Кырмыска турында баллада
Кырмыска күз чите белән генә кояшка карап алды. «Үләннәрне дә җылытмый, әллә көзгә авышып бара инде көннәр» дип уйлады ул.
Тик бу күңелсез уен шунда ук онытты. Чөнки сукмактан, портфелен селки-селки, Вәли килә иде. Иреннәре селкенә — димәк, якты күзле малай нидер җырлый. Анысы әйбәт. Димәк, аның кәефе яхшы. Гомумән бик әйбәт ул якты күзле малай. Тимер юл буендагы тар сукмактан үткәндә, Кырмысканың үзенә түгел, тәпиенә дә басканы юк. Әле бервакыт хәтта ул, Кырмысканы учына алып, күзләренә якын ук китерде. Кырмыска шаккатып тел шартлатты — күзләре кояш кебек зур һәм якты икән аның. Ә тешләре?! Шулай да курыкмады Кырмыска, Вәлинең изге ниятле малай булуын елмаюыннан сизде. Җылы уч төбендә әрле-бирле йөрде дә кул аркасына чыкты. Вәлинең кул аркасында тырналган урын бар иде — Кырмыска аны әйләнеп узды. Инде Вәли шаккатып тел шартлатты, башын чайкады, Кырмысканы саклык белән генә үлән яфрагына җибәрде.
Әнә шул көнне танып калды инде Кырмыска Вәлине, һәм нәкъ шул көнне аның күңелендә кояш кебек якты күзле малайга нинди дә булса яхшылык эшләү теләге уянды.
Вәли мәктәпкә йөри торган сукмакка иелеп үскән үлән башларын борып куйды Кырмыска, җил очырып китергән сары яфракларны сукмак читенә сөйрәде.
Күрәдер якты күзле малай, күрми үтмидер Кырмысканың болай тырышып йөрүен — йөзе һәрвакыт җиргә, сукмакка төбәлгән була ич аның — тик иелеп карарга вакыты гына юктыр.
Ә бүген — менә бәхет! — күрде бугай ул Кырмысканың тирләп-пешеп сукмакны чистартуын — чүгәләде. Кырмыска әле генә үзе сөйрәп килгән чәчәк орлыгына менеп басты. Вәлинең игътибарын алай гына җәлеп итә алмагач, якындагы үлән яфрагына күчте, сыгылмалы сабак буенча чәчәк таҗына йөгереп менде, алгы тәпиләрен югалап алды һәм үзенә дә чак кына ишетелерлек тавыш белән Вәлигә эндәште:
— Исәнмесез, якты күзле малай!
Вәлинең иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдап куйды.
«Исәнләшүедер инде» дип уйлады Кырмыска һәм Вәлинең күзләренә карады.
Ул да түгел, Вәли, портфелен шпал өстенә ташлап, тимер юл буена сузылып ятты, колагын рельска куйды. Күптән, бик күптән кызыгып йөри иде инде ул ерактагы поезд шавын әнә шулай, колагын рельска куеп тыңларга. Бүген теләген тормышка ашырды, ниһаять. Тик бөтен игътибарын биреп тыңласа да, таныш гөрелте ишетелмәде.
Кырмыскага бер дә ошамады Вәлинең мондый кыланышы. Ул акрын гына җиргә төште, Вәлинең ботинкасыннан сукмакка кадәр салынып торган бауларның ялтыравыклы очларын күздән кичереп чыкты. Аннары, бик озак йөгерә торгач, тәпиләрен тидерер-тидермәс кенә Вәлинең колак яфрагына, яңагына, аннары йомшак иягенә менде. Вәлинең якты күзләре йомылган, болай да озын керфекләре тагын да озынаеп киткән, ул татлы йокыга талган иде.
Кырмыска бөтен җаны-тәне, үзенең кырмыска акылы белән сизде — якты күзле малай монда йокламаска тиеш. Ә Вәли Кырмысканың уйларына төкереп тә бирми — мышнавы мышнау.
Баш очыннан, бик яман фырылдап, чыпчык очып узды. Кырмыска Вәлинең колак артына кереп шылды, югыйсә ышаныч аз ул борчак күзләргә — эләктерде китте, ычкынып кара аннары аның килбәтсез томшыгыннан!
Әллә уяна инде якты күзле малай. Киерелде, терсәген язып җибәрде. Бер кулы кояш җылытып өлгергән рельс өстенә үк барып җитте. Кырмыскага бусы бигрәк тә ошамады. Бер дә күңеле тартмый иде Кырмысканың шул ялтыравыклы озын-озын тимерләрне. Иртән бик салкын була, көндез ут кебек кыза — тәпиләреңне тидерер хәл юк.
Кырмыска Вәлинең җиңе буйлап йөгереп китте, җиң җыерчыкларыннан менә-төшә бара торгач, уч төбенә килеп җитте. Учы теге көнге кебек җылы түгел иде бүген Вәлинең. Ә рельс ничегрәк икән? Кырмыска рельсның җылымы, салкынмы икәнлеген белер өчен, бармаклар арасыннан гына тәпиен сузып караган иде — рельс ерак булып чыкты. Кырмыскага ике бармак арасына бөтен гәүдәсе белән керергә туры килде. Әллә Вәлинең кулы кытыкланып китте инде шунда — ул кинәт кенә бармакларын бергә укмаштырып куйды. «Әни!» — дип кычкырды Кырмыска, муены авыртуга чыдый алмыйча. Ишетте бугай якты күзле малай, ишетте Кырмыска тавышын — йокы аралаш нәрсәдер мыгырданып алды да бармакларын җәйде. «Уф! — дип иркен сулады Кырмыска. — Якты күзле малай мине ялгыш кына кыскан булган, күрәсең. Колаклары да әрекмән яфрагы кадәр шул аның, минем тавышны гына түгел, борча кычкырганын да ишетер».
Карасана, тимердә икән инде аның тәпиләре. Каушавыннан рельска төшкәнен сизми дә калган икән Кырмыска.
Бераздан Кырмыска, Вәлинең нечкә бармагына менеп, офыкка карады. Башта ул, күзләре чагылганлыктан, берни дә күрмичә торды, аннары бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды.
Семафор борылышыннан, олы кара тап булып, тавышсыз гына поезд шуып килә иде.
Кырмыска, якыная, зурая барган кара таптан бигрәк, рельс дерелдәвеннән сизде эшнең нәрсәдә икәнен. Озакламый сукмак буенда, коточкыч җил куптарып, кырмыска шәһәре кадәрле тәгәрмәчләр тәгәрәп узачак.
Кырмыска ал тәпиен каш өстенә куеп, инде шаулавы да ишетелә башлаган куркыныч машинага берничә секунд карап торганнан соң, тиз генә Вәлинең уч төбенә менәргә теләгән иде, тәпие таеп китте дә янә ике бармак арасына егылып төште. Сикереп торгач кагынып та тормыйча — кагынырга вакыт калмаган иде инде — шома тимер буенча йөгереп үтим дигәндә генә, Вәли янә бармакларын кысып куйды. «Беттем, — дип уйлады Кырмыска. — Якты күзле малайга бер генә яхшылык та эшләмичә үләм икән!»
Рельсның калтыравы көчәйде. Кара шәүлә якынайды, урман өстенә күтәрелгән кояшны каплады. Ләкин Кырмысканың үз хәле хәл иде. Вәлинең бармаклары арасыннан ычкынырга тырышып, бар көченә тыпырчынды ул.
«Әллә юри кыса инде» дигән кыска гына уй үтте Кырмысканың нәни башыннан. Ниһаять, ул түзмәде, үз-үзен белештермичә, Вәлинең бармак буынын тешләп алды.
Вәли җәлт итеп кулын язды, күзләрен ачты, тиз генә сикереп торды, бөтенләй якында гына поезд тавышы ишеткәч, портфелен эләктереп, тимер юлдан читкә тайпылды. Рельсның әле генә Вәли кулы яткан турысыннан, токы-токы килеп, олы чуен тәгәрмәчләр уза башлады.
Поезд җиле басылгач, Кырмыска, үләннәр арасыннан чыгып, озаклап Вәли киткән якка карап торды.
— Үпкәләмәс микән инде, ялгыш тешләгәнне аңлар микән? — дип борчылды ул һәм, якты күзле малайга кабат нинди дә булса яхшылык эшләү турында хыяллана-хыяллана, поезд җиле белән сукмакка очып төшкән үлән сабагына барып ябышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев