Көмеш кыңгырау

Кошлар рәхмәте

Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган.

Ояга йомыркалар салган һәм бәбкә чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса - ояда ун йомырка.

Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.

Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый, яңгыр яуса, суытса, аларны канаты астына җыя.

Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй үтә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Тавык, мескен, кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: «Кара­гыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!» - дип әйтергә теләве иде.

Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебешләр­нең үрдәк булып үскәннәрен белә.

Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр.

Әхсән Баяновтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: