Көмеш кыңгырау

Кыш  әбинең шуклыгы

Кыш әби бик ачуланды: дөньядагы бөтен җан иясен бете­рергә уйлады. Иң элек ул кошлардан башларга чамалады: алар үзләренең чыр-чыр килгән тавышлары белән әбине туй­дырып бетергәннәр иде.

Кыш әби бик ачуланды: дөньядагы бөтен җан иясен бете­рергә уйлады. Иң элек ул кошлардан башларга чамалады: алар үзләренең чыр-чыр килгән тавышлары белән әбине туй­дырып бетергәннәр иде.

Кыш салкын җил өрдерде, урман, әрәмәләрдәге агач яфрак­ларын өзеп, юл буена очыртты. Кошларга беркая барырга урын калмады: көтү-көтү җыелышып, киңәшә башладылар. Җыел­дылар да кычкырыштылар һәм биек тау аркылы зәңгәр диңгез артына, җылы илләргә очып киттеләр. Чыпчык калган иде, ул да салам арасына яшеренде.

Кыш кошлар артыннан куып җитә алмаганын күрде. Шун­нан соң җанварларга ташланды. Кырларны кар белән капла­ды, урманнарны көрт белән күмде, агачларны бозга киендерде һәм салкын артыннан салкын җибәреп кенә торды. Усал суык­лар берсе артыннан берсе килеп кенә торалар, бер чыршыдан икенчесенә сикерешәләр, шарт-шорт киләләр, җанварларны куркыталар. Җанварлар курыкмадылар; берәүләренең җылы туннары бар, ә икенчеләре тирән ояларына яшеренделәр; тиен агач куышында чикләвек яра, аю үзенең өнендә табанын суы­ра, куян сикереп җылына, атлар, сыерлар күптән инде җылы абзарларда печән күшиләр, җылы су эчәләр.

Кыш, тагын да катырак ачуланып, балыкларга җитешмәк-че булды, берсеннән-берсе усалрак салкыннар җибәрде. Суык тиз-тиз йөгерә, чүкеч белән каты итеп шакый: балтасыз, пыч­кысыз килеш күлләрдә, елгаларда күперләр сала. Елгалар, күл­ләр катты, ләкин өстән генә; ә балыклар барысы да төпкә төш­теләр, боз астында тагын да җылырак.

— Тукта әле,— диде Кыш,— кешеләргә бәйләнеп карыйм әле.

һәм тагы берсе артыннан берсе усалрак салкыннар җибәрә башлады. Салкыннар тәрәзә пыялаларына бизәкләр төшерде­ләр; стеналарны, ишекләрне шакыдылар, бүрәнәләр шартлап ярылды. Ә кешеләр мичләренә яктылар да кайнар белен пе­шерделәр, үзләре кыштан көлделәр. Ә инде урманга утынга барасы булса, толыбын, итеген, җылы бияләйләрен кияләр дә агач кисәргә тотыналар, шыбыр тиргә баталар. Кышны мыс­кыл иткәндәй, юл тулып, олаулар сузылды: алардан пар бөр­ки, олаучылар таптандылар, кулларын кулга суктылар, иңсәлә­рен сикерттеләр, салкынны мактадылар. Кыш хәтта бәләкәй балаларның, да үзеннән курыкмавына бик гарьләнде. Балалар тимераяк, чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, Кыш бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар, җитмәсә тагын: «Тау катырышырга кил әле»,— дип, суыкны чакыралар. Кыш ачуыннан берәр малайның колагын, икенчесенең борынын чеметә, колак-борыннарын ап-ак итә. Ә малай тота да кар бе­лән уа. Шуннан соң бите ут кебек яна.

Кыш, тырышып-тырышып та булдыра алмагач, ачуыннан елап җибәрде. Салам буйлап кышның күз яшьләре акты. Кү­рәсең, яз якынлаша торгандыр.

.Ушинскийдан)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: