Көмеш кыңгырау

Әкрәм законы

Әкрәм Ньютонның беренче законыннан «2»ле алды.

«Кеше законыннан «2»ле алып йөргәнче, үзең бер закон ачсаң иде бу дөньяда, — дип уйлады ул. — Вәйт шәп булыр иде. Күкләргә чөеп мактарлар иде үземне. Рәсемемне зур итеп газеталарда, журналларда чыгарырлар иде. Портретымны үзебезнең физика каби­нетына Ньютон портреты янына элеп куяр­лар иде.

Их, ачарга иде, ничек кенә булса да ачарга иде бер яңа закон. Малай-шалайларның исе китәр иде. Аннары физика дәресендә Нью­тон, Ом, Паскаль законнары белән бергә Әкрәм законын да өйрәнерләр иде. Күпме ялкау «2»ле алыр, күпме адәм «1»ле алыр иде. Теше үтмәстәйләр чәчләре белән җир себерә-себерә өйрәнерләр иде законымны.

Тукта әле, Ньютон җирнең тарту көчен алмагач төбендә ял итеп ятканда ачкан, ди. Бер алманың җиргә килеп төшүе шушы за­конны ачтырган, ди».

Әкрәм бакчага чыгып алмагач төбенә су­зылып ятты. Биш минут ятты, ун минут... Алма да төшми, өй дә ишелми. Тынлык. Вәйт чыгарып кара закон! Башын чак кына күтәрде, күзләрен тагын да очландыра төште ул. «Мәче йөри инде ак мыегын тырпайтып. Кара, каһәр, юл тапкан үзенә, бакча киртәсенең бер тактасы сынган, шуннан гына чыгып китте. Ничек сынды соң әле ул такта? Ә-әә! Мин велосипед белән килеп бәрелдем бит. Ыж­гырып килеп, кинәт туктатыйм дигән идем... «Кәҗәмнең» ал тәгәрмәче бакчага кереп кит­мәсенме... Такта сынды, тәгәрмәч сыгылды. Шулай да зыян юк. Каюм әле төнлә кыяр урларга баргач, колхоз бакчасының коймасы­на бәрелеп, мөгезле дә булды. Карагыз әле, мин дә коймага бәрелдем, Каюм да. Әллә инде ул койманың бер-бер хикмәте бар микән? Ур-р-ра-а! Таптым. Закон ачтым! Койманың тар­ту көче бар, дуслар. Менә шул көч суырып кына ала кешеләрне, тәгәрмәчләрне сигезлегә бөгә, үзеңнән Шүрәле ясый.

Ах бу мәчене, чоланга да ватык тәрәзәдән генә керә. Башы эшли — ишек ачылганын көтеп утырмый. Миңа рәхмәт укысын инде — тәрәзәсен дә мин ваттым бит. Тупны тибеп җибәрүем булды... О-о-о... Портретымны бүген үк элеп куегыз. Тагын бер закон ач­тым. Тәрәзәнең тупны тарту көче бар. Менә монысы закон дисәң дә закон. Физика укы­тучысы Хәй Хәеровичның койманың тарту көченә шикләнүе дә мөмкин әле. Ә менә мо­нысына берсүзсез риза булачак. Чөнки күптән түгел генә мәктәп ишегалдындагы тупны тибеп җибәреп, нәкъ менә физика ка­бинетының тәрәзәсен койган кеше дә бит әле мин.

Ур-р-р-а! Берьюлы ике закон!» Әкрәм шатлыгыннан нишләргә дә белмә­де. Башын — артка, кулларын як-якка атып ятты. Аннары, булды бу дигәндәй, йодрыгы белән алмагачка китереп сукты. Шул вакыт зур гына бер алма аның борынына ук килеп төште.

— О-о-о... Монысы өченче закон. Борын­ның тарту көче, — диде ул. Аннары күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен сөртте һәм авызын түгәрәкләндереп, иреннәрен өскә күтәреп үзенең юеш борынын тарту көче белән тартып куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: