Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Күк җиһаны барыбер минеке.....

Миләүшә Хәсәнованың бу хикәясе танылган очучы Мөслимдә туып-үскән Рәшит Вәгыйз улы Шәфиковка багышлана.

Таң сызылып, бераз кояш күтәрелүгә, Маша тыкрыгында тагын Рәшитнең яңгыравык тавышы колакны ярып керде. Күрше әби тавыкларына дип, күтәреп чыккан җим табагын чактан гына төшереп җибәрмәде. Атлыйсы адымын да атлый алмыйча берара тынсыз торды:

- Ииии Ходаем, шайтан алгыры, кайчаннар бераз үсә инде бу Рәшит.

Ичмасам акыл керсә, тора салып чинап йөрмәс иде, - дип, сукрана-сукрана әби кошкайлары янына китте.

Ә бу вакытта 7-8 яшьлек Рәшит йокысыннан торып чыгышка ук, тирә-юньне яңгыратып, әтисенә йоклаганда күргән кызыклы төшен сөйли иде. Әтисе дә аны аптыраганнан гына тыңлый, эшкә ашыга. Көн озынына бертуктаусыз агып торган сораулардан ул да тәмам туя, әле ярый эш урынына килми дип шатлана. Сораулар бит иксез-чиксез: әтигә дә, әнигә дә, абыйга да, апага да, әби белән бабайга, хәтта оядагы Акбайга, урамдагы сукбайга да җитәрлек. Җавап биреп кенә өлгер. Әле ярый малай өйдәге сынык-санак белән бераз тамагын туйдыргач, бакча артында җәелеп, тын гына агып яткан Ык буена уенга чыгып китә. Ул да булмаса, эшләр харап, өйдәге беркемгә дә тынгы юк.

Малай дигәнебез, ягъни Рәшитебез “төптән юан”, гәүдәгә дә шәпле, ашау такы-токы булса да, күрше малайлары кебек, җил искәнгә дә сыгылып-бөгелеп тора торган тал ботагы кебек арык гәүдәле түгел. Шуңадырмы аңа урам малайлары да бераз шикләнеп карыйлар, ул ни әйтсә шуны үтиләр. Үзенә күрә, Маша тыкрыгы шайкасының “главар”ы иде ул. Шайка дигәч тә, алар бер дә начарлык эшләп йөрмәделәр, гадәти балалар кебек җәен көннәр буена Ык буенда су коендылар, кышын чана-чаңгы шудылар. Әти-әниләре тапканны ашап, биргәнне көтеп тә ятмадылар, ипи-тозлык акча эшләү ысулларын да таптылар. Сөяк-санак, чүпрәк-чапрак, кәгазь, тимер калдыклары җыеп, тыкрык башында тора торган Чатан абыйга тапшыралар да, әз-мәз акча җыйнаштырып, тәмле күмәч алып үзләренчә бәйрәм ясап, сыйланып алалар иде. “И ул яшь чалар, кесә тулы борчаклар,”- дип, бик күп җырладылар Рәшитләр.

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең куркып качасы килә дип, терсәк тешләргә теләгән вакытларын да сагынып искә ала ул.

.... Ык елгасы элек ике өлештән тора иде: аны Иске Ык, яңа Ык дип йөртәләр иде. Шунда Сыйтдик утравы дигән бер утрау бар иде, дип сөйли ул бер вакыйганы искә төшереп. И шул утрауга чыгасы килә бит, кызыктыра, ләкин йөрәк җитми. Шулай да, бөтен батырлыкны җыеп, беркөнне 4 малай сөйләштек тә, өстәге бөтен киемне (бөтен кием дип, шул бер трусик инде ул) – трусикны салып, колачларны киң җәеп, Ыкка кереп киттек. И йөзәбез, и йөзәбез, йөзә торгач арытты, бер дустыбыз бата ук башлады. Аны тарткалый-эткәли торгач, яр буена көч-хәл белән чыгып җиттек. Хәл беткән, һәркем кичергәннәрен күз алдына китереп, яр буендагы ком өстендә шактый гына тынсыз ятты. Аннан соң, кичерешләребезне уртаклашып алдык, күрәсе килгән утравыбызны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Көн кичкә авыша башлагач, кайту турында уйлый башладык. Кайтырга кирәк икәнен барыбыз да белә, ә Ыкны аркылыгы кире йөзеп чыгарга беребезнең дә йөрәге җитми. Торабыз утрауда басып, чыгу юлы бер: бераз өстәрәк халык йөри торган агач күпер. Берсүзсез анда китәр идек, күпер аша туктаусыз йөреп торган халык, без шәрә малайларны аңламас дип куркабыз. Курку да түгел, оялабыз. Шулай да тәвәкәлләдек, күпер янына килдек тә, дүрт аякка тезләнеп, терек-терек элдерәбез генә. Очраганнар көлде көлүен, ләкин без башны күтәрмәдек, кемнәр икәнен белмәдек, алар да безгә исемләп эндәшмәде.

Уйнап үскән җире су булса да, Рәшит кечкенәдән очучы булырга хыялланды. Аның суда түгел, ә иксез-чиксез зәңгәр күктә колачларын киң җәеп йөзәсе килә иде.

Беренче сыйныфка Рәшитне рус классына бирделәр. Хикмәтсез генә йөри алмаган Рәшит укытучы Ирина Кузминичнаның беренче көнне үк ушын алды. Экзамен алып утырган укытучының сорауларына Рәшит русча җавап бирергә тиеш иде. Ипи – хлеб, әни – мама, әти – папа, мендәр – подушкалар әйбәт кенә үтеп китте. Шулчак укытучы: “Как тебя завут?” – дип сорады бит. Рәшитнең болай да зур күзләре орбитасыннан чыгардай булып ачылды, укытучының соравын аңламаганлыгы йөзенә чыкты һәм башына: “Бу миннән нинди завод турында сорый микән, Мөслимнең май заводын әйтсәәәәм” – дигән уй килде. Килде дә, эчендәгесе тышында булган Рәшит: “Маслозавод,” – дип җавап бирде. “Похож, похож, на маслозавод похож,” - дип, укытучы Рәшитнең “төптән юан” гәүдәсен күздән кичереп чыкты. Шулай итеп, башлангычта 3 класс укып, аны яхшы гына тәмамлады, кушарга-алырга, тапкырларга-бүләргә өйрәнде. Физкультурадан гел алдынгы барды, рәсем ясарга да хирыс иде, гаиләләренең җыр-моңга хәвәслеге дә ярап куйды. Ә менә өлкән сыйныфка күчкәч, арифметика укытучысын күра алмас хәлгә килде. Чөнки аның баш мие алгебра-геометрия, физика фәннәрен гел кабул итәргә теләмәде. Анысы бер бәла, очучы булырга хыялланган кешегә математиканы белмәү зур куркыныч янавын кисәтте. Ләкин Рәшит бирешмәде, төшенкелеккә бирелмәде, күк җиһаны барыбер минеке дип, алга атлады.

8 нче классны тәмамлагач, Бөгелмәнең авыл хуҗалыгы эшчеләре әзерли торган мәктәпнең “Слесарь по ремонту автомобилей” бүлегендә белем алып, “Тракторист-машинист широкого профиля” белгечлеген алып кайтты.

Колхозда трактор йөртүче булып эшләде, ә эштән соң кичке мәктәпкә йөреп, 10 нчы сыйныфны бетерде. Очучы булырга хыялланган малай, китапханәдәге очулылар турындагы бер генә китапны да калдырмый, укып барды. Шул китаптагы геройлар белән бергә күкләрне коча, хыялында һава корабларын иярли иде ул. Шулай итеп ул үзен очучы булырга әзерли. Урта мәктәпне тәмамлагач, тәвәкәлләп Оренбург шәһәрендәге очучылар әзерли торган училищега укырга керергә китте. Ә анда сынау көчле, бик күп баскычларны үтәргә кирәк. Барысын да уздым, булды дигәндә, соңгы Хилов атынгычын уза алмады. Шулай итеп медицина күзәтүен үтмичә, кире кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Ләкин ул туктамый, бирешми, күк җиһаны барыбер минеке дип, үз-үзен сынауга әзерли башлый. Икенче елны, тагын җыенып, 1972 нче елда очучылар һәм штурманнар әзерли торган Ставрополь шәһәренең югары хәрби авиация училищесына китә, укырга керә, белем ала. Хыялы тормышка аша, беренче тапкыр ике ел укыгач, һавага чыгалар, үзләре оча башлыйлар. Училищены лейтенант званиесе алып тәмамлый. Очучының бөтен тормышы даими өйрәнү, һәрвакыт уяу булуны сорый. Рәшит тә бертуктаучыз белем ала, яңа самолетларны сыный, һәр очасы самолетын җентекләп өйрәнә. Башкача мөмкин дә түгел, 10 ар км биеклеккә күтәрелгән 3 әр тонналы самолетларны һавада йөртү өчен нинди батыр, нинди көчле һәм зур йөрәкле булу кирәктер. Новосибирск өлкәсендә очучы, авиацион эскадрилья командиры булып эшли. 1983 нче елда Калинин шәһәрендә хәрби академия тәмамлый. Астрахань, Крымск шәһәрләрендә авиация полкы командиры, дивизия командиры урынбасары вазифаларын башкара. 31 ел буена хәрби хезмәттә булган бу очучының күзе ниләр генә күрмәгән дә, башы ниләр генә кичермәгән. Бүген чалланган һәр чәч бөртегенең үз тарихы бар ди ул. 10 000 м биеклеккә күтәрелгән самолетның маторы сүнү, самолеттан сикергәндә ачылмый калган парашютлар, начар һава торышы вакытында җиргә төшә алмыйча йөргән чаклар, болар барысы-барысы аның йөрәге аша үткән кичерешләр. Ләкин шулай булуга карамастан, Россиянең атказанган хәрби очучысы, Рәшит Вәгыйз улы Шәфиков бүген дә җир җимертеп дөнья көтә, күкрәк киереп: “Мин – очучы!”- дип горурланып әйтә ала. Чөнки әйтерлек дәрәҗәсе, горурланырлык профессиясе бар аның. Россиянең атказанган хәрби очучысы дәрәҗәсенә җитү өчен 20 ел һавада очарга кирәк һәм синең гаеп белән бернинди дә фаҗига булмаска тиеш. Ул үзенең очкан самолетларын кулындагы бармакларын белгән кебек, энәсеннән җебенә кадәр тасвирлап бирә ала. Иң яратып очкан самолетлары рәтенә ул ПУ – 150, ЯК – 28 П, СУ – 27 ләрне кертә. Аннан кала да дистәгә якын самолет “шоферы” булган ул: Л-29, Ути-МиГ-15, Миг-17, СУ-9, СУ – 9у, МиГ – 23уб, м, мл, млд, п, СУ – 27 уб.

Ул бәхетле, кечкенәдән үк хыялланырга яраткан, күк җиһаны барыбер минеке дип, йөргән гади авыл малаеннан зур дәрәҗәгә ирешкән хәрби очучы, бүген матур картлыгын кичерә. Ә шулай да карт дип әйтергә тел әйләнми, Рәшит абый егетләр кебек төз гәүдәле, олы йөрәкле, киң җилкәле баһадир.

PS. Әтисе Шәфиков Вагыйз абый чыннан да бик талантлы һәм җәмгыять өчен кирәкле балалар тәрбияләгән. Рәшит абыйның туганнары турында да язып китми мөмкин түгел.

Шафиков Инбер Вагыйз улы 1941 нче елда Мөслим авылында туа. Яшьтән үк халык уен кораллары белән кызыксына. Армиядә тынлы уен кораллары оркестрында уйный. Казан музыка училищесында укый. Көйләр язу белән мавыга. Әлмәт, Алабуга музыка училищеларында укыта. 1970 нче елдан Чаллы шәһәрендә яши башлый. Танылган композитор һәм курайлар ясау остасы Ифрат Хисамов белән танышып, үзе дә курайлар ясау эшенә керешә. Шәһәр балалар үзәгендә бик күп балаларны курайда уйнау серләренә төшендерә. 2001 нче елда Чаллы шәһәрендә вафат була. Инбер Шафиков истәлегенә ел саен шәһәрдә курайчылар бәйгесе оештырыла башлады.

Шафикова Лена (Мөслимә) Вагыйз кызы (1937) Олы Чакмак. Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Электромонтер. Казахстанда чирәм җирләр үзләштерүдә эшли.1957 нче елда кабат Мөслимгә әйләнеп кайта. Күбәк урта мәктәбендә лаборант, Шуган мәктәбендә өлкән пионервожатый. 1965 нче елда Казан университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамлый. СССР журналистлар берлеге әгъзасы. 25 ел дәвамында «Татарстан» радиосында эшли. Магнитогорск каласындагы татарлар тормышы, татар иҗтимагый үзәге оештырган «Ватан» радиотапшыруларында, газеталарда, төрле чараларда актив катнаша. 2005 нче елда Мәскәүдә чыга торган зур тиражлы «Татарстанские новости» газетасында аның очеркы беренче урынны ала. Бөтендөнья татар конгрессы аны Казанның 1000 еллыгына чыгарылган Коръән һәм Рәхмәт хаты белән бүләкли. Мөслимә ханымның соңгы вакытта басылып чыккан китаплары: “Корычлар ныклыгы гынамы?” («Зур Казан», 2014), «Өзелгән җыр» («Зур Казан», 2015).

 

Автордан: “Югарыда язылган мәгълүматлар Рәшит абый Шәфиковның үзеннән сөйләтелде, Мөҗәһит абый Әхмәтҗәновның шәхси сайтыннан, Мөслимнең “Туган як” музееннан алынды. Мин үземнең бу язмам белән киләчәк буын өчен әзме-күпме билгеле шәхесләребез турында тарих калдырам икән, чиксез шатмын! Әйткән сүз ачар җилгә, язган сүз калыр илгә!”

Миләүшә Хәсәнова, 2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев