Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Күгәрчен һәм малай

Кешеләрдән куркып өй­рәнгән кош малайның үзенә ярдәм итәргә теләвен бе­лми иде, билгеле.

Урам чатындагы чүп савытыннан асылынып торган чуалчык капрон җепкә күгәрчен тәпиләре эләккән. Би­чара кошның ычкыныр җае да, савыт өстенә менеп кунар әмәле дә юк: капрон җеп кыска. Ярсып бәргәлән­гән саен, капрон җеп аның аякларын ныграк авырттыра. Күгәрченгә таба ашыгам. Тик гарип аякларым тыңла­мый. Бер-ике атлауга гаҗизләнеп туктап калам.

Чаттан узып йөргән кешеләрнең бу чүп савытларын­да да, анда бәргәләнеп җан тартышкан күгәрчендә дә гамьнәре юк. Һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы. Хәер, барысы да тирә-юньгә алай ук би­тараф түгел икән әле. Әнә, кулына футбол тубы тотып стадионга таба йөгерүче малай бәлагә тарган күгәр­ченне күрүгә үк аңа ярдәмгә ашыкты. Савыт янына килеп, тубын бер читкә куйды да күгәрченне тотмакчы булды. Тегесе исә, аннан куркып тагын да ныграк талпына, үрсәләнә башлады. Канаты белән малайның битенә, кулларына бәргәләде... Кешеләрдән куркып өй­рәнгән кош малайның үзенә ярдәм итәргә теләвен бе­лми иде, билгеле.

Тырыша торгач, күгәрченне эләктереп, малай аны бер кулы белән күкрәгенә кысты, икенче кулы белән җайлап кына аның тәпиләрен җептән ычкындырды. Тә­мам коты алынган кошчык тынып калды. Малай, кош­ны ике куллап тотып, аның күгелҗем төймәне хәтерләт­кән кызыл каймалы күзләренә карады, аннары өскә күтәрде. Шәһәр өстендә зәп-зәңгәр күк йөзе елмая иде. Ул әйтерсең, күгәрченне генә түгел, малайның үзен дә иксез-чиксез киңлеккә очарга чакыра.

Малай сәбәбен үзе дә аңламаган эчке бер дулкын­лану белән күгәрчен тоткан кулларын кисәк өскә күтә­реп, кошчыкны зәңгәр күк диңгезенә, иреккә ыргытты. Тоткында талпынып хәле беткән идеме, әллә үз бәхе­тенә үзе ышанырга теләмәдеме, кошчык башта һавада мәтәлеп китте, аннары иреккә чыгуын сизеп, кинәт ук­тай өскә атылды. Аның канатыннан каерылган ялгыз каурый һавада тирбәлә-тирбәлә җиргә төште.

Малай зәңгәр киңлектә томырылып очкан күгәрчен­не күздән югалганчы артыннан карап калды. Аннары, иелеп, каурыйны сак кына кулына алды, сыйпап карады.

Аксыл-көрән каурыйдан әле күгәрчен җылысы суынырга да өлгермәгән иде. Малай аны әйләндереп-әйләндереп карады, үзалдына елмайды һәм, түш кесәсенә салып, йөгерә-атлый стадионга таба китеп барды. Куанычым­нан күзләрем яшьләнде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев