Көмеш кыңгырау

Кот­ка­ру­чы

Бү­ген көн биг­рәк эс­се. Кыз­ды­рып­мы-кыз­ды­ра...

Ле­нар, би­те­нә бейс­бол­ка­сын кап­лап, сөл­ге өс­те­нә су­зы­лып ят­ты. Су шы­быр­да­ган, кыз­лар чыр­кыл­да­ган та­выш ише­те­лә. Ма­лай­лар шап та шоп ки­леп су­га чу­ма. Шәп йө­зә­ләр шул алар. Ле­нар гы­на ме­нә... йө­зә бел­ми.

Ну бу ка­һәр сук­кан ко­яш­ны! Ни­чек кыз­ды­ра! Син – шә­һәр ма­лае, ми­нем нур­ла­рым­ны ярат­мый­сың дип тор­мый. Ма­лай ша­быр тир­гә бат­ты. Ул, тү­зә ал­мый­ча, уры­нын­нан си­ке­реп тор­ды. Кай­тыр­га иде исә­бе. Ә-ә, тук­та, ашык­ма... Яр­да Ле­нар ял­гы­зы гы­на тү­гел икән ич. Әнә күр­ше кы­зы Ми­ләү­шә дә кы­зы­на. Ле­нар, сөл­ге­сен чит­кә таш­лап, аның яны­на кил­де.

– Исән­ме, Ми­ләү­шә!

– Исән әле... Ә син ниш­ләп су­га кер­ми­сең? Әл­лә йө­зә бел­ми­сең­ме?

Ле­нар, кыз­ның ки­на­я­ле сүз­лә­рен ише­теп, дерт итеп кит­те. Әм­ма бик тиз үзен кул­га ал­ды.

– Һи-и-и... – ди­гән бул­ды ул. – Мон­дый пыч­рак су­да ко­е­нам­мы соң? Ме­нә без­нең Идел ул ич­ма­сам... Үзе чис­та, үзе киң – бер ярын­нан икен­че яры­на ка­дәр рә­хәт­лә­неп йө­зәм...

– Идел­нең бер ярын­нан икен­че­се­нә­ме? – Ми­ләү­шә­нең күз­лә­ре зур бу­лып ачыл­ды.

– Ка­ниш­ны! – ди­де Ле­нар, кү­зен дә йом­мый­ча. – Ә мон­да... мон­да мин бе­рәр­се бат­ма­сын дип са­га­лап кы­на уты­рам.

– Йә, ярар, ар­тык кыз­ды­ра баш­ла­ды. Су ко­е­нып алам әле мин, – ди­де кыз һәм йө­ге­реп ки­леп су­га чум­ды.

Ле­нар кү­зен ала ал­мый­ча Ми­ләү­шә­не кү­зәт­те. Их, ни­чек ос­та йө­зә ул! Сал­мак кы­на, ки­леш­ле итеп йө­зә, нәкъ күл­дә­ге ак­кош ке­бек!..

Шул­чак Ми­ләү­шә су ас­ты­на ки­теп юк бул­ды. «Бат­ты!» дип уй­ла­ды ма­лай, ко­ты алы­нып. Үч ит­кән­дәй, ма­лай­лар да әл­лә кая йө­зеп кит­кән­нәр. Кыз­лар да чыр­кыл­да­ша-чыр­кыл­да­ша су ко­е­ну­ын бе­лә. Ми­ләү­шә­нең юк­ка чы­гу­ын сиз­ми­ләр дә!

Ле­нар, үзе­нең йө­зә бел­мә­вен дә оны­тып, су­га си­кер­де. Өч-дүрт адым ат­ла­вы бул­ды, чо­кыр­лы җир эләк­те бу­гай – ба­та баш­ла­ды. Ма­лай, кул­ла­рын бу­тый-бу­тый, ки­ре чы­гар­га ма­таш­ты. Тик дәһ­шәт­ле су аны һа­ман да төп­кә­рәк өс­те­рә­де.

...Ми­ләү­шә, су ас­тын­нан чы­гып, ары йө­зеп кит­те. Су ас­тын­нан йө­зү­не ул ае­ру­ча яра­та. Ки­нәт су­да чә­бә­лә­нү­че шә­һәр еге­тен кү­реп ал­ды кыз. Тиз­рәк аның яны­на ашык­ты. Егет­не фут­бол­ка­сын­нан тар­тып, сай урын­га чы­гар­ды.

Ле­нар исә, бер­ни аң­ла­мый­ча:

– Хә­зер кот­ка­рам, хә­зер, хә­зер... – дип, һа­ман бер үк сүз­ләр­не ка­бат­лый иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: