Көмеш кыңгырау

Кыңгырау чәчәк (Резеда Вәлиева)

Нинди була ул дуслык?

Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.

— Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы.

— Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау чәчәк. Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән.

Урман ягыннан бер Малай килеп чыккан.

Килеп чыгуга ук, ул: — Күр инде, нинди матур чәчәк! — дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт иттереп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы.

— Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул — минем дустым! — дигән Куян баласы, малайга ачу белән карап.

— Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый.

— Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! — дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән: Дуслык ул — яхшылык,

Дуслык ул — яктылык.

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы,

Яшәүне яклаучы,

Яшә син, Куян дус,

Мең яшә!

Резеда Вәлиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: