Көмеш кыңгырау

Кышкы этюд

Шәһәрдә кыш... Игътибар итеп баксаң, кыш шәһәрдә дә бик ямьле ул. Күрә белергә генә кирәк. Ирек Диндаров шул турыда яза.

Гаҗәеп тиз үзгәрүчән бу табигать. Әле кичә генә тездән саз ерып, үзәккә үтәрдәй булып яуган яңгырлардан манма суга чумып, калтырана-калтырана, җылы өйләргә ашыккан идек. Ә бүген, күр әнә, бар җиһан, аксыл яктылык бөркеп, күзләрне иркәли, күңелләргә яңа сөенеч өсти. Шәһәрнең таш урамнарына зарыгып көткән кыш килгән.

Кышкы иртәнең карлы һавасы, үзе белән бергә сафлык, пакьлек ияртеп, бүлмәләргә ургылып керә. Ирексездән балачак хатирәләренә чумасың.

Әйдә, рәхим ит, төкле аягың белән түрдән уз, җыр­ларда җырланган тылсымлы кыш. Синең мәңге яшел чыршыларыңны, шаян бураннарыңны сокланып, куанып кар­шылыйбыз.

Шәһәрдә кыш... Көннәр буе ачы җилләрдә бертуктау­сыз чайкалып торган агачлар ап-ак киемгә төренгән. Биек ташпулатлар тагын да аграк, тагын да нурлырак күренә. Бөтен төштә шатлык та, сафлык та бар сыман. Әмма биредәге кыш кыш түгел әле ул. Аның барлык матурлы­гын, гүзәллеген якыннан тамаша кылыйм дисәң, иң әүвәл чаңгыга бас, йә булмаса атлы чанага утырып сәфәр чык. Бары тик кар көртләре баскан сикәлтәле озын юлда гына аның кабатланмас бизәкләрен, яшерен серләрен ачарга мөмкин.

...Әлегә күк гөмбәзе карасу-зәңгәр җәймә белән каплан­ган. Анда-санда бер-бер артлы сүнә баручы тонык йолдыз­лар җемелди. Офыкның бер чите куе кызыл, җете сары, яшькелт төстәге буяуларга манчылган салават күперен хәтерләтә. Озакламый, димәк, кояш та чыга.

...Дугадагы көмеш кыңгырау чыңлавын тыңлый-тыңлый, табигать кочагына кереп барасың. Җилгер атлар, яңа гына яуган йомшак кар өстендә тояк һәм табан эзләре кал­дырып, көйле генә юырта бирәләр. Хәтергә бик тә таныш җыр сүзләре килә:

Урап-урап, карлар күмә

Кышның озын юлларын...

Юл буйлап, морҗаларыннан баганадай туры, озын тө­тен чыгарып, моңсуланып утырган авыл йортларын узган­нан соң, чана эзләре урманга борыла.

Офыкта, ниһаять, ашыкмый гына, кызыл шар кебек, кояш күтәрелә башлый. Бар тирәлек җанланып китә. Баш өстеннән өерләре белән әрсез чыпчыклар, эшчән песнәкләр чыркылдашып очып үтәләр.

Кышкы көн туа. Үзалдына изрәп, йокымсырап утыр­ган мәһабәт кышкы урман, кояш чыкканчы, хәтта бит ал­малары белән дә тоеп булмаслык тып-тын иде. Очлары күккә ашкан биек агачларның кәүсәләрен, ботакларын ап-ак бәс сарган. Алар кояшның тәүге нурларында искиткеч якты булып балкыйлар ки, электр лампалары бер якта торсын. Кар көртләре эчендә үзара сыенышкан миләш куакларының кып-кызыл тәлгәшләре дә мәрҗәннәр төсле җемелдәшәләр.

Сихри бер тынлык, үзенчә дәртле суыклык, яктылык һәм кояш тантанасы хакимлек иткән урман!

Менә әллә кайсы яктан ниндидер җан иясе аваз би­реп, кышкы урманга сизелер-сизелмәс илаһи сулышын өр­гәндәй булды. Шәмдәй төз каеннарның ботакларына ку­наклаган бихисап энҗе бөртекләре бер-бер артлы җиргә сибелештеләр.

Урман үзенең кышкы тормышын башлап җибәрде. Кояш, саран гына елмаеп, бар тереклекне күзәтүен белә...

Кышның беренче ае. Җылыда яши торган һәркем өчен шулкадәр ягымлы, гүзәл тоела ул. Әмма ул җәяүле юл­чылар өчен мәрхәмәтсез, кырыс, усал. Шулай булса да бу карлы, буранлы кыштан киләчәктә бай, туклыклы яз туачак.

Кыш — яңа уңыш хәбәрчесе ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: