Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кәрим маҗаралары

Майруза Насырова хикәясе.

Хыял диңгезе

Әйе, Кәримнең иң яраткан шөгыле хыял диңгезендә йөзү. Аның хыял диңгезенең очы-кырые юк, галәмнеке кебек... Уй-хыяллары көн туса да, кич булса да шул чиксез галәмдә инде малайның... Менә әле дә шул хыял диңгезенә чумды әле Кәрим. Ул, имеш, космонавт, галәмдә очып йөри. Бу очышта бүген ул ялгыз гына. Моңсумы аңа? Һич тә моңсу түгел! Малай иллюминаторда күренгән чиксез галәм караңгылыгыннан да һич курыкмый. Гомумән, Кәрим куркуның ни икәнен дә белми. Менә ул якты йолдызлар арасыннан, иксез-чиксез биеклектә, тавыш тизлегеннән дә зуррак тизлектә очып бара. Кая тавыш тизлеге генә, яктылык тизлегеннән дә шәп оча аның корабы. Галәм чиксез, шулай булгач күпме генә очсаң да, кая да булса кырыена барып бәрелермен дигән шик тә юк. Оч та оч әйдә! Кәрим җырлап та ала кайчагында:

Очам, мин очам,

Йолдызларны кочам...

Башка сүзләр башына килми әле. Килмәсә, монысы да җиткән!

Мин очам, мин очам,

Йолдызларны кочам.

Җирдән күзәткәндә галәмдә йолдызлар бер-беренә бик якын урнашкан кебек булса да, әлегә кораб тирәсендә бер генә якты йолдыз да күрми әле Кәрим. Күрсә дә куркынычы юк, чөнки корабның сизгер прибор-җайланмалары аларны алдан ук сизеп алып, корабның траекториясен аларның тарту көче зонасына кертмичә генә итеп үзгәртә тора. Менә шундый акыллы ул кораб.

Кәримгә болай бер маҗарасыз гына очу бик ошамый да инде... Ошамаса, хәзер бер генә түгел, әллә ничә маҗара таба ул! Шунда ук хыялы белән икенче бер космик корабны барлыкка китерде. Әһә, бу кораб бик зур булып чыкты әле... Менә ул Кәримнең корабына якынлый да башлады. Кәрим корабының тирә-ягын метеорит-астероидлардан саклаучы кырны тотучы приборларны сүндерде. Килсен әле якынрак. Ике кораб бер-берсенә бик тиз якынлашты. Кәрим ят корабка “артык якын килмәскә!” дигән сигналны да бирде. Ләкин кораб тизлеген үзгәрмичә һаман якынлашты. Ах, сине!... Нәрсә, әллә бу корабның приборлары эшләмиме? Ватылганмы, яки очучысы белән бер-бер хәл булганмы? Бәлки аңа ярдәм кирәктер? Башыннан мизгел эчендә мең төрле шундый сораулар ялтлап үтте. Ә ят кораб һаман якынлаша, тизлеген дә үзгәртми. “Каушама, Кәрим!”— дип үзенә команда бирде малай. Саклагыч кырны тотучы кнопкага бармагын куйган килеш ул очуын дәвам итте. Әлбәттә,тизлеген ул ят корабны күреп алу белән үк бераз киметкән иде. Ә теге кораб килепме килә... Саклагыч кырны кабызырга туры килде, беренче очышта ук корабны әрәм итеп булмый бит инде. Ят кораб саклагыч кырның читенә ыргытылды. Кискен хәрәкәттән өстен ялкын каплады. Ул күз иярмәс тизлек белән үз күчәре тирәсендә әйләнә башлады һәм шул рәвешле чиксез галәмгә китеп югалды. Корабы яныннан үтеп киткәндә күрде якыннан күреп калды Кәрим, сканлап та өлгерде. Бу ят кораб дигәне һич кенә дә космик кораб түгел, ә космоста очып йөри-йөри шомарып беткән озынча формалы бер астероид булып чыкты.

Искиткеч иске таныш

Кәрим корабның саклагыч кырын соңрак кабызган булып чыкты ахры. Шул минутта ул үз корабының да орчыктай үз күчәре тирәсендә әйләнә башлавын искә алды. Корабның хәрәкәте тигезләнгәнче шактый минутлар үтте. Искиткеч тиз хәрәкәттән малай бермәлгә аңын югалтты.

Күзләрен ачканда кораб тоташ караңгылыкта ята иде. Иллюминатор артында тагын шул галәм карасы. Кабинада утлар яна. Тик кораб двигательләренең тавышын ишетмәде малай. Бу нәрсә тагын! Иллюминаторда тагын бер зур астероид күренә. Кәрим күзләрен чытырдатып йомды. Бетте, саклап булмады корабны! Шулай да ни булганын беләсе килү куркуны җиңде. Малай тагын күзләрен ачты. Иллюминатор каршында бер акай күзле зур балык йөзеп йөри. Ха-ха, менә сиңа астероид! Менә, аңлады хәзер, ул бит күктән җиргә килеп төшкән!.. Җиргә генәме әле!? Океанга! Ә монда кемнән сакланырга, зур балыклар космик корабка зыян китерә аламыни? Туктале, ә корабның двигательләре бөтенләй кабынмаса?! Юк, кабыначак, Кәримнең хыялына буйсына бит алар...

Корабның двигательләрен кабыза торган кнопкага басты. Двигательләр эшли башлады, кораб акрын гына хәрәкәт итеп өскә юнәлде. Бервакыт иллюминаторда бер ят нәрсә күзгә күренеп калды. Кәрим корабын тигезләде, тормозга басты. Ят нәрсә әлбәттә инде су асты көймәсе булып чыкты... Тик нигә соң әле ул шулхәтле таныш? Кайда күргәне бар соң аны малайның?! Кәрим әлбәттә күк турында да, шулай ук океаннар турында да күп китаплар укыган малай. Корабларда йөзәргә туры килсә дә, әле су асты көймәсендә сәяхәт иткәне булмады. Су асты көймәләрен дә күргәне бар әлбәттә. Тик бу көймә үзенә бертөрле. Ни эшләптер аның силуэты Кәримгә үтә дә таныш. Кәрим двигательләрне бөтенләй сүндерде. Су асты көймәсе акрынлап кына Кәримнең корабына якынлашты. Менә инде аның иллюминаторлары аермачык күренә. Кәрим нидер исенә төшереп, нидер әйтергә теләгәндәй авызын ачты. А-а! Ачкан авыз тиз генә ябылмады әле. Чөнки каршысына “Наутилус” якынлашып килә! Ура! Ура! Кәрим “Наутилус”ны кинодан да, китаптагы төсле рәсемнәрдән дә күптән таный инде. Монда ялгышлык була алмый. Бу кораб – шул “Наутилус”!

Кәрим утларны кабызды, су асты яп-якты булды. “Наутилиус” корабка якынлашуын дәвам итте. Кәрим рубкага дәште:

—“Наутилус”та! Сез капитан Немомы?

— Әлбәттә, мин — капитан Немо! Ә сез кемне көткән идегез?!

— Сезне әлбәттә! Сезнең белән күрешеп була алачакмы?

— Әлбәттә! Һәм бик җиңел. Шлюз корпусның сул ягында,— кара төстәге ишек. Шунда якынлагыз.

Кәрим корабны борып, шлюзларны бер-беренә турылады. Ике яктан да төгәл хәрәкәтләр ясалып, кораблар тоташты.

— Оста икәнсең, — дип саран гына мактап куйды Немо.

Кораб буйлап кыска гына сәяхәт ясап алдылар. Кәрим күрде: капитан заманнан һич артта калмаган су асты корабы төзегән. Аның хәзер тышы гына “Наутилус”, ә эчендә гел заманча җайланмалар, приборлар. Капитан үзе һич тә үзгәрмәгән, бары тик күзләре генә тагын да акыллырак күренә, карашы тагын да тирәнәйгән кебек. Капитанның үзен бер сүздән аңлавына малай инде сәерсенеп тә тормады. Немо кебек кешегә дөньядагы барлык телләрне белү бер дә авыр түгелдер дигән уй гына ялтырап алды зиһенендә. Күп сөйләштеләр. Рәхәтләнде Кәрим Немога сораулар биреп. Ә тегесе һич иренми барсына да җавап биреп бара бит әле. Шулай булмый, океан төбендә беръялгызың күпме еллар яшәп карале син!

— Син шулай һәрвакыт берүзеңме? – дип тә сорады әле Кәрим капитаннан.

— Болай мин үзем ялгызлыкны яратам. Аннан эш тә күп бит. Корабны гел карап тотарга кирәк, яңартырга, камилләштерергә... Ә кешеләр белән сөйләшәсем килсә, мин аптырап тормыйм, җир өстенә чыгып туйганчы кешеләр белән аралашып кайтам. Әлбәттә инде кыяфәтемне бераз үзгәртәм. Хәер, үзгәртмәсәм дә була, чөнки кешеләр мине һаман да исәндер дип башларына да китерми.

— Алай димә, менә мин «Наутилус»ны шунда ук таныдым. Урамда күрсәм үзеңне дә таныр идем әле.

— Күрдең син мине, тик танымадың. Йөземне үзгәрткән идем бераз гына. Ә мин сине монда күрү белән таныдым. Син бит планетарийда еш буласың. Роботлар төзү түгәрәгенә дә йөрисең әле син. Дөресме?

Немо малайга елмаеп карады.

— Дөрес, дөрес! - дип шатланды малай.

— Менә әле син космик корабың белән су төбенә килеп төшкәч тә, сканерлау белән таныдым үзеңне. Син һушыңа килгәнче китми тордым бу тирәдән.

— Нинди шә-ә-әп! Рәхмәт! Әйдә мин сине космоска алып менәм. “Наутилус” монда калып торсын. Ризамы?

— Әлбәттә риза!

Немо сәгатенә күз төшерде.

— Төшке аш вакыты да җиткән икән. Әйдә, башта тамак туйдырып алыйк. Син анда гел космик азык ашап, җир азыгының тәмен дә оныткансыңдыр инде.

Океан продуктларыннан хәзерләнгән искиткеч тәмле һәм туклыклы ризыклар белән ашыкмый гына тамак ялгадылар. Аннан соң шул ук шлюз аша Кәримнең корабына чыгып, космоска юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фантастика!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ?очень интересно