим, мине саескан дип белсен әле»,— диюеме икән әллә Кызыл фәснең?!
Тукран шулай әрле-бирле очты да, канатларын җәеп, сукмак читендәге усак агачына таба атылды һәм шундук күздән дә югалды. Кызыл фәснең бер дә болай тынгысызланганы юк иде, аңа нәрсәдер булган дип уйлады кыз. Ул, тукранны эзләп, усак янына атлады. Тик кош усакта да, якындагы агачларда да күренмәде.
Шулчак Алинә каядыр югарыда чыркылдашкан тавышлар ишетте. Агач башын күпме генә җентекләп караса да, бер генә җан иясен дә күрә алмады. Ә тавышлар һаман ишетелә. Алинә, аптырап, усакка колагын куйды. Менә кайдан килә икән ул нәни кош тавышлары. Әнә бит усакның өске ботагы астында түгәрәк тишек бар — Кызыл фәснең оясы!
Хәйләкәр дә инде бу Кызыл фәс! Саескандай тавыш чыгарып, әрле-бирле оча-оча эз югалткан икән бит. Нарасый кошкай ларының кайдалыгын белмәсеннәр, янәсе. Их, күрәсе иде шуларны сыңар күз белән булса да. Чәнчә бармак белән булса да тотып карыйсы иде.
Күрсәтер әле аларны Кызыл Фәс, киләсе язда каен суын бергәләп эчәрләр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев