Көтелмәгән борылыш
Әллә ничек сәер булып туды бүгенге көн.
Инде март азагы булуга да карамастан, әле кичә генә авыз ачсаң, телең аңкауга ябышырлык салкын иде. Ә бүген кояш нурлары күзгә чалына башлауга, җир өстенә җылылык бөркелгәндәй булды. Җәяүле-ләрне махсус егар өчен түшәлгән кебек, тротуар өстендә ялтырап яткан бозлар, ялап алгандай, бер мизгелдә гөрләвеккә әверелеп, аяк астында челтерәде. Өем-өем кар көртләре дә, калышырга теләмәгән шикелле, кимегәннән-кими барды. Кыскасы, дөньяның асты өскә килде. Инде быел килмәскә уйлаган, ахры, дип, кешеләрне хафага салган яз, кышны бер сулышта егып салып, хакимлекне үз кулына алды.
Әлеге үзгәрешләрне күрергә өлгермәсә дә, бүгенге көннең башкаларына охшамавын җиденче хисе белән сизде Сибгать. Гадәттәгечә бүлмәдәшләре кайсы лекциягә, кайсы китапханәгә таралып беткәч, шалтырый-шалтырый батареясы утыра башлаган будильник тавышына уянып китте инде югыйсә. Ике көннең берендә кайнар су килмәгән кранда да, мәңгелек ут сыман көне-төне янудан туктамаган тулай торакның газ плитәсендә дә алай сизелерлек үзгәреш күренмәде. Ә менә күңелдә әллә нинди җил-давыл купкан кебек. Юк, юк, тәүге умырзая баш калкыткан кебек егетнең күңелендә. Йөрәк тә әллә нигә шашып тибә, әллә кайлар-га ашкына бүген.
Хәтта сигезенче каттан төшүнең дә авырлыгын тоймады Сибгать. Бөгәрләнеп беткән лекция дәфтәрләрен куенына кыстырып, автобус тукталышына чыгып баскач та, башка көннәрдәгечә, ничек тизрәк кичне җиткерү турында да уйламады. Хәтта булачак семинар да куркытмый аны. Чөнки ул сизә — бүгенге көн үзе белән онытылмаслык тәэсирләр алып киләчәк. Ни-нәрсә көтә аны бүген — анысын әлегә мин дә белмим. Тик инде шыгрым тулы автобуста, сыңар аягына басып, үзалдына елмаеп университетка ашкынучы егетнең күзләрендә уйнаган очкын көннең чыннан да маҗараларга тулы булачагын вәгъдә итә.
Чынлап та, гаҗәп хәлләр университетның бусагасын атлап кергәч үк башланды. Лифт янында, гадәттәгечә, студентлар өелешеп тормаганга аптырады Сибгать. Якынрак килгәч, күзләре менә-менә орбиталарыннан чыгардай булып зурайдылар. Стенада «Бүгеннән башлап лифтта төшүнең бәясе — биш, менү — ун сум» дип язылган белдерү эленеп тора иде. «Болай да кесә тишегеннән коелырлык бакыр акчалары да булмаган студентларны талау юлларын табып кына торалар» дип эченнән генә уйлап куйды Сибгать. Автобуста биш баруның дүртесендә «куян» булып йөргән егет унберенче катка менү өчен ун сум түләсенмени инде! Теле авызыннан чыгып төшәрдәй булып асылынды, мыш-мыш килүдән сулышы капса капты, әмма акчасын янга калдырды егетебез. Үзенә кирәкле аудиториягә ничек кирәк алай барып җиткәч, тагы хикмәт — тирә-юньдә бер җан әсәре дә күренми иде. Ул арада кесәсендәге кәрәзле телефоны җырлап җибәрде. Төркемдәше Фәрит икән. «Бүген дәрес китапханәдәге конференц-залда үтәчәк, адашып йөрмә тагы», — ди.
Иптәш малаена рәхмәт әйтергә дә онытып, баскыч буйлап аска йөгерде Сибгать. Күрше бүлмәдән килгән тавышларга да игътибар итмәде.
Тик конференц-зал бикле булып чыкты. Ишекне дә шакып карады егет, китапханә залларын да айкап чыкты — төркемләшләре күренмәде. Күпме шылтыратып та, Илһам да телефонын алмады, һич югы, икенче парга керермен дип, янә унберенче катка менсә, ни күрсен: бая гына шып-шыр булган аудиториядә гөрләп дәрес бара. Профессорның күкрәктән чыккан яңгыравык тавышы ачык калган ишектән бөтен коридорга яңгырап тора. «Әллә саташа башладым инде, — дип уйлады Сибгать. — Кирәк бит шулкадәрле кешене күрмәскә. Ә Фәрит? Ә телефон? Уф... Берәрсе күреп алмасын тагын. Алышынган икән бу дип, күзеңне дә ачыр-маслар».
— Профессор парга килмәүчеләргә отработка бирде. Мә, конспект, язып кил, — дип, тәнәфестә Сибгатьнең кулына егермеләп чыганак язылган исемлек китереп тоттырды староста Гөлна-ра. — Вакытында эшләп килмәүчеләрне укытучы, имтиханга кертмәячәкмен, диде.
Моның ише юк-бар керфеге дә селкенмәгән Сибгатькә икенче пардан соң тагын да күңелсезрәк хәбәр җиткерделәр. Аңа кичекмәстән деканатка керергә кушканнар икән. Ни сәбәпле икәнен сорап та тормастан, шунда атлады егет. Тик деканатта аңа таба борылып караучы да булмады.
— Бер кирәкмәгәнгә борчып йөрисең, — дип куып ук чыгардылар. Егетнең ачулы йөзен күргәч, староста тизрәк мәсьәләне аңлатырга кереште:
— Бәлки, синең универдан куылуың хакында җиткерергә теләгән булганнардыр...
— Ә??? Нигә? Ничек алай? — Сибгатьнең күз аллары караңгыланып китте. — Мин бит...
— Анысын миннән сорама инде, җаныем. Бернәрсә дә белмим мин. Деканат каршындагы белдерүдән укып кына әйтүем.
Чыннан да, университеттан куыласы студентлар исемлеге эленеп тора шул деканат каршында. Тик алар әллә кайчан, кышкы сессиядән соң ук билгеле иде бит инде. Өч имтиханын бирә аямаучыларның юлларына ак җәймә. Ә Сибгать барлык имтиханнарын да тапшырып бетерде бит инде. Дөрес, икенче имтиханын ике тапкыр тапшыра алмады. Тик өченче кат килгәч кенә, сөбханалла, ике сорауның берсенә төп-төгәл җавап итеп бирде. Беренче билет эләккәнгә, атна буе Аллага рәхмәт укып йөргән иде аннан соң. Инде килеп...
Исемлеккә янә күз салмыйча, чәчләре үрә торды егетнең. Менә... Менә аның фамилиясе. Иң соңгы кеше итеп Мансуров Сибгать дип өстәп куйганнар. Йа Хода, иртәдән үк матур кичерешләр вәгъдә иткән көн шулай күңелсез тәмамланыр микәнни соң?!
Сибгать, берәүгә дә күз төшермичә, авыр адымнар белән лифт янына атлады. Биш сум сораучы булмаганга аптыраса да, моның өчен шатланып торыр чак түгел иде. Дөньяга яз җылысын алып килгән кояш нурлары да яшен камчысы булып тоелды аңа. Кесәсендә бертуктамый чыелдаган телефонына да игътибар итмичә, башын иеп атлады да атлады.
...Ә бу вакытта Фәрит, берәрсе күреп алганчы дип, бая гына компьютерда җыйган белдерүен куптарырга йөгерде. Күрше бүлмәдә соңгы араларда дөньясын чанага төяп йөри башлаган Сибгатьне, беренче апрель көнне булса да, уйланырга мәҗбүр итә алган төркемдәшләре тәгәри-тәгәри көлешәләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев