Күбәләк хәбәр итә
Тимер юл станциясендә әтием белән поезд көтеп утырганда, бер бабай белән сөйләшеп киттек. Түбәтәй кигән сакаллы бу карт Кукмара якларына кайта икән.
Тимер юл станциясендә әтием белән поезд көтеп утырганда, бер бабай белән сөйләшеп киттек. Түбәтәй кигән сакаллы бу карт Кукмара якларына кайта икән. Шулвакыт бабайның җиңенә бер күбәләк килеп кунды. Кунды да, канатларын җилпеп, мыекларын селкетеп тора башлады. Бабай тотып алыйм дигәндә генә, очып та китте.
Күбәләк очып киткәч, бабай безгә бала чагында булган бер кызык хәлне сөйли башлады.
Бик эссе көн була ул. Кояш кыздырганнан-кыздыра. Җилнең әсәре дә юк. Үләннәр янып, кибеп беткән. Ә кырда иген уралар, амбарга көлтә төялгән атлы олаулар агыла.
Авыл өсте, киресенчә, тып-тын. Капка төпләрендә этләр генә, телләрен салындырып, еш-еш сулыйлар. Әбиләр һәм балалар, эсседән качып, өйдә яталар.
Сара әби, тәрәзәләрне ачарга куркып, эсседән хәлсезләнеп, өендә чәй эчеп утыра. Яулык астына җәймә чаклы әрекмән яфрагы каплаган.
Әбинең оныгы агач уенчыклары белән уйный-уйный да:
— Әби, миңа бик эссе, — дип куя.
— Улым, бераз тәрәзәләрне ачып җибәрәсеңме әллә? — ди Сара әби, тәлинкәсендәге чәенә өрә-өрә.
Әгъзам, әбисенең сүзен ишетүгә, йөгереп барып, тәрәзәне киң итеп ике якка ачып җибәрә. Тик моңа карамастан, өйдә бөркүлек кимеми.
Көн төшкә авышкач, ачык тәрәзәдән өйгә кычыткан күбәләкләре очып керә. Таплы матур кызыл күбәләкләр!
— Әби, әби, өйгә күбәләкләр керде!
— Нишлиләр икән соң алар, улым?
— Әби, алар караңгы почмакка кереп качтылар. Алар да эсседән хәлсезләнгән бугай.
Әбисе, бераз дәшми торгач:
— Юк, улым, күбәләкләрнең эсседән түгел, булачак яшенле яңгырдан куркып качуларыдыр... — ди.
Әгъзам бик гаҗәпләнә:
— Нинди яшенле яңгыр булсын ди, күк йөзендә болытның әсәре дә юк бит, чип-чиста.
Әбисе көлемсери:
— Безнең әтиләр әйтә торган иде: «Кычыткан күбәләге, өйгә очып кереп, караңгыга посса, ике сәгатьтән яшенле яңгыр көт тә тор», — дип. Күбәләкләр, башка бөҗәкләр кебек үк, явым-төшем булуын кешеләргә алдан хәбәр итәләр. Тик аларны күзәтә белергә генә кирәк. Көн аяз, җылы булса, чебеннәр дә, бик иртә уянып, үзеңә йокларга ирек бирмиләр бит...
«Ике сәгатьтән яңгыр явачак» дигән сүзне ишеткәч, Әгъзам әвенлеккә йөгерә.
— Сөбханалла, бигрәкләр дә әтисенә охшаган, — дип, оныгының артыннан сокланып карап кала әби.
Әгъзам тыны кысылганчы йөгерә. Ярый әле әвенлек ерак түгел. Ул, килеп җитәр-җитмәс:
— Әни, әни! Әби ике сәгатьтән яшенле яңгыр булачак, дип әйтте! — дип кычкыра.
Моны ишетеп торган хатын-кызлар:
— Кара инде, Сара әби яңгыр киләсен каян белә икән?! — дип көлешәләр.
Тик әнисе:
— Кызлар, дөрестер, көн болай яхшыга кыздырмый торгандыр, — дип, көлтәләрне яңгырдан саклау чараларын күрә башлый.
Дөрестән дә, күпмедер вакыт үткәч, тереклек бөтенләй тынып кала. Яңгыр җиле исеп куя. Шул арада әллә каян куе күгелҗем болытлар чыгып, күк йөзен каплап ала. Игенчеләр эшләрен бетергәндә, күк гөмбәзен яргалап, яшен яшьни, дөньяны ватып-ертып күк күкри башлый. Озак та үтми, чиләкләп яңгыр коярга тотына.
Эшчеләр каравылчы өенә кереп торалар. Каравылчы, яңгыр киләсен хәбәр иткән Әгъзамның башыннан сыйпап:
— Күпме ашлыкны чыланудан саклап калдың, егет икәнсең! — дип куя.
Яңгыр суы бу көнне урамнарны тутырып ага, авылның күперен йомычка кебек агызып алып китә...
Кычыткан күбәләкләре әнә шулай халык теленә кереп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев