Кытайча исәнләштек
Фатыйма Гыйльметдинова – Башкортостанда яшәп иҗат итүче язучы. Быел ул Ябык әдәби бәйгедә «Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясендә III урынны яулады. Бүген сезнең игътибарыгызга аның хикәяләрен тәкъдим итәбез.
Без класста бишәүбез. Өч малай, ике кыз. Әлфис белән Әлгиз - игезәкләр. Тагын Илназ исемле малай бар. Ә кызлар— Гөлшат һәм мин. Исемем Гөлчәчәк.
Көн дә иртән укытучы апабызны:
—И- сән- ме-се- е- з!—дип каршы алабыз.
Кайбер көнне «Здравствуйте!», кайбер көнне «Һаумыһыгыҙ!» дип әйтәбез, кайбер көнне, дәшми генә, солдатларча честь биреп каршылыйбыз. Ә беркөнне без апаны кызык итәргә булдык. Дәрескә кыңгырау шалтырау белән, шкафларга кереп качтык. Артта, стена янында, тезелеп торалар алар. Һәрберебез киемен үз шкафына элә. Баш киеме куярга да урыны бар, ачар өчен кул сыешлы түгәрәге дә. Шкафлар уңайлы.
Әнә шуларга кереп качтык та, теге кул сыешлы түгәрәкләр аша күзәтеп, тын да алмый утырабыз. Апа нишләр икән? Безне килмәгәннәр дип уйлый инде ул!
—Исәнмесез, балалар!—дип килеп керде дә, апабыз, буш парталарны күреп, аптырап калды.
—Беркем дә юк?—дип шаккатты ул,—Кайда микән минем Гөлшат белән Гөлчәчәгем? Илназ, Әлфис, Әлгизем кайда икән!
Әлгиз шәп качкан, сүз дә юк. Илназ туктаусыз танау тарта. Гөлшат белән минем тыелып көлә-көлә хәлләр бетте. Әлфиснең бер аягы шкаф эченә сыеп бетмәгән бетүен, тик аның тавыш-тыны юк. Апа һаман берни сизми, аптырап сөйләнүен дәвам итә:
—Кемне укытам инде? Бик кызыклы әкият тә укырмын дигән идем.
Бу урында Әлгиз түзмәде, «эх!» дип куйды.
Апа һаман сизми!
—Булмаса, мин 2нче класс укучыларын алып керим әле. Әкиятне аларга укырмын,—дип, апаның ишеккә борылуы булды, без бишебез биш шкафтан идәнгә тәгәрәдек. Апабыз аһ итте.
Ярый әле вакытында чыгып күренеп өлгердек! Утырырлар иде бугай 2нче класслар безнең апага карап, безнең әкиятне тыңлап!
Икенче көнне апаны нык яхшы итеп каршы алырга булдык. Әлфис белән Әлгиз кытайча өч сүз беләбез диделәр. (Татарча да, урысча да, башкортча да булмагач, кытайчадыр инде.) Сүзләр болай: «Гутен таг*», «Ауфвидерзейн»—исәнләшү-саубуллашу сүзләре икән. Ә өченче сүзне мәктәпкә килгәнче онытканнар малайлар, исләренә төшерә алмадылар.
Беренче дәрескә кыңгырау шалтырады. Без тын калдык. Эчтән генә теге сүзләрне кабатладык.
Ишектән апабыз күренүгә бертавыштан:
—Ауфвидерзейн*!—дип сәламләдек.
Ул арада Әлфис теге өченче сүзне дә исенә төшерде.
—Хэнде Хох*!—дип бар көченә кычкырды ул, исенә төшергәнгә чын күңелдән сөенеп.
Фатыйма Гыйльметдинова
*Guten Tag-(нем.)Гутен Таг— добрый день
*Auf Wiedersehen –Ауфвиедерзейн— до свидания
*Hände hoch –Хэнде Хох— руки вверх
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев