Көтелмәгән сорау
Рәсим күтәрелеп караган иде, алгы партада утыручы Илһамның ручкасына күзе төште.
Гади генә дә түгел, бизәкләп, сырлап ясалган иде ул. Тәрәзәдән сузылган кояш нурларында алтындай елык-елык килә. Уйнаклаган нурлар Рәсимне: «Синең андый ручкаң юк»,— дип үчеклиләр сыман иде.
Тора-бара әлеге ручка малайның тәмам тынычлыгын алды. Аңа карап утыра торгач, кыңгырау шалтыраганын да ишетмәде. Малайлар ишектән йөгереп чыга башлагач кына кайда утыруын абайлап алды.
Әнә Илһам да, ручкасын кесәсенә салып, ишеккә юнәлде. Рәсим аның артыннан көнләшеп карап калды. Шул минутта күңелендә бер уй кузгалды. Әлеге ручканы үзенеке итү теләге иде ул.
Тәнәфес вакытында да, кыңгырау шалтырап икенче дәрескә кереп утыргач та малай гел шул хакта баш ватты. Дәрес буена күзе алдагы партада — нидер сизенгәндәй Илһам кулына сыенган ручкада булды. Аңа караган саен, теге кара теләк арта гына барды.
Дәресләр тәмамлануын белдереп, янә кыңгырау тавышы бирелүгә, Рәсим ашыкмый-кабаланмый урыныннан торды. Сумкаларына дәфтәр, китапларын тутыру белән мәшгуль булган Илһам ручкасының юкка чыкканын сизми дә калды. Рәт арасыннан узганда, Рәсим үзенең тынычлыгын алган ручканы эләктергән иде инде. Ничек шулай оста, тиз эләктергәндер, соңыннан үзе дә гаҗәпләнде ул моңа. Аны-моны уйламаган Илһам сумкасын күтәреп класстан чыгып китте.
Рәсимнән дә бәхетле малай юк иде бу минутларда. Бизәкле ручка аның кесәсенә кереп кунаклаган иде.
Өйләренә дә алтын кош тоткандай очынып кайтып керде. Кесәсеннән алып ручканы әйләндереп-тулгандырып карарга кереште. Бигрәкләр дә матур, язарга да ипле икән. Шушы ручканы үзенеке итүенә гел сөенеп, шатланып йөрер кебек иде малай. Тик куанычы озакка бармады.
Барысына да сеңлесе Илгизә сәбәпче булды. Абыйсының кулындагы ручканы кай арада күреп алган диген. Янәшәсенә килеп басты да шәрран ярып сорап та куйды:
— Ай, нинди матур ручка. Кайдан алдың аны, абый?
Бу көтелмәгән сорауга ни-нәрсә дип тә җавап бирә алмады Рәсим. Алгы бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Ул да улы кулындагы ручканы күреп, шул ук сорауны кабатлады. Рәсим тәмам коелып төште. Әле бая гына ручканы үзенеке итүенә сөенеп туя алмаган иде. Хәзер җавап бирә алмый, башын аска иеп тик басып тора. Йөзе комач кебек кызыл.
— И-и-и, улым, күреп торам, кеше әйберенә тигәнсең. Кара аны, иясенә илтеп бир, — диде әнисе һәм, кисәк кенә борылып, бүлмәдән чыгып та китте.
Рәсим янә учына күз салды. Ручка элеккечә балкып күренми иде инде.
Икенче көнне Рәсим класска иң беренче булып килеп керде. Керүгә кулындагы ручканы Илһамның партасына куйды.
Озакламый бер-бер артлы сыйныфташлары да килә башлады. Ниһаять, ишектә Илһам да күренде. Ул ручкасын күргәч, балкып, елмаеп җибәрде.
— Онытып калдырганмын икән ич. Югалттым дип торам,— дип сөйләнде үзе.— Абыем бүләге...
Тик аның сүзләренә игътибар итүче генә булмады. Рәсим генә, хуҗасы кулына күчкәннән соң, янә элеккечә балкып, нурланып торган ручкага карап, җиңел сулап куйды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев