Көмеш кыңгырау

Кызарган алмалар

Эшкә китәр алдыннан Резидәгә әнисе акча биреп кал­дырды. —  Кибеткә матур алмалар кайтарганнар икән, кызым, ба­рып алырсың, —диде. Бармыймы соң, алма дигәндә, әллә кайларга да барырга риза Резидә.

Сатучы апасы берсеннән-берсе эре, алсу-кызыл алмалар­ны үлчәп, кызның сумкасына салды.

Олы урамны үтеп, үз тыкрыкларына борылыйм дигәндә генә, аңа берәү эндәште:

—  Резидә сеңлем, Кәбир абзыйларыңа йөгереп кенә барып килче. Авыл Советына чакыралар, диген.

Күрше апа икән, авыл Советында кизү торуыдыр. Кәбир абзыйлар берничә йорт аркылы гына, «эһ» дигәнче әйләнеп чыга аны Резидә.

Өйалды ишеген яртылаш ачып, башта ул шуннан гына дәшеп карады. Тавыш-тын ишетелмәгәч, эчкә узды. Узды да, нәрсәгәдер сөртенгәндәй, бусага төбендә тукталып калды.

—  Гөлчирә! — дип пышылдады ул үз-үзенә.

—  Резидә, синме? — Түр яктагы диванда ятып торган Гөлчирәнең сөенечтән дулкынланган тавышы ишетелде. — Килерсез дип көткән идем, рәхмәт инде сиңа...

Резидә тыштан елмаерга азаплана, ә эчтән үзен үзе битәрли иде. Ничек оныттылар алар сыйныфташларын, ник аның хәлен белеп чыгу турындагы уй берәүнең дә башына килмәде икән?

Гөлчирә, егылып, аягын имгәткән иде, инде шактыйдан гипсланган килеш ята. Уку вакыты булса, онытмаган булырлар иде инде аны иптәшләре. Каникулда һәркемнең үз мәшәкате шул.

Резидә тиз генә үзен кулга алып өлгерде, хәзер инде, ихластан елмаеп, сыйныфташы янына килеп утырды.

—  Ачуланма инде, озак киленми торылды, — диде ул ягымлы тавыш белән. Аннары, озын-озак уйлап тормастан, кулындагы төргәкне иптәшенә сузды: — Мә, ал, бу сиңа!

—  Алмалар кызарган да икән инде, — дип куйды Гөлчирә, сөенү катыш гаҗәпләнеп. — Шактыйдан бирле ятам шул...

Резидәнең исә ике бит алмасы да кызарып яна кебек иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: