Көмеш кыңгырау

Китмәскә дип кайтачак

Кичке уеннан Әмир бик иртә кайтып керде. — Алар белән миңа кызык түгел, — диде ул әбисенә.

— Бөтенләй артта калганнар инде. Телефоннары гап-гади, әти­ләре сөйләшер өчен генә алып биргән. «Вконтакте»ның ни икәнен дә белмиләр. Кайчан ничә балык тотканнарын сөйлиләр дә ат җигә белүләре белән мактаналар. Нигә кирәк ул миңа?!

Әбисе аңа сәерсенеп карап торды. Улым бигрәк үскән инде дип куанды микән? Соңгы кайтуына дүрт-биш ел вакыт узган шул инде. Ул чакларда урамнан алып кереп булмый иде үзен. «Әбием, тагын аз гына... Бер тапкыр гына качышлы уйныйбыз да...» — дия-дия, ярты төн җитә иде. Авыл малайлары да Әмирнең кайтканын гел көтеп алдылар. Шәһәр малаен берәрсе сәпид артына утырта да, китәләр күз караган якка. Су буена да төшәләр, ындыр артлатып урманга да барып кайталар, борчак басуына да кереп чыгалар. Аннары сәпидләрен бер җиргә өеп куялар да инешнең теге ягындагы тауга менеп төшәләр. Әмир алар белән печән өешергә дә барды, көтүдән мал-туар да алып кайтышты. Әбисе белән бәрәңге төбе өя башласалар, иптәшләре шунда ук булышырга кереп җитә иде.

Тик бу кайтуында алай булмады. Беренче көнне үк Әмир чыраен сытып кайтып керде. Керде дә, өс-башын салмый гына, түр яктагы диванга сузылып ятты. Ничек яшиләр икән бу караңгы авылда. Үзенең шулкадәр дә акыллы булуына исе китте.

Яткан килеш кенә әнисе, башыңа гимнастика булыр, дип, сумкасына салып җибәргән китапны кулына алды. Вальтер Скоттның «Айвенго»сы. Бик тырышып укый башлаган иде, артыннан Әхмәт кереп җитте. «Әйдә, ник кайтып киттең, үпкәләдеңме әллә?» — ди. «Ни укыйсың?» — дип, китабын да әйләндереп карады. «Мин моны узган кыш ук укып чыктым», — дигән була. Ялганлый инде! Әмир аңа борынгы заман кеше­сенә карагандай карап торды да икенче ягына әйләнеп ятты. Әхмәт чыгып киткәч, телевизордан шәһәрдә чакта карый башлаган «Гарри Поттер» киносы исенә төште. Бүген өченче сериясе булырга тиеш. Торып, телевизорны кабызмакчы иде... Әй лә, монда телевизор өч-дүрт каналдан артык күрсәтми бит! Әтисе әйтмешли, СССРда яшәп ята бит болар, томаланып!

Икенче көнне иртән Әмир ялгызы гына бөтен авылны урап чыкты. Авыл дип инде... нибары бер урамнан тора ул. Санап караган иде: барлыгы — унтугыз өй. Шуңа биш малай, бер кыз. Мәктәпләрен дә япканнар, алты-җиде чакрымдагы күрше авылга йөреп укыйлар. «Иртән чыгып китәләр, кич кайталар да»,— ди әбисе. Коры көннәрдә — сәпидкә атланып, пычракта — җәяү. Нинди уку булсын инде ул! Шуңа күрә шыр надан калып баралар инде...

Үзенең шәһәр кешесе булуына тагын бер кат куанып, Әмир капка төбендәге эскәмиягә гитарасын алып чыгып утырды. Әле чиртергә өйрәнеп кенә килә, әтисе яңа алып кайтты. «Компьютерыңнан бераз аерылып тормассыңмы, ичмасам», — диде. Әмир янына башта каршы йортта торучы Сәлимә ки­леп туктады. Чишмәгә суга барышы икән. Краннарыннан су агып тора югыйсә. Әбисе: «Чишмәнеке тәмлерәк»,— дип әйтә икән. Һәй, Әмирнең әтисе зур баллон белән сатып алып, машинасына гына салып алып кайта ул чишмә суын.

Сәлимә малай янында бераз таптанып торды да китте. Аны ян күршедә яшәүче Әхмәт алыштырды. Болында бозау арканлап кайтып килеше икән. Аннары калган малайлар да килеп җитте. Үзләре тел шартлаталар, үзләре: «Әйдә, көй чыгар инде!» — дип ялыналар. Чыгарыр әле, җәй озын! Әхмәт гитараны тотып карарга сораган иде, Әмир бирмәде. Ватып куйса тагын! Унике меңгә сатып алды аны әтисе. Боларның андый акчаны мәңге күрәселәре юк.

Аннары таралыштылар. Кайсы — әтисе белән басуга, кайсы ат җигеп китте. Берсенең печән өясе бар икән. Гитарасын кочаклап, Әмир берүзе утырып калды. «Эшем кешеләре! — дип гарьләнде ул. — Мактанчыклар! Алардан башка булмый дип уйлыйлардыр инде!» Әбисенең әнә боларныкы кебек тракторы да, комбайны да юк. Печән дә кирәкми — абзарында тавык-чебешләр генә чүпләнеп йөри. «Аларын да бетерәм, ашарларына җиткереп булмый, — дип зарлана әбисе. — Әниләрең авыл күкәен ярата яратуын, ә кайтып булышкан­нары юк», — ди.

Кичен Әхмәт уйнарга чакырырга кергән иде, Әмир чыкмады. «Әйдә, үзең кер, бер нәрсә күрсәтәм», — диде. Түр өстәлгә шәһәрдән күтәреп кайткан кечкенә ноутбугын җәеп салган икән. Экранда йөгерешеп йөргән борынгы заман кешеләрен сугыштырып күрсәтте. Малайлар артыннан башкалар да өйгә кереп тулды. Сәлимә әнә экранга кереп китәрдәй булып карап тора. «Безнең мәктәптә бар ул, — дип, компьютер «тычкан»ына кулын сузмакчы иде, Әмир бирмәде. «Белмәгән килеш... Ул сиңа бозау арканы түгел», — диде.

Иптәшләре әллә ни озак юанмады тагын, берәм-берәм таралышып бетте. Әмир уеныннан аерыласы түгел иде әле, аларның ачык тәрәзә аша кергән шау-шулары комачаулады. Түзмәде, ноутбугын ябып, урамга чыкты. Сызгыра-сызгыра, ике йорт аша гына башланып киткән болынга таба китте. Анда ябалдашларын киң җәеп утырган карт тал агачы бар. Әхмәт шунда менеп кунаклаган, иптәшләренең туп артыннан чапканын шуннан карап утыра.

—  Әй, малай, хәрәмләмә! Кит, синең чират түгел! — дип кычкырып-кычкырып ала. Аңа кызыгып, Әмир дә агачка үрмәләмәкче иде, кире шуды да төште, шуды да төште. Ничек менә алды икән анда Әхмәт?

Ул арада каршыга атка атланган Сәлимә килеп туктады. Авылда бердәнбер кыз бала булгач, ул да гел малайлар тирәсендә. Ат өстендә утыруын гына күр. Әмир аңа аптырап карады. Әллә сокланыпмы? Бәлки, көнләшептер...

—  Синең дә атланып карыйсың киләме? — диде Сәлимә. Килә ни, килми ни... Атны беренче күрүе түгел анысы, әтисе бер тапкыр ипподромга алып барган иде. Үзе атланып йөрде, Әмирне утыртырга курыкты. «Үскәч...» — диде.

—  Син әнә теге ауган агач өстенә барып бас, — диде Сәлимә. — Биегрәк җиренә. Мин атны яныңа ук алып килермен.

Әмир шулай итте. Алай да Сәлимә артына көч-хәл белән менеп утырды.

—  Яхшылап тотын, курыкма! — диде Сәлимә, үзе «трр... трр...» дия-дия, атын әкрен генә атлатып алып барды. Хурланып үләрсең! Кыз башы белән бит!

Икенче көнне тагын шул «Айвенго»сын укый башлаган иде, ишектән Әхмәт башын тыкты.

—  Әйдә, трактор йөртеп карыйсың киләме? — ди. Әмир сикереп торганын сизми дә калды.

Әхмәтнең әтисенең тракторы «мини» дип атала икән. Әмир башта дусты янында утырып кына барды. Алар шулай бәрәңге араларын эшкәрттеләр. Аннары Әхмәт рульне Әмиргә бирде. Үзе: «Болай тот, тегендә кара», — дип өйрәткәләп торды. Әмир тирләп чыкты. Алай да аңа бик-бик рәхәт булды.

—  Без иртәгә иртүк торып балыкка җыенабыз, син дә барасыңмы? — диде Әхмәт саубуллашыр алдыннан. Әмир «ярар» дигән иде, иптәше иртән алырга кергәч, ник әйткәненә үкенде: ул кадәр үк иртә уятырлар дип уйламаган иде бит! Торса да торды, иярсә дә иярде. «Минем абыйдан калган сәпид бар, шуны алып тор», — диде Әхмәт. Нинди сәпид, йөри белми ич ул анда! Кечкенә чагында өч көпчәклесендә йөргәне хәтерендә. Әтисенең машинасы булганда, ник кирәк соң ул сәпид?!

— Ну, ярар, утыр минем багажникка, — диде Әхмәт, кар­макларын велосипедының алдына күчереп бәйләп.

Йокылы-уяулы гына чыгып киткән иде, яр кырыена килеп туктагач, андагы хозурлыкка исе китте Әмирнең. «Ярый әле торганмын», — дип куанды.

Балык хәйран эләкте. Дөресрәге, аларның күбесен авыл малайлары тотты. Шулай да мондый рәхәтлекне күптән той­ганы булмаган икән Әмирнең.

...Өч көннән — юлга. Әмирнең күңеле уйнаклый. Елыйсы да килеп китә. Кайтачак әле ул монда кабат — укып кына бетерсен. Китмәскә дип кайтачак. Шәһәрдә томаланып ятарга димәгән — чын тормыш менә монда ул!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: