Көмеш кыңгырау

Әкълимә чишмәсе

Рәхим белән Һаҗәрә чишмә буенда бер-берсенә тугры булырга вәгъдәләр бирешәләр. Әмма Һаҗәрә яшьлек антына хыянәт итә... Рафис Гыйззәтуллин хикәясе.

Солдат хезмәтен тәмамлап, туган йортыма кайтып киле­шем. Сагындырган. Урамда очраган авылдашларымның кай­сы белән кул бирешеп, кайсы белән баш кагып, исәнлек-сау­лык сораша-сораша, үзебезнең очка атлыйм. Тизрәк өй ише­ген ачып керәсем, әти-әнине, туганнарымны күрәсем килә.

Ләкин иң элек Әкълимә чишмәсенә тукталып үтәсем бар әле.

Әкълимә чишмәсе... Бу чишмә янында мине Һаҗәрә көтәргә тиеш иде. Хәер, аның анда булмаячагын да беләм инде үзем. Тик шулай да чишмә янына ашыгам. Әйтерсең Һаҗәрә миңа: «Рәхим, мин кияүгә чыгам»,— дип язмаган да, бу аның миңа язган соңгы хаты булмаган. Ул мине шаярткан гына төсле. Йөрәк Һаҗәрәне күрергә омтыла, аны сагына

Кем белә, бәлки, Әкълимә чишмәсенең урыны да калма­гандыр, аны балчык күмеп киткәндер. Мин авылдан китәсе елда ук, ерак дип, Әкълимә чишмәсенә суга бармыйлар, суны урамдагы колонкалардан гына алалар иде. Чишмәне гел чис­тартып, саклап торырга сүз биргән Һаҗәрә дә авылдан киткәч, чишмә күмелер дә шул... Шулай булса да йөрәк Әкълимә чиш­мәсенә җилкенә. Аяклар үзләреннән-үзләре шул якка атлый.

Әкълимә чишмәсе балачактан таныш миңа. Ул чишмәне Әкълимә апа үзе исән чакта ук «Әкълимә чишмәсе» дип атап йөртәләр иде. Без кечкенә чакта ук.

Заманында Әкълимә апа авылда иң чибәр кызларның бер­се булган, дип сөйлиләр. Сабыр, тыйнак булуы аны тагын да матурлаган.

Авылның батыр егете Нургали белән беренче тапкыр ул яр кырыеннан аз гына эчкәрәк кереп торучы әнә шул салкын чишмә буенда очрашкан.

Ул чакта алар ниләр хакында сөйләшкәннәрдер, анысын берәү дә тәгаен генә белми. Бары шунысы мәгълүм, аннан соң да алар чишмә буенда еш очрашканнар, озакламый гөрләтеп туй ясаганнар. Шуның икенче көнендә Нургали абый сугыш­ка киткән. Шул китүдән Әкълимә апаның Нургалие әйләнеп кайтмаган.

Аннан соң Әкълимә апа, авылдан китеп, ниндидер газ заво­дында эшләп йөргән. Берәүләр аны Нургалиенең үлү кайгысын кичерә алмаган, икенчеләре исә, газга агуланган, дип сөйлиләр. Боларның кайсы дөрестер, юрау читен, тик ни генә булма­сын, Әкълимә апа авылга акылын югалтып кайтып төшкән.

Авылдашларым авызыннан ишеткән бу сүзләр никадәр хактыр, анысын әйтә алмыйм, әмма без белгәндә аны «юләр Әкълимә» дип кенә йөртәләр иде. Аның элеккеге матурлыгы югалып, алар урынына агарган чәчләр, эчкә баткан зур соры күзләр генә утырып тора иде. Әмма сабырлыгы, тыйнаклыгы сакланып калган иде әле.

Юләр Әкълимә минем күз алдымда, иңнәренә чиләк-көян-тә аскан килеш, әле дә булса басып тора

Ул көнне дә без аны чишмә буенда күрдек. (Хәер, аны һәркем чишмә буенда күрергә гадәтләнгән иде.) Һаҗәрә белән чишмә буенда уйнап йөри идек.

— Рәхим, әнә җүләр Әкълимә суга килә,— диде ул,— әйдә, үзен кызык итәбез!

Һаҗәрә, җавабымны да көтеп тормыйча, куаклар арасын­нан йөгереп чыкты да чишмәгә зур бер балчык ыргытты. Ни әйтергә дә өлгермәдем, ул минем кулымнан эләктереп алды, өстерәп диярлек агачлар арасына алып кереп китте. Без кач­кан җиребездән юләр Әкълимәне күзәтергә керештек.

Әнә ул сакланып кына чишмәне чистартырга кереште. Иң элек суын түкте, тирә-ягын чистартты. Чишмәнең чиста су белән тулганын көтте. Чиләкләрен су белән тутырды да кай­тыр юлына чыкты.

— Әйдә, без ул чишмәне бөтенләй күмеп куябыз. Барыбер бу чишмәгә җүләр Әкълимәдән башка килүче юк. Суны ко­лонкалардан гына алабыз бит,— диде Һаҗәрә.

Качкан урыннарыбыздан чыктык та чишмәгә балчык ыр­гытырга керештек. Безнең тавышны ишетеп, юләр Әкълимә кайтып барган юлыннан борылды да, чиләк-көянтәсен күтәргән килеш, безгә таба килә башлады.

— Тукта,— дим, Һаҗәрәнең иңенә кагылып.

— Пычратмагыз, бу бик саф чишмә,— диде юләр Әкълимә, моңсу гына. Аннан соң су тулы чиләкләрен җиргә куйды да яңадан чишмәне чистартырга кереште.— Нургалием кайтыш­ка самавыр куеп торасым бар. Суы чиста булсын. Бу — мәхәббәт чишмәсе...

Без ни әйтергә дә белмичә тынып калдык. Ә ул һаман чиш­мәне чистарта. Үз чишмәсен... Беренче тапкыр аңа ягымлы итеп эндәштем:

— Әкълимә апа...

Аннан соң да чишмә буенда еш күрдек әле без Әкълимә апаны. Язын да, көзен дә, җәен дә, кышын да чишмәне гел чистартып, сафландырып торды ул.

Моннан берничә ел элек Әкълимә апа вафат булды. Ул үлгәч, чишмәсе дә моңаеп калгандай булды, Һаҗәрә белән икәү чистарткан чакларда гына чишмәнең йөзе ачылып, яктырып китә төсле иде. Ә без аны еш чистарта идек. Мин армиягә китәсе көнне дә чистарттык без Әкълимә чишмәсен.

— Мин сине көтәрмен, Рәхим,— дигән иде миңа ул чакта Һаҗәрә.— Син кайтканчы чишмәне гел үзем чистартып то­рырмын. Син кайткач, тагын гел икәү чистартып, саклап то­рырбыз. Мин синең кайтуыңны ишетү белән бирегә йөгереп төшәрмен, яме, Рәхим?!

Туйганчы Әкълимә чишмәсенең салкын суын эчтек.

— Көт, Һаҗәрә!

— Көтәрмен, Рәхим!

«Ә үзең көтмәгәнсең бит, Һаҗәрә. Вәгъдәңдә тормагансың. Син киткәч, чишмә дә балчык астында калгандыр, яшәүдән туктагандыр инде...»

Чишмәгә якынлашкан саен йөрәк ешрак тибә. Менә Әкъ­лимә чишмәсенә килеп җитәм. Яр баскычтан аска йөгереп төштем дә кинәт тукталып калдым. Чишмә әле дә булса исән икән ләбаса! Сулмаган. Шул килеш тыныч кына моңаеп тора. Чистартып торучылар бар икән Әкълимә чишмәсен!

Чишмәнең тыныч йөзендә Әкълимә апаның сулган йө­зен күргәндәй булам, Һаҗәрәнең елмаюы чишмәдә чагыла төсле. Ул авылда юк бит инде. Чишмәне кем шулай саклый икән?!

Чиләк чалтыраган тавышка сискәнеп, күтәрелеп карасам, елмаеп куйдым. Тау башыннан инде буй җиткән күрше кы­зыбыз Рәйханә белән энем Мөнир чишмәгә таба төшеп киләләр иде».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 29 гыйнвар 2021 - 11:22
    Комеш Кынгырау
    Дөрес әйтәсез! Чишмәләрне дә, биргән вәгъдәләрне дә сакларга кирәк!
  • 28 гыйнвар 2021 - 16:05
    Без имени
    Чишмэнен суын пычратмагыз!!!