Көмеш кыңгырау

Күрше хакы

Ничек була ул күрше хакын хаклау?

Әсфән идәндә сөт шешәсе тәгәрәтеп уйный – шалтыр да шолтыр, шалтыр да шолтыр, шалтыр да шолтыр.

– Җитәр инде сиңа, колакны тондырып бетердең! – ди әнисе.

Әсфән бераз гына тынып тора да янәдән – шалтыр-шолтыр, шалтыр-шолтыр, шалтыр-шолтыр.

Тәмам албасты малае булдың инде, – ди әнисе. – Астагы кешеләр ни әйтер? Күршеләр турында да уйларга кирәк бераз.

Сүзен әйтеп тә бетермәде, ишек шакып, астагы катта яшәүче апа килеп керде.

Сезнең малай шуклана башлады бит әле, – ди. – Бала йоклап кына киткән иде, сездәге шалтыр-шолтырга куркып уянды. Кибеткә сөткә дә чыга алмый калдым хәзер.

Менә әйттемме мин сиңа! – дип, күрше апаның сүзен җөпләде әнисе. – Бала карарга үзен чакыр син аның, Хәтирә. Минем дә колак тынып торыр беразга.

– Шулай дип кергән идем әле үзем дә. Әйдә әле, камыр батыр!

Болай зурга киткәч, әнисе яклап калыр дип өмет иткән иде Әсфән, кая ул: – Бар-бар, нәрсә алан-җалан килеп торасың? Күрше хакын хакларга өйрәнерсең, – дип сыптыртып чыгарды.

Хәтирә апа кибеткә китте, Әсфән бала арбасын тирбәтергә кереште. Әмма ләкин тирбәттең ни, тирбәтмәдең ни бу ярык быргыны. Җир җимертеп үкерә:

Ү-үә, ү-үә, ү-үә... – ди. – Үә-үә-үәй... – дип тә җибәрә.

Колаклары чыңларга кереште Әсфәннең, үзе кычкырып елар дәрәҗәгә җитте. Эремчек пилмәне чаклы гына шул авыздан ничек чыгадыр бу тавыш!

Тукта!.. Үзе бәләкәй чакта, әнисе җыр җырлап йоклата иде түгелме соң аны? Тик нинди җыр? Һич исенә төшерә алмый. Хәер, ниндие дә ярыйдыр ла бу тишек борынга...

Шул алмагачы көенә

Күңелләрем сөенә, – дип, бар көченә кычкырып җырларга кереште Әсфән. Бәби шунда ук шым булды һәм озакламый вак-вак мышнап йокыга да китте. Әсфән, авыр сулап, маңгай тирен сөртеп алды, песи кебек басып, бер читкә барып утырды.

Ул да булмады, күрше фатирда дөбер-р-р итеп нәрсәдер җимерелеп төште, аннары – шакы да шокы, шакы да шокы, шакы да шокы...

Бәби яңадан сөрән салырга кереште.

Ә күршедә һаман шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы...

Тәмам аптырагач, Әсфән, коридорга чыгып, әлеге фатир ишеген шакыды. Ишекне чуалып беткән чәчле, гөнҗәлә  (гөнҗәлә – эрләгәндә кабага бәйләү өчен әзерләнгән бер төргәк йон яки сүс) кебек бер кара малай ачты.

– Син нишлисең? – дип сорады Әсфән, кырыс кына итеп.

– Шкаф төзәтәм, – диде әлеге гөнҗәлә.

– Әйдә, ки башмагыңны.

– Кая?..

– Шунда күрерсең.

Әсфән бу шакылдавык малайны, кулыннан сөйрәп диярлек, Хәтирә апаларга алып керде.

– Тот сабыннан! Тирбәт! – диде ул, бала арбасына күрсәтеп. – Кара аны, әнисе кайтканчы чыгып китәсе булма. Күрше хакын хакларга өйрәнерсең! һәм гөнҗәләне үз урынына бала карарга калдырып, тәкәббер генә чыгып китте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: