Көмеш кыңгырау

Кыйгак

17нче августта язучы Вакыйф Нуриевның туган көне. Аның «Кыйгак» исемле истәлек-хәтирәсен укыгыз әле.

Безнең балачак каз көтүе көтеп үтте. Әнә су буе — каз туе. Ул «кызыл тәпиләр»гә рәхәт. Көн буена коеналар, үлән ашыйлар, суны чупырдатып уйныйлар. Ә мин — пост­та. Тау башындагы арыш кырын саклыйм. Казлар басуга керсә — эш харап. Амбар мөдире Фәрт абыйның күзе очлы. Шунда ук килеп җитә дә казларны «кулга ала» һәм тәрәзәләре томаланган караңгы сарайга яба. И жәллим дә инде шунда эләккән казларны. Дөм караңгыда кичкә кадәр суга тилмереп, ачка интегеп ятарга мәҗбүр ул бичаракай­лар. Ә кичен иреккә чыгарылган каз тәмам миңгерәгән була. Аның күзе күрми. Ул кая барасын да белми. Авылны яңгыратып әле тегендә, әле монда адашып калган ялгыз каз кычкыра. Үзәкләр өзелә. Ә бер тапкыр ми­нем аркада япты аларны Фәрт абый.

Безнең казлар ишле булып, мин көтү чи­ратына 5-6 көн рәттән чыгарга мәҗбүр. Соңгы көнне, күңелем ымсынып, елганың теге ягындагы болынга җир җиләге җыярга чык­тым. Кып-кызыл, эре-эре җиләкләрдән аеры­лып буламыни. Мавыгып киткәнмен. Кояш кыздыра, эссегә чыдар хәл юк. Берочтан су коенып алдым. Казлар кычкырган тавышка сискәнеп башымны күтәрсәм, Фәрт абый эшкә керешкән. Чаптым. Аякларым җиргә әллә тия, әллә юк. Казларны коткарам, имеш. Ни ялын­дым, ни ялвардым Фәрт абыйга. Юк, тәки япты мескенкәйләрне. Сарай ишеген бикләгәндә, казларның тилмереп каңгылдаулары бәгырь­не телгәләде. Бер-ике башак өчен... Нинди җәза!..

Хәзер инде авылда казлар ишле түгел. Бер ояда — бер-ике бәбкә. Нишләптер авылның «кулы китте». Болынны да сукаладылар. Елга да кипте. Теге сарай да җимерелде. Фәрт абый да юк. Тагын бик күп нәрсә юк авылда. Җыярга — җиләк, коенырга су юк. Минем кебек каз көтүче борынына-битенә мул итеп сипкел сибелгән почык борынлы малайлар да юк. Ә менә кайчандыр гөнаһсыз казлар­ның тилмереп карауларына, ачыргаланып кычкыруларына савылып калган газиз йөрәк бар. Ул тибә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 август 2021 - 20:10
    Без имени
    Факыйф, бу язманны укыгач минем дэ шул казларны тау башыннан куып йогереп чабып йоргэн бала вакытлар искэ тоште. Кунелле иде безнен балачак, эйеме. Без колхоз бэрэнгесе казыган басуга килеп, учак ягып безгэ бэрэнгелэр пешереп ашата иден. Колдэ пешкэн бэрэнгенен тэмнэре килеп китте авызда. Хэзер бэрэнгесен пешерсэн дэ, ашарга эти белэн энине кайтарып булмый. Купме хэтирэлэр. Рэхмэт.