Кросс
Дәресләрдән соң таралышмыйбыз! — дип белдерде директор линейкада. — Бүген мәктәп күләмендә кросс үткәреләчәк.
Әлеге сүзләр Рәмиснең йөрәгенә сөңге булып кадалды. Үзен сагалап торган мәхшәр турындагы уйлар дәрес буе тынгылык бирмәде малайга. Малай, энә өстендә утыргандай, әле уңга, әле сулга боргаланды.
— Нәрсә булды? — дип кашларын җыерды партадашы Рәфил, аның кыбырсуына түзеп тора алмыйча. — Берәрсе урындыгыңа кнопка куйганмы әллә?
Рәмис аңа ни дип тә җавап бирмәде. Рәфилгә рәхәт аңа! Йөрәге авыртуын сылтау итеп, бернинди спорт чараларында катнашмый. Иптәшенә һәрвакыт кызганып караса да, бүген бик нык көнләште аңардан Рәмис. «Их, ни өчен мин сау-сәламәт булып дөньяга килдем икән! — дип уфтанды ул. — Чирләшкә булсам, рәхәтләнеп, читтән генә күзәтеп торыр идем сыйныфташларның телләрен асылындырып финишка килүләрен».
Бу малай акылдан язганмы әллә, димәгез. Кросс, чыннан да, бик күпләрне куркытып тора. Мәктәптән читтәрәк, авыл кырыендагы болынлыкта үткәрәләр аны. Барасы юлны үлчәп, әләмнәр утыртып чыгалар да әл-лүр... Нәрсә инде ул авыл малае өчен ике чакрым ара, диярсез. Ләкин авыл баласы булса да, ярты көнен мәктәптә, яртысын телевизор каршында үткәргән Рәмис алай тиз йөгерә алмый шул.
Узган ел да үткәрелгән иде ул кросс дигәннәре. Рәмис тә катнашты. Ярты юлны үткәч, кинәт башы әйләнеп китеп коса башлавы, шуышып диярлек финишка килеп җитүе, бот буе малайларның тәгәри-тәгәри көлүе бүгенгедәй күз алдында.
Шуларны тагын бер кат хәтереннән үткәргәч, тәннәре чымырдап китте малайның. Юк, болай ярамый! Ничек тә булса котылу юлын табарга кирәк.
Соңгы дәрес тәмамлануны белдереп кыңгырау чыңлауга, аскы катка томырылды Рәмис. Мәктәп янында гына урнашкан медицина пунктына ашыкты ул.
Бер кулы белән яңагын кысып тоткан хәлдә ишек тоткасына ябышканда, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып дөп-дөп типте. Шулай да чарасызлыктан тәвәккәлләде.
— Тешем сызлый, — диде ул табибка, йөзен чытып. — Миңа справка кирәк иде. Бүген — кросс...
— Яле, яле, карыйк, ач авызыңны. — Теш табибы әллә нинди тимер таякчыклар белән малайның тешләренә суккалап карады. — Тешләрең төп-төзек ләбаса синең!
Рәмис кызарып китте.
— Бәлки, ялгыша торганмындыр. Минем башым чатный, түзәр әмәл юк.
— Алайса, кан басымың төшкәндер...
Ләкин Рәмиснең кан басымы, тән температурасы, йөрәк тибеше — барысы да нормада иде.
— Сау-сәламәт син, егет, — диде табиб, малайның аркасыннан сөеп. — Зарланырлык сәбәп юк. Ярышта беренче урынны алырсың әле!
Алай да малайның бирешәсе килмәде:
— Бәлки, миндә анемиядер, апа. Үземне үлеп баручы кешедәй хис итәм бит.
— Кит әле! Шулайдыр дисеңме? Бик куркыныч авыру бит ул, энем... — Барысын да аңлап алган табиб хәйләкәр елмайды. — Алайса, хәл кертү өчен хәзер бик авырттыра торган ике укол кадарбыз. Ә иртәгә әниең район хастаханәсенә алып барыр...
Табиб апасы дарулар саклана торган бүлмәгә кереп китүгә, Рәмис, ишекне ябарга да онытып, урамга атылды. Стартка тезелешеп баскан сыйныфташлары аны күптән көтәләр иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев