Көмеш кыңгырау

Косинус (Алинә Бикмуллина)

Иртәдән үк авыруга сабышты Шәмси. Бүген математикадан җитди контроль эш бит.

Әле узган юлы алган «ике»лене дә төзә­теп өлгермәдем, тагы икеле булыр, дип, дәресләрне тозларга булды. Диләрә, контроль эш башлану белән, шлагбаум төшер­гән кебек, куллары белән дәфтәрен каплап куя, Алинә мәсьәлә­не чишә алмаган кыяфәт ясый да ахырда барыбер «биш»ле ала, Айгөл үзе күчерер кеше эзли, егетләр турында әйтеп торасы да юк — шуңа барудан бер мәгънә дә булмаячак, дип уйлады Шәмси. Иртәнге чәйне эчкәндә, әнисенә «башым авырта» дип күзләрен мөлдерәтеп бер караган иде, «улым, бер көн калган­нан әллә нәрсә булмас, барма, балам, хәзер класс җитәкчең Фәридә Хәкимовнага, шалтыратып, авырып киткәнеңне әйтер­мен» диюгә, Шәмси яңадан җылы юрган астына кереп чумды.

Өйдәгеләр эшкә китүгә, телевизор каршында пульт төй­мәләрендә бармакларын биетте. Арыгач, тагы черем итеп алды. Ярты сәгать саен кухня ягын таптады. Интернетка кереп, әзрәк уйнап чыгар иде дә, мәктәптәгеләр күрүе бар — авырган вакыт­та «онлайнда идең» диярләр тагы. Ышандырырлык булсын инде дип, урамга да, Интернетка да чыкмады ул.

Икенче көнне «кинәт кенә савыгып китте». Артык авыр дәресләр дә юк — хезмәт, физкультура, география генә ләбаса. Бүген укыса, иртәгә бөтен мәктәп белән табигатькә ял итәргә барырга тиешләр, шуңа да артык ял итеп яту ярамас, алайса, бәйрәмнән колак кагуың бар дип уйлады да:

—   Әнием, иртәгә без мәктәп белән урталыкка барабыз, теге тәмле бавырсакны (аны классташы  Гөлназ бик ярата, ә Шәмси — Гөлназны!) пешерерсең әле! — дип, әнисенә боер­ды һәм мәктәпкә юл тотты.

Классташларының гөж килүе мәктәпнең икенче башына кадәр үк ишетелә иде. Бал кортларымыни!

—  О-о-о, Шәмси, зрә кичә килмәдең!

—  Безнең класс сигезенчеләрне 3:1 исәбе белән җиңде бит футболда! — дип тезделәр генә, егетне күрүгә.

Шәмси, сәерсенеп:

—  Нинди футбол тагы? Физкультура булды мәллә? — дип, күзләрен шарландырды.

—  Ә син белмисеңмени әле? Кичә бит су беткән иде, аш­ханәдә ризык пешерә алмаганга, мәктәп белән урталыкка ял итәргә бардык, менә шәп булды анда... Конкурслар, футбол уйнадык, тортлар ашадык, — дип, классташлары берсен берсе бүлдереп тезделәр генә кичәге хатирәләрне.

Бер мәлгә эсселе-суыклы булып китте Шәмси. Чәчләренә яңа зәңгәрсу каптыргычлар эләктереп килгән, май кояшы ке­бек балкып утыручы Гөлназга сүз әйтергә дә өлгермәде, тегесе:

—   Ә миңа Айнур конкурста җиңгәнгә бирелгән каптыр­гычларын бирде, — дип елмайды.

Эченнән ут янса да, тыштан сиздермәде Шәмси:

—  Соң, үзе тагып йөрмәс инде малай башы белән чәчкаптыргыч, сиңа «чәчләреңне тузгытып йөрмә» дип әйтергә телә­гәндер! — дип, бүләкнең бәясен төшереп алды. — Ә контроль эш булдымы соң математикадан? — дип аптырап, янә класс­ташларына бакты.

Айнурның:

—  Табигать кочагында косинус-синусларны эшләмиләр ин­де, үтерәсең син! Менә хәзер була, — дип көлүе аяз көндә яшен суккандай тоелды.

—  Соң, мин сиңа кичә шалтыраткан идем, әниең сине авыр­та, ярар, расписаниене әйтермен, диде, — дип, үз гаебен басар­га тырышты якын дусты Айрат.

Дәрескә чакырып кыңгырау чылтырарга да өлгермәде, мате­матика укытучысы Венера Әхмәтхәбибовна класска керде дә:

—  Китап-дәфтәрләрне алып куйдык, чиста ак кәгазьләрне дежурный тарата хәзер, өстәл өстендә ручка-карандаш, линей­ка гына калсын, — дип әмер бирде.

Сиңа дигән «ике»ле тешеңне сындырып булса да керә инде, дип  үзен юатудан башка чарасы юк иде Шәмсинең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: