Көмеш кыңгырау

Кое чыпчыгы

Хикәя кыскартып бирелә.

Минем апам зур шәһәрдә яши. Әни әйтә, анда өйләр шундый зур, кемнәр яшәгәнен дә белеп бетерә торган түгел, ди. Кызык та соң, әйе бит? Ничек инде ул үзең яшәгән өйдә кем торганын белмисең ди? Әгәр моны Диләрәгә сөйләсәң, ышанмый да, аннары тагы ялганчы булып калам...

Менә безнең өйдә, кыр куянын, песине чутламаганда, әти, әни, абый, мин, сеңлем Әлфия яши. Әле мин өйдәге кешеләрне генә түгел, безнең урамның барлык, барлык кешеләрен дә беләм. Зурларны да беләм, кечкенәләрне дә. Исемнәрен дә беләм, кушаматларын да. Безнең авылда Наилләр генә дә җидәү бит! Каян аерасың аларны, кушаматын белмәсәң?!

Кемдер кереп килә, ахрысы. Капка тавышы ишетелүгә, урынымнан торып, тәрәзәгә карасам... урам ап-ак булган!

- Әни, әни, кар ява икән бит... - дип, чөйдә эленеп торган бишмәтем янына атылдым. - Беренче кар! Беренче кар! Ур-ра!

Әллә кайчаннан бирле беренче карны көтеп яткан чанамны эләктереп, Диләрәләргә йөгердем.

Алар турысына килеп җитүгә, тәрәзә каршыларына бастым да:

- Диләрә, чык! Кар ява! Беренче кар! Мин беренче күрдем! - дип кычкыра башладым.

Диләрә дә чыкты, чанасын өстерәп. Әллә-лә! Моңа яңа чана алганнар икән.

- Нигә шулай акырасың? - диде ул, бер дә сөенгәнен күрсәтмичә.

- Кар яуганны күрми каласың бит!

- Нәрсә дисең?

-  Һи, мактанчык! - дидем мин. - Харап икән, яңа чаналы булган икән. Ишетмәгән дә булып кылана. Бик беләсең килсә, былтыр минем дә чанам өр-яңа иде, шуа-шуа гына искерде. Үзең дә шуган идең бит!

- Ә минеке өр-яңа, мин бер кешене дә утыртмыйм!

- Утыртма! Минем үз чанам бар!

- Ә минекенең буявы да уңмаган,- диде Диләрә, чанасын, бавыннан күтәреп, минем борын төбенә китерде.

- Ярар алайса, карап тор шул чанаңа! - дидем дә, иске чанамны өстерәп, инде кар белән каплана башлаган тау ягына йөгердем. - Тукта инде, мин дә барам бит, - дип, Диләрә дә минем арттан чаба башлады. Без тауга килеп җитүгә, абыйлар зур итеп кар бабай ясаганнар, борынынак кызыл кишер, күзләренә кара күмер куйганнар.

- Әйдә, без дә үзебезнең кар бабайны ясыйбыз!

Кулларның туңуларын да онытып, зур Кар бабай янына кечкенә Кар бабайлар ясап куйдык. Алар шулхәтле кечкенә булып чыктылар, без аларга «Кар малайлары» дип исем куштык.

- Малайлар! Әйдәгез, безнең коега кар тутырабыз. Ну шапылдап та төшә инде ул кое төбенә, - диде кинәт Мансур.

Алар тагы кар тәгәрәтергә тотындылар. Безгә кызык. Карның кое төбенә шапылдап төшкәнен ишетәсе килә, тик безне якын да җибәрмиләр. Коелары бик тирән аларның, тирән булса да, бер тамчы да суы юк.

Өч малай карны зур итеп тәгәрәтеп алып килделәр дә кое авызына китереп капладылар. Кар кысылды да калды. Төшми дә төшми.

- Менә шапылдады! - диде Рифат. - Әйттем мин сезгә, зур итмәгез, дип!

- Һәй, куркаклар! - диде дә Мансур кое авызындагы кар өстенә менеп бас­ты. Менеп басты да: - Күрдегезме абзагызны! - дип, кое кырыендагы баганага тотынып тыпырдап та алды.

- Баганага тотынма син, тотынгач, кем дә сикерә ала аны! - диде Илсур.

- Әйе, әйе, тотынмыйча сикер, батыр булсаң, - диештеләр малайлар. -Тотынмыйчамы? Һи! Әллә сикермәс дип беләсезме? Бер, ике, өч...

«Өч» дигән аваз инде кое эченнән килде. Кары-ние белән Мансур да кое төбенә очты.

Кое өстендәге Мансурның кинәт юкка чыкканын күргәч, без шаккатып тордык та, бөтен көчебезгә кычкыра-кычкыра, өйләребезгә йөгердек. Малайлар кое авызына капланып калдылар.

Безнең тавышка чыккан әти-әниләр дә, без дә яңадан курка-курка кое яны­на җыелыштык. Мансурның әнисе судан кайтып килә икән, ул да, чиләк-көянтәсен ташлап, кое авызына капланды. Кое эченнән Мансурның «кар кой­магыз...» дигән тонык кына тавышы ишетелде.

Мансурның коега төшү хәбәре авылга бик тиз таралып өлгерде, күрәсең, кешеләр җыела башлады.

Мансурның озын бау тоткан әтисе, кое баганасына тотынып, хәле бетеп ба­сып торган хатынына инде ничәнче тапкыр бер сорауны бирә: - Нигә безнең балалар гына коега төшә, нигә башкаларныкы җирдән йөри?!

Әнисенең әйтер сүзе калмаган, ул кулын гына селти, тизрәк чыгарыгыз гына, янәсе.

Ул арада Мансурны бау белән тартып чыгардылар. Менә бәхете булгач ичмасам, бер генә җире дә сыдырылмаган!

Шул көннән башлап Мансурга «кое чыпчыгы» дигән кушамат тагылды да калды. Үзе гаепле. Мактанмасын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: