Куаныч
Айгиз Баймөхәммәтовтан студент еллары турында кызыклы истәлекләр.
Бер районга очрашуга барырга җыенып йөрим. Шулчак Интернет челтәре аша бер укучы миңа хат яза: «Абый, иртәгә сезне безнең мәктәпкә киләсез диделәр. Шул дөресме?», «Әйе, дөрес». «Ур-ра-а-а! Алай булгач дәресләр булмый икән!» «...» «Рәхмәт, абый! Сезгә тагын бер үтенечем бар: иртәрәк килегез һәм озаграк сөйләргә тырышыгыз инде. Алтынчы дәрес беткәнче...»
Әй, беркатлы балачак! Дөресен әйткәндә, мәктәп елларында үзем дә шулай шатлана идем. Әгәр кунак бик кызык сөйләсә, очрашу озаграк барсын өчен юри шаяртып бер-бер артлы сораулар яудыра идем.
Исемдә, мәктәптә билгеле сунарчы белән очрашу булды. Ул шулкадәр кызык итеп сөйли. Аюның никадәр акыллы булуы, тереләй бүре тотып алып кайтуы, куяннарны ничек урманнан куып тотулар турында хатирәләрен авыз ачып тыңлыйсың. Абый сөйләшүне җайлап тәмамлауга алып барса, тагын сорау бирәм. Шулай итеп, сорашмаган җәнлек, кош-корт калмады. Кунакны да кайтарасы килми. Белгән җәнлекләр буенча җавап алып беткәч «керпегә сунар итәләрме?» дип сорадым.
Бу гадәтемне университетта укыганда да ташламадым. Дөресрәге, телгә әвәс икәнемне белеп, курсташларым үзләре сорый торган иде: «Бүген профессор Фәләновның лекциясе була. Ул ике сәгать буена туктамый язарга куша. Кул талып бетә. Әйдә, син аны сөйләндер әле...»
Профессорны лекциясеннән бүлдерү эше дә җиңелдән түгел. Теләсә нинди мәгънәсез сораулар бирсәң, әңгәмә бик кыска булуын көт тә тор. Шуңа бу эшкә җитди әзерләнәм. Галимнең соңгы арада чыккан китапларын караштырам, гәзиттә басылган мәкаләләрен укыйм...
— Сезнең яңарак фундаменталь китабыгыз дөнья күрде. Бу бит тоташ институт эшли торган эш, ә сез бер үзегез ничек яза алдыгыз?
— Бөек актер Арслан Мөбәрәков Уфага сал белән агып килгән. Сезнең заманда шулай авыр идеме?
— Абый, ә академик булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Шулай сораулар бер-бер артлы ява да ява. Ә лекция вакыты җайлап үтә. Студентлар рәхәтләнеп тыңлый, галим ихлас күңелдән җавап бирә.
Кайсыбер укытучыбыз тәүдә аптырап китә дә, хәйләмне аңлап, шунда ук ике яклы сөйләшүне туктата. «Җитәр, Баймөхәммәтов. Болай да 15 минут вакытымны алдың. Теманы дәвам итәбез».
Ә менә профессор Мөхтәр Әхтәмов, Рафаэль Азнагулов, Миңсылу Усмановаларның лекциясен җиңел генә әңгәмәгә үзгәртеп була иде. Чыгарга вакыт җитсә:
— Уф, ике сәгать үтеп тә киткән икән. Баймөхәммәтов, башка безне алай итеп төп темадан читләштермә! — дип елмаеп, бармак кисәтеп куялар иде.
Ә профессор Гали Сәетбатталовка ялынып торырга да кирәкми. Олы яшьтә булганга, лекция укып арый, күрәсең. «Әнә ун монографиям бар шул тема буенча. Анысын үзегез дә укый аласыз, китапны шуның өчен яздым. Әйдәгез, без тормыш турында сөйләшеп алыйк», — ди торган иде Гали Гали улы. Шуңа да Сәетбатталовның тормыш турындагы сөйләшүләрен көтеп ала идек.
Гел китап буенча гына да укып булмый шул. Әнә шундый әңгәмәләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар кайчакта еллар буена укыган дәресләрдән дә кадерлерәк була икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев