Кәҗәмөгез йолдызлыгы
Таң алды йокысы белән изрәп йокыга гына китәсең — чолан ишеген дөбердәтәләр.
Кем икән дип чыгасың — сакалын сәлперәйтеп, вакытында ашарга бирмәсәгез, менә шулай була ул дигәндәй, күзләре белән көлемсерәп, үзебезнең кәҗә басып тора. Тагын абзарны үзе ачкан, хәерсез. Карга батып беткән. Күренеп тора — тагын күршеләр бакчасын айкап чыгарга өлгергән. Болай күп йөрсәң, аягыңны сугып сындырырлар әле бер. Ничә әйтте күршеләр әнигә: «Йә сатыгыз, йә суеп ашагыз шул явызны», — дип. Юк, якын да килми әни. Җәйгә чыккач, кечерәк сыер кадәр сөт бирә, имеш. Мамыгы да бик җылы, бик йомшак, имеш. У-у! Оятсыз! Карап торуларын күр син аның! Ай-яй ярата вак печәнне. Печәнлек баскычына аяк басуыма, теркелдәп ул килеп җитә. Элегрәк болай мул итеп төшерми идем әле мин аңа печәнне...
Узган көз, Шуалан башына тегермән карарга баргач, тегермәнче малае Нәгыйм миңа этен өстереп җибәрде. Корсагы җирдән сөйрәлеп йөрсә дә, бик тешләк иде аның эте. Тукай бабай әйтмешли, ул куадыр, мин чабамын, мин чабамын, ул куа. Үзе яман да каты ырылдый, үзенең тешләре итек үкчәләремә тиеп-тиеп ала. Инде үзебезнең тыкрыкка борылгач та, арттан калмый бит бәйләнчек нәрсә. Шул чагында куркудан томаланган күзләремә ниндидер бер карамчык күренеп киткәндәй булды. Каршыма тагын бер эт йөгереп чыкты дип торам. Исе-мә-акылыма килгәнче, юл читеннән кар туздырып узды бу карамчык һәм... минем артта нәрсәдер дөпелдәде. Ул да түгел, аяк астында эт чинаганы ишетелде. Куркуымны көч-хәл белән генә җиңеп борылып карасам — үзебезнең мамык кәҗәсе чината-чината Нәгыймнәр этен куып китеп бара.
Менә шул вакыйгадан соң мулрак эләгә инде кәҗәгә печән.
Февраль ахырларында — көннәр шактый салкын тора иде әле — өйдә ни турында гына сөйләшсәк тә, сүз арасына һаман кәҗә кысыла башлады.
Абый шәһәрдән кайткач та, әни кәҗә турында сөйләшә, теге малай (ягъни мин булам инде) курманы бик бәрәкәтсез сала, язга тикле җитсә ярар иде инде дип кайгыра.
Күрше апалар керсә дә, быел тагын икене китерер, ахры, кәҗәбезнең эче кибән чаклы, күз генә тимәсен, дип мактанып ала.
Өйдә икебез генә калган чакларда да — әллә минем белән киңәшә шунда, әллә уйларын шулай кычкырып әйтә — һаман мыдыр-мыдыр сөйләнеп йөри:
— Бигрәк иртә була бит әле бу быел, Ходаем... Бигрәк иртә була... Катырып үтермәсәк кенә ярар иде. Төнлә ешрак чыккалап карарга кирәк... Көннәрен дә җылытмый, ичмасам...
Мин сөенеп бетә алмыйм — димәк, озакламый кәҗә бәтиләре белән уйнаячакмын. Гаҗәп шаян, гаҗәп шук була бит ул кәҗә бәтиләре. Җитмәгән җирләре калмый аларның — ян белән терт-терт уйнаклап киләләр дә урындыкка сикереп менәләр, урындыктан — өстәлгә, өстәлдән — мич авызына. Бер салкын кышта кайсыдыр кәҗә бәтиенең хәтта мич башына менеп йокларга гадәтләнүе хәтердә калган.
Өйдә олы ир-ат булмаганлыктан, фонарь-фәлән юк иде безнең. Шуңа күрә әни, ишегалдына чыккач, кәҗәнең бәтиләгәнен-бәтиләмәгәнен белер өчен, озак кына тыңлап тора. Бәтиләсә — назлы тавыш белән мекер-мекер килеп, бәтиләренә дәшә инде ул кәҗә. Аннары ялаган тавышы да ишетелә икән.
Шулай бервакытны төн уртасында чыгып китте дә әни, ишегалдында озак кына тавышланып йөрде. Аннары өй дә, ихата да беразга тынып торды. Тагын бераздан ишегалдында кар шыгырдады, чолан ишеге, аннары өй ишеге тупсасына кадәр каерылып ачылды. Бусага төбендә болганып торган салкын томан эченнән әнинең бүрекле башы һәм печән кочаклаган куллары килеп чыкты. Әни печәнне сүзсез генә идәнгә мич буена китереп салды. Үзе тагын тышка чыгып китте.
Ул арада мин дә сикереп тордым. Печән өстендә өсләре бәсләнергә өлгергән нәни генә ике кара бәти кыймылдап ята иде. Берсе нәзек тавыш белән кычкырып та куйды һәм тезләнгәндәй итенде.
Тышта әнинең, төнге тынлыкны сискәндереп, кәҗә чакырганы ишетелде:
— Кәҗ-кәҗ-кәҗ, мә, кәҗ-кәҗ-кәҗ. Нишләдең соң, йөзең ак булгыры? Нигә киреләнәсең, нигә кермисең өйгә?..
Өстемә әтидән калган иске тунны элеп, мин дә ишегалдына чыктым. Февраль суыгы ялангач муеннарыны, тезләремне чеметкәләп алды. Күз караңгылыкка ияләшә төшкәч, кулына чыбык тотып амбар почмагында торган әнине күреп алдым.
Бераздан караеп торган абзар авызыннан кәҗә атылып чыкты. Чолан ишеге янына барып мекердәп алды да, койрыгына ут капкандай, тагын абзарга атылып кереп китте.
— Тот, Фәһим, тот, җибәрмә, — дип кычкырып калды сулышы капкан әни аның артыннан. — Котырган микән әллә бу хайван. Кара инде, гомердә кыланмаганны, бәтиләре янына керми... Кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Әни, кар шыгырдата-шыгырдата, караңгы абзарга таба юнәлде. Бераздан аның стена буйлап капшанып йөргәне һәм леңгер-леңгер кәҗә белән сөйләшкәне ишетелде.
— Әй, улым, — дип, сөенечле тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, әни янә ишегалдына килеп чыкты. — Тагын бер бәтие булган икән ич кәҗәбезнең, шуны салкында калдырып керергә теләмәгән икән ул... Ә без аны орышабыз да орышабыз... Акыллы шул минем кәҗүгем, бик акыллы... Әйдә, әйдә, кәҗ-кәҗ-кәҗ...
Әни кулындагы печәннән бөтен ишегалдына җылы сөт исе таралды. Мин, абына-сөртенә барып, ишекләрне ачып җибәрдем. Әни өченче бәтине дә печәне-ние белән мич буена кертеп урнаштырды. Күр әле, монысы бигрәк матур икән — маңгаенда бөрчек кадәр генә ак табы да бар.
Әмма ни хикмәттер, өченче бәтиен алып кергәндә дә, безгә иярмәде кәҗәбез.
— Яхшы галәмәт булмады инде бу, — диде әни, бор-чулы тавыш белән, — бер-бер төше авыртадыр моның, әйдә, улым, чыгып сөйрәп керик инде, булмаса... Бәтиләрен рәтләп яламаган да бит әле...
Караңгы абзардан башын чыгарганын гына сагалап торды да әни кәҗәне мөгезеннән эләктереп тә алды. Мин чыбык белән арттан кудым. Басма такталарына аякларын терәп киреләнгән кәҗә, өйгә кергәч тә, мич буенда тыпырдап яткан бәтиләрен аннан-моннан гына ялаштыр-галап алды да янә ишек төбенә килде. Әни аптырап миңа карады. Мин, әни күрмәгән арада, мич кашагасыннан шырпы үрелеп алдым һәм, кәҗә үзенең бәтиләре ягына борылгач, шыпырт кына ишектән чыгып киттем.
Әни сизгән икән.
— Нишлисең тагын шырпы белән? Абзарда яндырып, саламга төшерә күрмә, хараплар итәрсең, — дип кычкырып калды.
Ишеге ачык торганлыктан шактый җиләсләнгән абзарга кереп шырпы сызгач, чак кына кычкырып җибәрмәдем. Абзар почмагында тагын бер ак маңгайлы бәти дер-дер килеп салам түшәктән каты җиргә шуып төшеп бара иде...
Колак очлары катып өлгергән юеш бәтине кулыма кысып тоттым да өйгә йөгердем.
Ишекне ачуга, кәҗә, атылып диярлек, минем янга килде һәм, кулымдагы бәтине идәнгә куярга ирек бирмичә, үрелеп яларга кереште.
Әни, ни көләргә, ни еларга белмичә, башын селкеп, мичкә сөялеп тора иде...
Ул төнне мин төшемдә тегермәнче малае Нәгыймне күрдем. Ике бармакчалы солдат бияләйләрен салып култыгына кыстырган. Кызарган бармаклары белән якты күк гөмбәзенең нәкъ уртасына төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Әнә Кәҗәмөгез йолдызлыгы. Әнә Кәҗәмөгез йолдызлыгы!» — дип кычкыра. Мин дә, башымны күтәреп, югарыга карыйм. Анда биектә-биектә, ак болытлар төркеменә кушылып, дүрт бәтие белән бергә безнең кәҗә йөзеп бара, имеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев