Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Куллары йомшак иде

Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш яктысы иркәләп уятты Салаватны.

Абыйсы торган инде. Аның кухня ягында кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Салават тиз генә күзләрен йомды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары кытыршы, салкын иде аның. Шулай да малай абыйсының менә шулай сак кына орынуын ярата, иркәләп каравын тоя. Шуңардан гаҗәеп рәхәтлек сизә.

«Әни шулай уята иде», — дигәне бар абыйсының. Салават әнисенең иркәләвен хәтерләми. Кулларының ниндилеген дә белми.

Әниләре аларны Салават бик бәләкәй чакта ташлап киткән. Аракы белән дуслашкан да чыгып югалган. Моны һич башына сыйдыра алмый малай. Исерек әтиләрне күргәне бар барын, эчкече әниләр нинди була икән? Белми.

Кайчак күрше апалар малайны кочаклап алалар да туп-туп итеп сөяләр: «Ана назы күрмисең шул син, бала, бәхетең юк», — диләр. Андый чакта күңелгә тия торган хушбуй исен­нән Салаватның тыны кысыла, тегеләрнең кулларыннан тиз­рәк ычкыну ягын карый. Ачуы кабара, аларның кызгануын яратмый. Аның әтисе бар, абыйсы бар. Эштән арып кайтып, караңгы чырай белән йөрсә дә, букча тутырып тәмле ризык­лар алып кайта әтиләре. Йокларга яткач, Салаватның юрга­нын рәтләп куя. Әтисенең куллары да абыйсыныкы шикел­ле кытыршы. Шулай да ул сыйпап алуга, эреп йокыга китә малай.

Абыйсының гына кайвакыт: «Әнине төшемдә күрдем», — дип күңелсезләнеп йөргән чаклары була. Бәлки, кайтыр әле дип өметләнә. Нигә көтә аны абыйсы? Әнидән башка да яшәп була бит. Шуны аңламыймыни?

— Бүген нинди көн икәнлеген оныттың бугай син, — дип дәште абыйсы.

Ә, әйе шул. Салаватның шунда ук йокысы качты, сикереп торып, аннан-моннан гына урынын җыештырып куйды. Аша­мыйча чыгып китәргә дә әзер иде хәтта.

Беренче мәртәбә мәктәпкә барачак ул бүген. Бөтен кирәк-яракларын кичтән үк әзерләп куйдылар. Әтисе Салаватка беренче укытучысына бүләк итәчәк чәчәк бәйләменә кадәр алып бирде. «Үзем озата алмыйм, эш бит, — дип уфылдады әти кеше. — Иртәгә абыең белән барырсың, яме!»

Мәктәп ишегалдындагы тамашаны күреп шаккатты Сала­ват. Ул кеше, ул кеше! Һәрберсе кочак-кочак чәчәк күтәргән, гөр килешәләр, көлешәләр.

—  Әнә күрәсеңме теге матур апаны? — дип төртте абыйсы. — Шул була инде синең укытучың. Бик әйбәт апа, мине дә башта ул укытты... Кара, безнең әнигә охшаган икән бит ул...

Абыйсының бу сүзләрен аңлап җиткермәде Салават. Әнигә охшагач, әйбәт була димени инде?

Теге апа да болар янына килде, елмаеп исәнләште. Сала­ват аңа күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Күңелен нигәдер моң басты.

Укытучы апа да, борчылып:

—  Авырмыйсыңдыр бит, кәефсез күренәсең? — дип со­рады. Үзе җайлап кына Салаватның маңгаена кагылды, чәч­ләреннән сыйпады.

Куллары йомшак иде аның. Кайчандыр шундый йомшак кулларны да тойганы бар икән бит Салаватның. Никтер кер­фек төпләре кызышты, рәхәтләнеп бер елап җибәрәсе килде. Тамагындагы төерне йота алмыйча азапланды. Укытучы апасы исә аның чәчләрен аралый-аралый сыйпады да сыйпады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев