Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кышкы мәтрүшкәләр

Тәнзилә нигә елаган икән? Камил Кәримовның хикәясен ахырына кадәр укып чыксагыз, белерсез.

Өебез чишмә янында ук. Элек безнең чишмә авылдан читтә булган. Әбиемә су ташырга ерак дип, бабакаем тота да йортны чишмә янына күчереп сала. Шул вакыттан бирлек монда яшибез икән. Дөрес, авылыбыз да үсте инде. Чишмә белән без - авылның үзәгендә хәзер. Әнием әйтә, әле ярый әбиең утын ташырга ерак дип зарланмаган, ди, бабакаең урманга күчеп утырган булыр иде, ди. Шаярта, билгеле, урманга кадәр өч чакрым бит әле. Яратышканнар дигәч тә инде...

Кеше егерме яшькә кадәр үсә, диләр. Ә авыл ничә яшькә кадәр үсә икән? Бабай сиксән җиде яшьтә үлгән, әтиемә кырык яшь, ә авылыбыз үсә дә үсә! Ахырысы, тиздән шәһәр булыр, күршебез Кадыйр абый шулай ди. Әгәр Зәбир абыйдан ишеткән булсам, ышанмас идем, әнием әйтмешли, аның ун сүзгә бер чын сүзе дә юк, ә менә Кадыйр абый алдаша белми ул.

Бүген — кышкы каникулның беренче кө­не. Каникуллар дип, кояш чыкканчы йоклап ятмыйм. Көндәгечә иртүк торам да чишмә авы­зындагы бозны ватам, чиләктән чайпалып тү­гелгән сулар ялтыраткан сукмакка көл си­бәм. Аннан керәм дә тәрәзә аша урам ягын күзәтәм.

Иң беренче булып чишмәгә Сәлимә килә, моны инде мин генә түгел, бөтен авылыбыз белә. Аннан соң Зәмирә, Галия, Сөембикәләр килә. Ә менә Тәнзилә яктырып беткәч кенә килеп җитә. Их, белсәгез икән, мин бит аның Сәлимәдән дә алданрак килүен телим! Тик Тәнзилә үзе моны белми, ахры, гел соңарып килә.

Мин тәрәзәдән чыгардай булып аны күзә­тәм. Гәүдәсе төз генә, адымнары салмак кына. Җирән якалы кара пальтосы иңенә сыланып тора, башында — мамык шәл. Яшел көянтәсе­нә эленгән чиләкләрен аз гына да чайпалдыр­мас. Бөтен малай аның өчен үлеп тора.

Салкын көннәрдә чишмәнең суы кими: чират җыела. Кызлар безгә җылынырга ке­реп утыралар. Мин әнинең олтанлы ак ите­ген мич башына җылыга куеп көтеп торам, тик Тәнзилә керми, горур шул ул. Салкында өшеп торса тора, әмма сер бирми. Радиодан утыз биш градус суык дип хәбәр иткән көн­нәрдә дә аның кергәне булмады. Менә әле дә, чиләкләрен тутырып, тәрәзәбез каршысыннан үтеп китте. Өй түребездә рәшәткә юк, сукмак шундый якын, чиләкләрендәге суда үземнең йөземне дә күреп калдым, ул гына мине күрмәде.

Безнең авылда бер үк исемле ике кызны эзләмә дә. Кызларыбыз күпме булса — шул­кадәр яңа исем. Йортлар да бер-берсенә һич охшамаганнар — берсеннән-берсе матурлар. Ул матурлар арасында тагын да матурраклар бар икән, димәк, аларда чын балта осталары яши. Йорт сала белмәгән егеткә хөрмәт юк бездә.

Әтием мине дә балта эшенә өйрәтә. Чиш­мәбезнең бурасын мин бурадым, улагын да үзем уйдым, куйганда гына әтием булышты. Кичәге буран чишмә янына калын кар җәеп киткән. Улак янына чаңгысыз килә торган да түгел. Моңарчы чаңгы киеп су ташучы бул­мады булуын, бүген өлгереп булырмы?

Фанер көрәкне алып чыгып, эшкә тотын­дым. Бераз хәрәкәтләнгәч, пальтомны да са­лып ыргыттым. Сәлимә килгәнче юл ачыйм...

Чишмә яны ялт итте. Тик кая ул, көрәкне туктатам димә... Сукмак ярып чишмә янын­нан ерагайдым. Минем урында хәзер бабака­ем булса (малай чагын әйтәм инде, билгеле), мөгаен, әбиемнәрнең капка төбенә кадәр ба­рып җиткән булыр иде. Минем көрәк тә ник­тер Тәнзиләләргә таба каера... Иртәнге якты­лык көрәгемә басты гүя... Хәзер бит Сәлимә килер чак җитә. Ул күргәнче тизрәк юга­лыйм. Их, бераз иртәрәк уянган булсам, Тән­зиләләр капка төбенә барып җитәргә өлгерә­се идем дә бит...

Тирләтте. Су эчәсем килә. Тап-такыр сук­мак буйлап чишмәгә йөгердем. Салкын су эч­кән өчен әнинең орыша торган гадәте бар. Күзәтеп тормыймы дип, як-ягыма карадым да улакка үрелдем. Чишмә бер мәлгә минем өчен генә челтерәде. Салкын су сусауны тиз җиң­де. Кар өстеннән салкын пальтомны алып җилкәмә каплаганда, Сәлимә дә килеп җит­кән иде инде. Мин, берни булмагандай, бүген­ге таңнан канәгатьләнеп, өйгә кереп киттем.

Кичен никтер башым авырта башлады, температурам күтәрелде, йөткерергә үк ке­рештем. Иртән урыннан тора алмагач кына салкын тидергәнлегемне аңладым.

Бураннан соң кинәт кенә суытып җибәр­де. Чишмә сукмагы да ялтырап каткандыр ин­де. Аз гына тавыш ишетсәм дә, кемдер таеп егылгандыр кебек, тик мин бүген уянсам да тора алмыйм, башым әйләнә. Җитмәсә, бү­ген мәктәптә Яңа ел кичәсе.

Көндез чишмәгә килүчеләр кереп хәлемне белештеләр, төрле киңәшләр бирделәр. Тән­зилә дә керде!!! Батыр икән — яныма килеп күзләрен миңа төбәде... Хәлемне сорашты. «Яхшы!» — дип башлаган идем, әйтеп бетерә алмадым, йөткерергә тотындым. Авырып яту оят иде бу минутта, маңгаемнан кулын алга­нын гына көттем дә юрган белән йөземне капладым.

Юрган аша әнием тавышы ишетелде:

—  Мәтрүшкә кайнатып эчерсәң, башка берни дә кирәкмәс иде кана, тик менә ярты авылны йөреп тә таба алмадым, аптырадым инде,— диде ул.

Ишек ачылып ябылды, өй эчендә тынлык урнашты. Юрган читен генә күтәреп кара­дым. Әни үзе генә, ә урындыкта Тәнзиләнең чигүле бияләйләре генә калган.

Соңыннан гына аңладык: ул, урманга ба­рып, каравылчы Рәхмәтулла бабайдан мәт­рүшкә алып кайткан икән.

Ике көн рәттән мәтрүшкә кайнатып эчкәч, өченче көнне тәмам аякка бастым. Сәлимә суга килгәнче чишмәне тазартыйм әле, дип кузгалган гына идем, Тәнзилә килеп керде. Киенгән килеш басып торуымны күреп ел­майды да, йөгереп чыгып та китте. Өй түрен­дә чиләкләр шалтырады.

Урамга чыксам, минем эшләрне Кадыйр абый эшләп бетергән икән инде. Тәнзиләнең үтеп киткәнен генә көтеп торды да колагыма пышылдады, үзе көлә:

— Әллә берәр авыр сүз әйттеңме Тәнзиләгә? Сездән чыкканда күзләрендә яшь иде,— ди.

Зәбир абый әйтсә ышанмас идем, Кадыйр абый алдаша белми ул!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя камил кәримов

2
X