Көмеш кыңгырау

Кышның беренче көне

Әхәтнең, иртән торып тәрәзәгә күз салгач, тыштагы күренешкә исе китте.

Әле кичә генә урамда яңгыр коя иде. Кичә генә түгел, озак көннәр яуды ул яңгыр. Инде туктый дисең, тагын сибәли башлый. Әхәтләр авылында балалар бакчасын, балалар аз дип, бөтенләй ябып куйдылар. Кая барасың, көн бозылып китсә, гел өйдә утырырга туры килә. Менә шулай малай ай буе өйдә утыр­ды. Бер-ике мәртәбә манма булып чыланып, батып керде керүен, тик бер дә рәхәт түгел ул андый чакта. Әбисе дә орышып ташлый.

Әбисе, яңгырлы урамга карап, гел сөйләнеп йөрде:

— И-и... көз озакка сузылды быел. Бәндәләргә сабырлык бир, Ходаем. Бу яңгырдан хайваннар да интегә торгандыр, агачлар­га да әйбәт түгелдер, һәрнәрсәнең үз вакыты белән килүе яхшы. Яңгырга шәбәреп йөргән беркемгә дә җиңел түгел шу-ул.

Кичә дә Әхәт тәрәзә буеннан китмәде. Урамга карап тора­сы гына килә. Бөтен җирдә — ялтырап торган күлдәвекләр, өй кырыенда үскән тирәктән өзелеп төшкән яфраклар әрле-бирле йөзәләр ул күлдәвекләрдә. Кечкенә дулкыннарга эләгеп, чып-чын көймәләр кебек чайкала алар. Ә һавада болытлар, болытлар. Үрелсә, Әхәтнең дә буе җитәр төсле. Авыр алар. Әхәтнең әнисе белән әбисе сарык йоны алганнар иде берчакны, болытларны шул тузгып, күпереп, салынып-салынып торган йонга охшата ул. Менә шул болытлар урман артына таба салмак кына агалар да агалар. Кая да булса барып туктыйлар микән анда? «Карур­ман артына барып җыелалар да, кире безнең авыл өстенә килеп, яңгыр булып явып китәләр алар», — ди әтисе. Аның әтисе белми сөйләмәс.

Кичәге кебек түгел бүген көн. Кыш килеп җиткән, ахрысы, урамнар ап-ак. Күлдәвекләрне көмештәй боз каплап алган. Әллә кояш та чыгарга исәпли инде — ара-тирә урам яктырып-балкып ала. Сүрән кояш болыт арасыннан җиргә бага, Әхәтне эзлидер шикелле инде менә.

Әхәт тиз генә ашады да әбисе китереп биргән киемнәренә тотынды. Өстенә җылы бишмәтен киеп алды, башына кызгылт бәйләм кәпәч менеп кунды, аякта — әтисе Чаллыдан алып кайт­кан шәп итекләр. Урамга ашкынып, йөгереп кенә чыкты. Сал-кынча, күңелле тышта. Озаграк йоклавына үкенеп тә куйды әле малай. Кыш җиткән ич! Каяндыр кулына бер таяк килеп эләкте, капкадан урамга атылды, шома боз каплаган күлдәвектә шуа да башлады. Рәхәт инде, таягы белән бозга сугып та карады, кай арада шулай ныгыган бу боз, таяк белән сугуга исе дә китми, ватылырга уйламый да. Шу да шу. Ләлә белән Миләүшә чыкса, тагын да күңелле булыр иде, алар әле йокыдан яңа торып килә торганнардыр, кызлар бит алар иркәләнеп ятарга яраталар.

II

Әхәт исемле бер малайның шулай кыш җитүгә сөенеп, уйнап йөрүен Җил һич тә килештермәде. Ул, ачуы килгәнен сиздерергә теләп, нык-нык итеп Әхәткә кагылып-сугылып алды. Җилнең кы­ланмышына малай игътибар да итмәде. Авызы ерык, күзеннән шатлык очкыннары сибелә, изүе ачыла төшкән — уйнавы уйнау.

Җил, тынычлана алмый, тегендә-монда сугылды, капкалар­ны шакып азапланды, электр чыбыкларына кагылып, аларны гүләтте. Аннан Суык абзыйсы янына чапты.

—  Суык абзый, син, тырышып-тырышып, күлдәвекләрне боз белән каплап чыктың, мин сиңа булышып йөрдем, җиргә икәүләп кыш китердек, ә анда бер малай сине санга сукмый, хәтта мыс­кыл итәдер әле, бозга таяк белән китереп суга, ватмакчы була, өй яннарында шугалак ясап бетерде. Тапкан, имеш, уен...

—   И Җилбану, пырдымсыз да инде син, — диде Суык аб­зый.  — Җәй буе яныма килеп тә карамадың, хәзер шул малайга ачуың чыккан да минем янга йөгереп килдең. Бөтен балалар урамда инде бүген. Кышның беренче көне ич. Бик узынсалар, чеметтереп алырга була инде ул. Белсеннәр Суык абзаларының кем икәнен!..

Суык абзый, әләкче Җилне яратып бетермәсә дә, аның сүзен тыңлый иде. Үзен санга сукмаган җан ияләрен һәрчак үчекләп алырга ярата Суык абзый. Әхәт дигән малайны эзләп табуы да авыр булмады. Үткән кыш әле бик кечкенә иде, хәзер инде шактый үскән бу малай, дип тә уйлады әле. Чебен тигәнгә чер итеп йөрмәгәндер җәй көне. Артыннан бер тотам калмый ияреп йөргән Җилне бер капка төбендә калдырып, иркенләп тын алды Суык абзый, аннан, Әхәт ягына карап, сулышын өрә башлады: ыж-ыж-ж-ж... Малай, колаклары кызарып чыкса да, туңуны уй­лап та карамады. Киеме уңайлы, җылы, үзе уйнап йөри, нигә өшесен ди ул! Ул гына да түгел, борын очына тир дә бәреп чыккан бугай әле. Иркенләп уйный бу малай, тиз генә бирешә торганнардан түгел.

Тагын бер мәртәбә сулышын өрде Суык абзый: ыж-ыж-ж-ж... Инде Җил әйтеп тормаса да, Әхәт дигән малайны сынап карыйсы килә иде аның. Кесәсеннән алып, Әхәт кулына бияләй киде. Ярап куйды бит. Көн суытканнан-суыта, боз тагын да ныгыды. Шуга­лак та зурая, их, кайчан чыгарлар бу кызыйлар? Шундый көнне дә өйдә мыштырдап ят инде.

Ул арада ишеп-ишеп кар ява башлады. Моңарчы Суык бабай сүзен тыңлап басылып торган Җилгә дә эш табылды — әкрен генә җиргә төшкән кар бөртекләрен бөтереп ала да койма буйларына китереп сала. Үзе дә уенга һәвәс икән, тузгыта кар бөртекләрен, сибеп тә җибәрә, тирә-юньгә очыра, ә менә Кояшны каплап бетерә алмый. Кояш һаман җиргә карап-карап ала. Кар бөртекләре Әхәтнең башлыгына сарыла, керфекләренә килеп куна. Дөнья акка күмелә. И-и, матур да соң бу кыш! Малайга бүген барысы да кызык тоелды. Ул йөгереп кенә өйләреннән бәләкәй чанасын алып чыкты. Бөтерелеп яуган карлар астында койма буендагы таулыктан чана шуа башлады. Бик үк ерак китеп булмый әлегә, чана кар астыннан кара җир эзләп табып төртелеп кала, тик бу инде өйдән тышка тилмереп карап тору түгел. Шәп, рәхәт!

Җил, тузынып арыгач, тагын Суык абзыйга әләкләшергә кил­де:

— Суык абзый, күр инде, теге малай мин өйгән кар тавын туз­дырып бетереп килә. Өенә куып керт әле шуны.

— һем... Аларны куып кертеп өлгереп булырмы соң? Күрәсеңме, Әхәт янына, чаналарын өстерәп, ике кыз чыгып киләләр. Кыш үткәнче, без шул балалар иркендә инде, Җилбану. Йә, үпкәләмә, авызыңны турсайтырга гына торасың. Сүзең сүз булсын, тагын бераз суык җибәреп карыйм да...

Шул чагында болыт арасыннан Кояш килеп чыкты. Ул, сүрән генә яктыртса да, көнне балкытып җибәрде.

—   Суыкбай, син инде, Җилбануның сүзен тыңлап, сабый­ларны өйгә куып кертергә тырышма, — диде ул. — Уйнасыннар! Шугалакларны, кар тауларын нигә ясыйсың соң син? Балалар уйнасын өчен түгелмени? Ничек көтеп алдылар алар ак карлы кыш килүен.

—  Әлбәттә, балалар өчен ясадым кар тауларын, шугалаклар­ны, — диде Суык абзый, кыланмышына оялган сыман.

—  Шулай булгач уйнасыннар сабыйлар. Таза, нык, чыдам бу­лып үссеннәр, дөньяга ямь өстәп яшәсеннәр! — диде Кояш, күңеле булып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: