Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Күке хәйләсе

Ана күке, чәперчек оясына утырып, тиз генә йомырка сала да, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә бара.

Бервакыт кечкенә Али әтисе белән урманга җиләккә бара. Бер кәрзин җиләк җыйгач, юан гына төпкә утырып, чәй эчәргә утыралар. Нәкъ шул чакта күке тавышы яңгырый: «кәк-күк, кәк-күк». «Кәккүк» дип, ата кош кына кычкыра, андый аваз башка бер кошта да юк. Чәй эчүләреннән туктап, тын калып тыңлап торалар. Али әтисеннән сорый:

— Әти, нигә алай дип кычкыра ул, әллә качышлы уйныйк диме?..

Әтисе, елмаеп: «Бәлки, дустын сагына торгандыр», — ди. Әтисенең сүзен куәтләгәндәй, сукмакта чәперчек күренә. Чәперчек тә — кызык кош, йөгереп туктый да койрыгын сикертә, анда-монда карый һәм тагын йөгерә, тагын туктый, тагын койрыгын сикертә. Чәперчекнең исеме дә шуннан килеп чыккан. Матур да, кечкенә дә, үзе гел хәрәкәттә. Чәперчекнең оясы шул тирәдә булса кирәк. Кошчык кәккүк кычкырган якка йөгерә шикелле. Али белән әтисе шыпырт кына шул якка баралар. Кәккүк тавышы чәперчекне нигә тынычсызлый икән соң?

Алинең очлы күзе агач ботагында канатларын салындырып утырган күкене күреп тә алды. Күке янә «кәк-күк, кәк-күк» дип аваз салды. Аның тавышы, бәлки, кем өчендер чакыру кебектер, ник дисәң, кошлар аңа таба очалар, чәперчек тә шунда йөгерә иде. Ояларын калдырып ашыгалар... Ул тавыш кошларның күңеленә борчу, курку сала булса кирәк. Ә Али, бу хәлне күреп, әтисенә:

— Беләсеңме, әти, бу кошлар күкедән куркалар бит. Йомыркаларын урларга килгән дип, аны куалап җибәрү ниятләре.

Әтисе, малаена гаҗәпләнеп карап:

— Улым, кайдан беләсең? — дип сорый.

— Күренеп тора, әти, кошлар борчылып очыналар. Ояларын күке күрмәсен, диләр, ә үзен куркытмакчылар. Ә аңа нәрсә, ул зур бит. Курыкмый...

Әтисе белән Али чәперчек оясын эзлиләр. Али чәперчек оясын күреп ала да шыпырт кына, әти, әнә оя дип, әтисенә күрсәтә. Галәмәт! Монда да кошлар чабыша, имеш! Ана күке чәперчек оясына ашыга! Чәперчек үзе ата күкене куалап йөри. Шуны гына көткән ана күке аның оясына йөгерә. Йөгерепме-йөгерә. Али белән әтисе тып-тын калып, күзәтеп торалар. Ана күке, чәперчек оясына утырып, тиз генә йомырка сала да, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә бара. Киткәндә, чәперчекнең бер йомыркасын да алып китә. Янәсе, ул чит йомырканы сизмәсен, йомыркаларның саны үзгәрешсез кала. Күке тавышы да тына. Ата күке шулай итеп башка кошларны ояларыннан аерган арада, ана күке аларның оясына йомырка салып калдыра икән.

Али әтисенә:

— Әти, чәперчек күке йомыркасын утырып чыгарыр микән инде? — ди.

— Күке баласы чәперчекнекеннән купкә зуррак була, — дип җавап бирә әтисе. — Күке күгәрчен кадәр, ә чәперчек чыпчыктан да кечкенәрәк. Балалары да шулай ук: берсенеке зур, икенчесенеке кечкенә. Күке баласы чәперчек китергән бар җимне үзе генә ашап бетереп бара. Зур балага җим күп кирәк. Әти-әнисе алып кайткан җимне дә ул беренче булып ала, туклана. Аннан соң, улым, зур күке баласы кечкенә чәперчекнең оясына сыеша алмый. Шуңа күрә ул чәперчек балаларын оядан читкә төртеп төшерә...

Шулай итеп, Алинең әтисе белән җиләккә баруы бик кызыклы да, файдалы да булды: күкеләрнең серен ачып кайтты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев